Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Түбән Әлки авылындагы теплицадан яшелчәче кызлар көн саен 100 килограмм кыяр җыеп кибетләргә озаталар (ФОТО)

Төркиягә ялга баргач анда теплицаларның бик күп булуына гаҗәпләнгән идем. Ел әйләнәсе диярлек җәй, җылы климат хөкем сөргән җирдә дә теплицалар кирәк икән ич. Димәк, безнең якта теплицадан башка җәй әйләнәсе авыз тутырып яшелчә, җиләк-җимеш ашарга да юк. Башта 10 июньгә чаклы кырау төшү куркынычы яный. Ике ай үтүгә, янә...

Төркиягә ялга баргач анда теплицаларның бик күп булуына гаҗәпләнгән идем. Ел әйләнәсе диярлек җәй, җылы климат хөкем сөргән җирдә дә теплицалар кирәк икән ич. Димәк, безнең якта теплицадан башка җәй әйләнәсе авыз тутырып яшелчә, җиләк-җимеш ашарга да юк. Башта 10 июньгә чаклы кырау төшү куркынычы яный. Ике ай үтүгә, янә августта кыраулар булуы ихтимал. Безнең климат зонасында бакчаңда теплицасыз яшелчәдән мул уңыш күрергә юк икән. Бигрәк тә иртә җәйдән, яшелчәне тансык вакытында авыз итим дисәң.

"Ремтехсервис" предприятиесе коллективы элеккеге елларда ук теплицада яшелчә үстерү белән шөгыльләнде. Алар кыяклы яшел суган үстереп, аны күмәртәләп сатып та җибәрәләр иде. Быел инде кыяр үстерүгә чынлап торып алынганнар.

Һәр иртәдә теплица янында халык яңа өзгән кыярны сатып алырга чиратка баса. Түбән Әлки халкы гына түгел, тирә-күрше авыллардан, район үзәгеннән дә килеп алалар. Кайбер хезмәт коллективлары һәр кешесенә аерым үлчәп, тутырып әзерләп куюны да сорап мөрәҗәгать итәләр икән. Ә калганын район үзәгендәге кибетләргә озаталар. Соңгы көннәрдә куе яшел төстәге, башындагы сары чәчәге дә төшмәгән сусыл, тәмле кыяр сатып алып ашаган булсагыз, ул "Ремтехсервис" кызлары үстергән яшелчә булыр.

Без килгәндә теплицада дүрт хатын-кыз - мастер Наилә Галләмова, бухгалтерия хезмәткәрләре Гөлфия Шакирова, Зөлфия Шәмсетдинова, Гөлкәй Ибраһимова яңа гына кыярларны җыеп чыкканнар иде. Көн кызуы башланганчы кыяр үсентеләренең аскы яфракларын сындырып алалар, төпләрен йомшартып, чүп үләннәрдән чистарталар иде. Теплицада эшләүчеләргә еш кына Фәридә Галиуллина, Әлмира Хәлиуллина, "Ремтехсервис"ның егетләре дә ярдәмгә киләләр икән.

Быел беренче кыяр уңышын 24 майда җыеп алганнар. Ә торфлы стаканнарга утыртулары 28 мартта булган. 14 апрельдә шул үсентеләрне теплицага утырканнар.

Әлеге теплицаны заманында "Сельхозтехника"ны озак еллар җитәкләгән Мөдәррис Шәйхетдинов төзи башлаган булган. Дөрес, ул хәзергесенннән кыскарак буңла. Менә шул җиңел кулдан салынган нигезне бүгенге "Ремтехсервис" җитәкчесе Рәис Галиуллинга төзеп, матур гына эшләтеп җибәрергә язган булган икән.

Озынлыгы 100 метр, киңлеге 12 метр чамасы булган бу теплицада кыярлар өч срокта өлгерә. Бүген кыярга кинәндергәне картая башлауга, яшерәге уңыш бирә башлар. Күз тимәсен, кыярның сабаклары шулкадәр калын, яфраклары да әрекмәннеке кадәр. Ә уңышы хәйран булам дип тора.

Мин кызлардан шундый шәп итеп кыяр үстерүләренең серләрен дә сорап калырга тырыштым.

-Кыяр бит төнлә үсә, шуңа уңышын иртән җыярга кирәк, суын кич сибәргә. Көн кызуында кыярга артык кагылмасаң яхшы. Кыяр иркендә җәелеп үсергә ярата, шуңа аны сирәк утыртсан әйбәт,-ди Наилә.

Мин күпме генә булдым теплицада, кызуга түзәрлек түгел. Кызлар да көн кызуында үзләренең төп хезмәт урыннарына китәләр икән. Ә кыярлар тынычта калып, төнлә мул итеп уңыш бирергә көч җыялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев