Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Самолетлар кырларны ашлый

Язгы кыр эшләре көннән-көн куәт ала бара. Басуларга ашлама кертелә, тырмалауга керешүче хуҗалыклар бар. Чәчүдә катнашасы техниканы тагын бер кат тикшереп чыгу зарур.

Районыбыз игенчеләрен алда бик җитди эшләр көтә. Уҗым культураларын, күпьеллык үлән басуларын минераль ашламалар белән тукландырудан, дым каплаудан тыш, хәйран гына мәйданда сабан культуралары чәчәсе дә бар әле. Районыбыз хуҗалыкларында көзеннән 33 мең гектар бөртекле уҗым культуралары чәчеп калдырылган иде. Бу язда игенчеләребез алдында 15 мең гектарда бөртекле сабан культуралары чәчү бурычы тора. Шулай ук силос өчен 22 мең гектарда кукуруз чәчү планлаштырыла.
Бу арада, җирләр дымлы булудан файдаланып, күп хуҗалыкларда ашлама кертү эшләре актив алып барылды. Соңгы көннәрдә Краснодар краеннан ярдәмгә килгән самолетлар шактый мәйданда уҗым культуралары һәм күпьеллык үлән басуларына минераль ашлама кертә алдылар. Берьюлы сигез самолет "Кызыл Шәрык-Агро" басуларын ашлама белән туендырды.
"Үзәк Әлки" филиалында 5 самолет эшләде. "Ташбилге" отрядының (№5) 1140 гектар уҗым культураларына һәм 320 гектар күпьеллык үлән басуына тулысынча ашлама кертелде.
Отрядның баш агрономы Илгиз Насыйбуллин белән без Базарлы Матакның элекке аэродромы очу полосасында очраштык. Самолет әлеге хуҗалык басуларының соңгы гектарларына ашлама сиптереп кайтты. Өч көн дәвамында алар нык кына эшләп алганнар. Ашлама төяп торучылар Сергей Петряков, Юрий Черников, Ринат Зиннәтуллин, Илдус Хәмәтҗанов караңгыдан-караңгыга кадәр эшләгән егетләр.
"Ташбилге" отрядында МТЗ-82 тракторына "Амазон" агрегаты тагып Рәшит Хисмәтов 66 гектарда күпьеллык үләннәргә ашлама керткән. Әлеге үт үләне кырына ашламаны самолет белән сиптерү җайсыз булган.
Инде Ташбилге егетләре тырмалауга төштеләр. Азат Хисмәтов, МТЗ-1221 тракторына 24 тырма тагып, күпьеллык үлән басуларында дым каплата. Шундый ук тракторы белән Илфат Ситдиков та тырмалауга чыккан.
Янәшәдә "Көнчыгыш Әлки" филиалының "Чаллы" отряды (№1) егетләре эшли. Менә әлеге хуҗалык кырларына ашлама кертүче самолет әйләнеп кайтты да ашламалы капчыкларны төяүче кран астына килеп туктады. Биш минут дигәндә 1200 килограмм ашлама самолетка төялде. АН-2 очкычы һавага күтәрелде һәм Чаллы кырларына курс алды.
Ә без мондагы егетләр белән сөйләшеп калдык. "Чаллы" отряды агрономы Маннур Җамалиев гомерлек игенче. Аның белән төрле чорлардагы язгы кыр эшләре турында гәпләшү дә кызык. Ул элекке, СССР вакытларын искә алып сөйләде:
-Бер елны райкомнан безнең совхозга кичекмәстән тырмага чыгарга боерганнар. Җир юеш, бассаң су чыга. Кая инде трактор, агрегат белән кырга керү. Бернинди ай-вайга карау юк, чыгыгыз, дигәч, трактор белән кырга кереп киттек. Трактор чумды, агрегат чумды, тарттырып, ватылып беттек. Аннан көннәр дә әйбәтләнеп, басулар да эшләрлек булды, тик безнең агрегат кына өч көнсез ремонттан чыга алмады.
Менә самолет тагын әйләнеп кайтты. Рамил Сафин, Радик Сәгыйров, Марсель Вафин, "ПМК-Мелиорация"дән ярдәмгә килгән кранчы
Ринат Мөслимов янә очкычка ашлама төяүгә керештеләр. Ә мин очучы Константин Сорокин белән сөйләшеп алам.
-Эшләрегез ничек бара?
-Бүген беренче көн иртәдән кичкә чаклы эшлибез әле. Алдагы көннәрдә томан булды, җилле торды, тулы көн эшлә алмадык,-ди Константин.
-Краснодарда чәчү беткәндер инде?
-Бездә 2-3 атна элек чәчү төгәлләнде. Без инде монда килгәнче Саратовта эшләдек. Менә хәзер сездә берәр атна эшлибез дә, аннан Себер якларына очабыз.
Ул да түгел самолет ашлама белән тутырылды. Санаулы минутларда ул җирдән күтәрелеп, күздән дә юк булды. Самолетлар язгы кыр эшләрен тизләтүдә нык ярдәм итәләр шул. Җирләр бит көнләп түгел, сәгатьләп, минутлап кипшенә. Ә инде ашлама юеш җиргә төшсә генә үсентенең тамырына югалтуларсыз барып җитә, аны мул уңыш бирерлек туендыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сев