Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рәхим абыйны район җитәкчеләре котлады

Түбән Әлки авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Галиуллин Рәхим Хәлиулла улына бу көннәрдә 90 яшь тула. Хөрмәтле ветераныбызны олуг юбилее белән район җитәкчеләре тәбрикләде.

Рәхим абыйны юбилее белән котларга район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин һәм аның урынбасары Мария Платонова килделәр. Фердинат Мидхәтович Рәхим абыйга Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырды. Ул ветеранны район җитәкчелеге исеменнән дә бик җылы тәбрикләде, сугыш кырларында һәм тыныч тормыштагы фидакарьлеге, куйган хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, сәламәтлек, имин тормыш теләде, бүләк тапшырды.
Мондый олы игътибар һәм хөрмәтләүгә Рәхим абыйның бик күңеле булды, сөенде. Тугызынчы дистәне йомгакласа да, бабай әле картлыкка бирешми. Ул өй тирәсендә йөреп тора, зиһене ачык, хәтере яхшы. Кунаклар белән үткән гомер еллары хакында сөйләшеп утырды, сугыш чорын әрнү белән искә алды.
Рәхим Галиуллин 19 яшендә фронтка китә. Ул укчы дивизиясендә хезмәт итә, 1943 елда каты яралана, госпитальдә ята. 1944 елдан сугыш ахырынача кыр госпиталендә санитар була, 1946 елда гына демобилизацияләнеп туган авылына кайта. Сугышчан бүләкләре дә байтак аның.
Рәхим абый гомере буе туган авылында колхозда хезмәт куйды. Ул төрле эшләрдә эшләде, зоотехник та, бригадир да булды. Җәмәгате Әминә апа белән алар 65 елга якын инде тигезлектә матур гомер кичерәләр. Алты бала тәрбияләп үстерделәр. Бүген балаларының игелеген, хөрмәтен тоеп яшиләр. Бигрәк тә авылда торучы улы белән кызы бик карый, тәрбияли аларны. Гомумән, Галиуллиннар һәрчак авылда хөрмәтле, абруйлы гаилә булды.
Түбән Әлки авыл җирлегендә бүген сигез Бөек Ватан сугышы ветераны исән-сау. Ветераннарның торак шартларын яхшырту программасы нигезендә алар барысы да фатирлар алдылар, һәрдаим дәүләтебезнең зур кайгыртуын тоеп яшиләр. Ходай саулык-сәламәтлек бирсен аларга, үзләре яулап алган тыныч тормышыбызның рәхәтен күреп иминлектә озак яшәсеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ветеран войны