Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Сезне – белемле, актив, булдыклы яшьләрне без Әлки җирендә көтәбез”,

Базарлы Матакның "Алинә" универсаль спорт залында зур чара - районның II студент яшьләр слеты булып үтте. Анда югары һәм махсус урта уку йортларында белем алучы егет-кызлар, мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныфлары укучылары катнашты.

-Сезгә, яшьләргә без зур өметләр баглыйбыз. Яшьләргә һәрчак энергия һәм энтузиазм, иҗади активлык хас. Бүгенге заманча шартларда нәкъ менә сез, яшьләр, дәүләтне, икътисадны, сәясәтне үстерүдә зур роль уйныйсыз,-диде Әлки муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин, слетта катнашучыларны сәламләп. -Белемле, энергияле, тырыш яшь белгечләр бүген бөтен җирдә кирәк. Укуны тәмамлап диплом алганнан соң эшкә кая урнашу - анысы сезнең эш. Әмма белеп торыгыз - сез безгә, туган районыгызга бик кирәк. Без сезне көтәбез. Районга эшкә кайтасыз икән, тиешле хезмәт һәм яшәү шартларын һичшиксез тудырачакбыз.

Студентлар алдында шулай ук районның баш табибы Әнәс Яруллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Әсхәт Сәгъдиев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Раил Гатауллин чыгыш ясадылар. Аларның һәркайсының фикерләре аваздаш булды:

-Районның һәр тармагы гыйлемле яшь белгечләргә зур ихтыяҗ кичерә. Оешма-предприятиеләрнең матди-техник базасы ныгый, заманча җиһазландырыла. Аларда эшләү, районны алга таба үстерү өчен сез кирәк, егетләр-кызлар!

Чистай медицина училищесы һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре исә быел мәктәпне тәмамлыйсы укучыларны үзләренә чакырып чыгыш ясадылар.

Бер төркем студентларга яхшы укулары һәм районның җәмәгать тормышында актив катнашулары өчен район башлыгының һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамоталары тапшырылды.

Слетны үзешчән сәнгать осталары, яшь спортчылар чыгышлары бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев