Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Су басмаса яз килмәгән дә кебек, ди Иске Камка халкы

Елның ничек килүенә карамастан, Иске Камканың берничә урамы язгы сулар белән бүленеп кала. Язгы су еш кына йорт-җирдәге корылмаларга, өйләргә керә. Әнә шундый чакта нинди саклану чаралары күрәсен аңлатып Иске Камка урамнарында җыеннар үткәрелде. Иске Камканың Тегермән урамында 25 йорт бар. Ике елның берендә язгы ташу чорында бу урамда яшәүчеләрнең...

Елның ничек килүенә карамастан, Иске Камканың берничә урамы язгы сулар белән бүленеп кала. Язгы су еш кына йорт-җирдәге корылмаларга, өйләргә керә. Әнә шундый чакта нинди саклану чаралары күрәсен аңлатып Иске Камка урамнарында җыеннар үткәрелде.
Иске Камканың Тегермән урамында 25 йорт бар. Ике елның берендә язгы ташу чорында бу урамда яшәүчеләрнең күбесенең өйләренә чаклы су керә. Бу мәшәкатьләрдән котылырга теләп, бер гаилә өйләрен авылның башка урамына күчереп салган булган. Әмма яңа урында биш-алты ел яшәгәч, өйләрен янә шул су астында кала торган Тегермән урамына төшергәннәр.
-Бездә бит язын су астында калган бакчаларыбызда бәрәңге, яшелчә күкрәп үсә. Яңа урында бәрәңгесе дә юньләп булмады,-дип аңлаткан өй кадәр өйне күчереп мәшәкатьләнүче гаилә.
Тегермән ягында яшәүчеләр үз урамнарын бик яраталар. Монда тыныч, урамнары киң, ямь-яшел чирәм. Кош-корт үстерергә, мал асрарга җәннәт инде, диләр.
Менә шул Тегермән урамы халкы белән язгы ташудан саклану чаралары турында сөйләшү барды да инде.
Азык-төлек запасы булдыру, малларны, кош-кортны саклау чараларын күрү, документларны кул астында тоту, ялгызларга, авыруларга күз-колак булу хакында алар яхшы белә инде. Әмма көтелмәгән хәлләр чыга калса, уяулыкны югалтмау, тиешле службаларга хәбәр итү телефоннары турында тагын бер искә төшерү, гомумән, язгы ташу алдыннан шулай сөйләшеп алу файдага гына.
Авыл халкының күбесе өйләрен, каралты-кураларын иминиятләштереп тә куйган. Бу да бик кирәкле гамәл. Язгы ташудан гына түгел, җил-давылдан, ут-күздән, башка бәла-казадан зыян-югалту күрүең дә бар бит.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Зарипов бу көннәрдә Базарлы Матакта ут чыгып ике гаиләнең өйсез калуы, бер кешенең һәлак булуы хакында әйтеп узды, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәү зарурлыгын искәртте.
Район янгын сүндерү часте җитәкчесе Вячеслав Шалдымов бигрәк тә электрүткәргечләрнең төзеклеген контрольдә тотуны сорады. Гадәттән тыш хәлләр буенча район идарәсе җитәкчесе урынбасары Рәшит Дәүләтшин язын бөтен җиргә су җәелгәч өйләргә тычканнар кереп зыян салучан булуын, анысыннан да саклану зарурлыгын җиткерде.
Авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров чисталык мәсьәләсен күтәрде. 1 апрельдән чисталык икеайлыгы башланып китүе хакында әйтеп, ул бу җәһәттән алда торган бурычлар хакында сөйләде. Башлык шулай ук уяулык, саклык мәсьәләләрен дә кузгатты. Авылда күптән түгел йорттан-йортка кереп ялган товарлар тәкъдим итеп йөргәннәр. Аннан тагын "өебез янды, ярдәм кирәк" дип, мәчет төзелеше өчен сәдака җыябыз дип, теләнеп йөрүчеләр булган. Күп кеше акча биреп тә чыгарган. Баксаң, болар шундый кәсеп табып, алдау юлы белән акча җыеп йөрүчеләр икән. Фәргать Әкбәров андыйларны бөтенләй өйгә кертмәскә киңәш итте, чит-ят кешеләр күренсә, авыл җирлеге советына хәбәр бирү зарурлыгын искәртте.
Иске Камканың Түбән урамында да шундый җитди сөйләшү булды. Авылда язгы ташу чорында тәүлек буе кизү тору оештырылган. Кече Чирмешән елгасында су күтәрелүен дә сәгать саен контрольгә алалар. Көтелмәгән хәлләр туа калса, 01, 2-10-01 телефоннары аша шылтыратып хәбәр итәргә кирәк.

Роберт Галиуллин, Иске Камканың Тегермән урамында яши:
-Безнең урам күпне күргән инде. Язгы ташу суы кинәт күтәрелеп, сыер-сарыкларның Чирмешәнгә агып киткәне дә булды. Бер елны бура, мунчаларны су ташкыны алып китеп, Чуаш Кичүе ягына илтеп куйган иде. Язгы ташу, су басулар безнең өчен яңалык түгел, алдан итәк-чабуыңны җыеп торырга кирәклеген табигать үзе өйрәтә.
Сәрия Шәйхетдинова, Тегермән урамы:
-Алла язмаган эш булмас әле. Без инде һәр елдагыча ташуларга әзерләнеп торабыз. Күперебезне генә алып китмәсен, дибез. Ул бит ташкынлы су астында кала. Авылыбыз ирләре үзләре агачтан гына салган күперләр шул. Дөрес, өстенә авыр ташлар бастырдылар инде.
Альберт Сәлахов, Түбән (Нижняя) урам:
-Авыл җирлеге җитәкчелеге безне бик кайгырта инде. Ташу чорында су белән бүленеп калган урамнарга өч-дүрт көймә йөреп тора. Электр сүнә калса, генераторлар кабызалар. Көн саен килеп тә, шылтыратып та хәлләребезне белешәләр, берәр нәрсә кирәкмиме дип кызыксыналар.
Айсылу Яруллина, Түбән урам:
-Мин инде 85 яшемне тутырам. Гомерем буе укытучы булып эшләдем. Элекке язгы ташулар янында хәзергесе уен кебек кенә инде. Бала чагыбызда бит кияргә кием булмаудан интегә идек. Язгы пычракта аякка кияргә итек булмаганга, мәктәпкә укырга да йөрмәдек. Хәзер тормыш бөтенләй икенче. Президентыбызга рәхмәт, авылыбызның үзәк урамнарына асфальт салдылар, анда юл өзеклеге юк хәзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев