Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тәртип сөйгәнне һәркем хөрмәт итә

Яз бер башланып киттеме, үткәнен сизми дә каласың. Әле генә урамнарда калын кар ята иде, инде ул эреп тә беткән, кай арада җәяүле сукмаклары да төшеп өлгергән. Күңелле, рәхәт, кыш буе ялкауланган тән-әгъзалар эш сорый. Ә эшнең очы-кырые юк. Урам-тыкрыкларда сукмак төшеп кенә калмый, кар астыннан никадәр чүп-чар чыга. Җыештыру-чистарыну...

Яз бер башланып киттеме, үткәнен сизми дә каласың. Әле генә урамнарда калын кар ята иде, инде ул эреп тә беткән, кай арада җәяүле сукмаклары да төшеп өлгергән. Күңелле, рәхәт, кыш буе ялкауланган тән-әгъзалар эш сорый.

Ә эшнең очы-кырые юк. Урам-тыкрыкларда сукмак төшеп кенә калмый, кар астыннан никадәр чүп-чар чыга. Җыештыру-чистарыну вакыты, җәмәгать. Апрель башыннан чисталык икеайлыгы башланып китте. Һәм шактый эш эшләнде дә инде. Үткән атна буе авыл җирлекләрендә һәм район үзәгендә кар эреп беткән территорияләрне чүп-чардан арындырырга тырыштылар. Җомга-шимбә исә "игълан ителмәгән" өмәләр дә үткәрелде инде: оешма-учреждениеләрдә эшләүчеләр үз биналары тирәләрен җыештырдылар. Зур юл буйларын чүп-чардан арындыручылар да аз түгел. Әйтик, Карга, Салман, Үргәгар, Иске Матак, Хурада авыл җирлекләренең мәктәп, клуб, җирлек советы, ФАП хезмәткәрләре юл кырыйларыннан чүп-чар җыйдылар.

Салман авыл җирлек башлыгы Наил Шәрапов болай ди:

-Без үз халкыбыз белән сөйләштек, аңлаттык, йорт тирәләре, урамнар нинди булырга тиешлеген аңлаттык. Балалар приюты, посадка тирәләре җыештырылды. Эшне дәвам итәбез. Тик менә шунысы күңелне тырный: урамга яктырткычлар элдек, бездә хәзер якты. Әмма "урам уты" өчен акча түләмәүчеләр дә бар. Һәм акчага тилмерүчеләр түгел, нәкъ менә айныкын айга хезмәт хакы алып яшәүчеләр түләргә ашыкмый. Кайберәүләрнең бурычлары 1 мең сумнан арта.

Иске Хурада авыл җирлегендә (Хузангайда) тиздән уку отличниклары слеты була. Шуңадыр да биредә авылны чиста-матур итү, кунакларны тиешенчә каршылау өчен тырышалар.

Район территориясен кыш буе җыелган чүптән арындыруга игътибар зур, бу турыда киңәшмәләрдә әйтелә, иң пычрак "почмаклар" видеога төшерелеп күрсәтелә. Кырыс чаралар белән дә кисәтәләр: район хакимияте каршында махсус комиссия эшләп килә һәм ул Әлки ягының чисталыгын контрольдә тота. Әгәр кемдер чиста яшәргә теләми икән, аңа шактый саллы штраф салырга мөмкиннәр.

26 апрельдән тагын бер айлык башлана - бергәләп агачлар утыртачакбыз. Кешенең табигатьтә иң кирәкле бүләге, үзе турында иң шәп истәлек ул, агач үстерү. Әмма аерым кешеләр я тулы коллективлар утырткан агач-куаклар һич гөрләп үсеп китә алмый, чөнки үсентеләрне кәҗә-сарык харап итә. Кызганыч та, ачуың да килер, әмма алар авылларда да, район үзәгендә дә үзләрен бик иркен тоталар, хуҗалары да үз терлегенең башкаларга зыян салуына төкереп бирми. Кырыс чара күрүдән җирле хакимият әлегә тыела - әллә ихтыяр җитми, әллә теләк. Инде хәзер үк урамнарда кәҗә-сарыклар күренә башлады.

Чисталыкның әйләнә-тирә мохитебез иминлеге, көнкүрешебезнең ямьлелеге өчен никадәр мөһим булуы турында күп сөйләнә, языла. Һәм эшләнә дә. Әмма ирешелгәнне саклый да белергә кирәк. Тиз арада - бер-ике атнада авылларыбызны тәртипкә китерик тә, гел шулай яшик. Үзебезне башкалар да, үзебез дә ихтирам итәрлек булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев