Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Республикада “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит” акциясе бара

Наркотикларның таралуына чик кую, бу проблемага барлык татарстанлыларның игътибарын җәлеп итү, уяулыгын көчәйтү - әлеге акциянең төп максаты. Ни аяныч, наркотиклар безнең районга да үтеп керде. Район үзәк хастаханәсе табиб-наркологында бүген наркотиклар кулланган сигез кеше исәптә тора. -Боларның алтысы - Базарлы Матакта, берсе Чуаш Кичүендә, берсе Юхмачыда яшәүчеләр,-ди хастаханәнең наркология...

Наркотикларның таралуына чик кую, бу проблемага барлык татарстанлыларның игътибарын җәлеп итү, уяулыгын көчәйтү - әлеге акциянең төп максаты.

Ни аяныч, наркотиклар безнең районга да үтеп керде. Район үзәк хастаханәсе табиб-наркологында бүген наркотиклар кулланган сигез кеше исәптә тора.

-Боларның алтысы - Базарлы Матакта, берсе Чуаш Кичүендә, берсе Юхмачыда яшәүчеләр,-ди хастаханәнең наркология кабинеты шәфкать туташы Гүзәлия Вафина. -Шулай ук токсикоманлык белән бәйле рәвештә бер үсмер исәпкә алынды. Быел яңа исәпкә алынучылар юк әле. Бездә теркәлгән наркоманнар ай саен хастаханәгә килеп тикшерелергә бурычлылар.

Белгечләр әйтүенчә, бүген наркобазар наркотикларның яңадан-яңа төрләре белән тулыланып тора. Соңгы дүрт елда гына да республиканың хокук саклау органнары 80 нән артык төрдә яңа синтетик матдәләрне ачыклаганнар, һәм алар инде тыелган матдәләр исемлегенә кертелгән.

Наркоконтроль хезмәткәрләре һәм хокук саклау органнары наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы кискен көрәш алып бара. Республика күләмендә наркотиклар таратучы дистәләгән җинаятьчел төркемнәр ачыкланып җавапка тартылды. Әмма тыю һәм җәза бирү чаралары белән генә наркотиклардан котылу мөмкин түгел. Иң мөһиме, наркотикларга ихтыяҗ бетәргә тиеш. Ә моның өчен профилактика эшен киң җәелдерү зарур.

Наркотикларга каршы район комиссиясе дә бүген төп игътибарны профилактика эшенә юнәлтә. Балалар белән эшләүгә бигрәк тә зур әһәмият бирелә. Февраль һәм март айларында педагоглардан, медиклардан һәм хокук саклау хезмәткәрләреннән торган төркем районның барлык мәктәпләрендә булып, укучылар һәм ата-аналар белән очрашулар үткәрде. Бигрәк тә наркотикларның коточкыч асылын, организмга үтергеч тәэсирен күрсәтүче фильмнар балаларны битараф калдырмагандыр дип өметләнәсе килә.

Мәгълүм ки, 2007 елдан бирле инде яшьләр арасында наркотиклар кулланганлыкны ачыклый торган тикшерүләр үткәрелә.

-Мондый тест тикшерүләрен мәктәпләрнең 9-11 сыйныфлар укучылары һәм агрокөллият филиалы егет-кызлары арасында уздырабыз. Соңгы елларда бу тикшерүләрне алдан хәбәр итмичә, кинәт үткәрү гамәлгә керде,-ди Гүзәлия Вафина. -2013 елда 350 яшь кеше тикшерү узган иде. Тест нәтиҗәләре укучылар арасында наркотиклар кулланучыларның булмавын күрсәтте. Быел беренче яртыеллыкта 250 егет һәм кызны тест белән тикшерү күздә тотыла. Икенче яртыеллыкта тагын 250 кеше тикшереләчәк.

Наркотиклар мәкерле һәм бик куркыныч. Бу бәла теләсә кайсы гаиләгә кагылырга мөмкин. Наркотиклар кемнең кем баласы булуын сайлап тормый. Наркоманлыкның төп сәбәбе - наркотикларны кулга төшерүнең бик ансат булуында. Шуның өчен дә ата-аналар балаларына бик тә игътибарлы булырга, газизләрен бу фаҗигадән саклау өчен бөтенесен эшләргә тиешләр.

фото syktyvkar.blagochin.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев