Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Республикада да алдынгы

"Кызыл Шәрык-Агро" "ВостокЗернопродукт" ЯАҖ "Көнчыгыш Әлки" филалы комбайнчысы Рәниф Гатин урак башланганнан бирле 1733 тонна ашлык суктырып алды. Елның-елында урып-җыюда район комбайнчылары арасында алдынгылар сафында баручы Рәниф Рәүф улы быелгы уракта бөтен республика күләмендә беренчеләр рәтендә. Урак батыры Р.Гатин үзенең "Лексион" комбайны белән көн саен ким дигәндә 1200 центнер икмәк...

-Әти, мин дә үскәч синең кебек комбайнчы булам, -ди кечкенә Рәниф комбайны янында казынган Рәүф абыйга. Ул елларда районның алдынгы механизаторы Рәүф Гатинны белмәгән кеше булмагандыр, мөгаен. Урып-җыю вакытында исеме район газетасы битләреннән төшми алдынгы комбайнчының.

Әтисенең тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге, үҗәтлеге улына да күчкән, күрәсең. Кечкенәдән әтисе янында техника тирәсендә кайнашкан, комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән Рәниф җиденче класстан соң инде үзе комбайн белән идарә итә башлый, яхшы гына күрсәткечләргә ирешә.

Менә 30 елга якын Рәниф Гатин туган ягы басуларында хезмәт куя. Авыл хуҗалыгы техникасын биш бармагыдай белә, оста идарә итә ул. Һәр елны уракның башыннан ахырынача комбайнда эшләп, югары күрсәткечләргә ирешә.

Хатыны Миләүшә белән алар ике малай үстерәләр. Олы уллары Рәдис Казан дәүләт аграр университетының механикалаштыру һәм техник сервис факультетында укый. Беренче курсны тәмамлап җәйге каникулга кайткан әнә.

Үткән елларда Рәдис әтисе янында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп йөргән, бу хезмәтнең җаваплылыгын да, авырлыгын да яхшы аңлаган. Ә бу җәйдә ул үзе мөстәкыйль рәвештә комбайнга утырган, әтисеннән калышмаска тырышып, ярышып эшли. Урак башыннан бирле Рәдис 866 тонна бөртек суктырып алган. Әтиле-уллы Гатиннар бүген икесе дә Алпар кырларында бодай суктыралар.

-Алла боерса, исән-сау укып бетергәч монда эшкә кайтырга җыенам,-ди Рәдис.

Мондый тырыш, уңган егетләр эшкә кайтам дип торганда авылларыбызның киләчәге өметле әле!

Рәниф Гатин Ульяновск, Курск өлкәләре кырларында да эшләп кайткан. Кайда эшләсә дә хезмәтен җиренә җиткереп башкара ул. Хезмәттәшләре, җитәкчеләре дә аны мактап туя алмыйлар.

-Комбайнын ул энәсеннән җебенә кадәр белә, карап-көйләп, саклап эшләтә. Ватыла калса, үз машинасы белән запчастьләр алып кайтып шундук көйләп куя.

-Рәниф алыштыргысыз ул безнең. Хезмәтенең чын остасы, ышанычлы, кешелекле, ярдәмчел дә,-кебек сүзләрне байтак кешедән ишетергә туры килде.

-Әгәр язмышыгызны үзгәртү мөмкинлеге булса, нәрсәгә төзәтмә кертер идегез? - дип сорадым Рәнифтән.

-Берни дә үзгәртмәс идем. Язмышымнан, бүгенге тормышымнан мин бик канәгать. Башка эшкә дә чакырып караганнары булды. Әмма күңел менә шушы кырларга тарта. Шушы иркен басуларда гына мин үземне рәхәт хис итәм,-ди алдынгы комбайнчы.

Шушы кызу эш чорына туры килгән туган көнен дә Рәниф Гатин басуда, комбайн штурвалы артында үткәреп җибәргән. Хәер, рекордлы күрсәткечләргә ирешеп эшләп, ул бит туган көнендә үзенә иң зур бүләк ясаган!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Жатва