Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тыныч илдә генә хезмәт итсеннәр

Иртәгә, 23 февральдә, Россия Кораллы Көчләре оешуга 95 яшь тула. Билгеле, әлеге дата күбрәк Совет Армиясе тарихын чагылдыра, чөнки 1918 елга кадәр дә илнең бәйсезлеген тәэмин иткән, иксез-чиксез территориясе күптөрле дошманнан саклап килгән армия булган бит. Кыскасы, Россия Кораллы Көчләренең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге ил тарихының аерылгысыз бер өлеше, аның...

Бик күп малайлар кебек, кечкенә чакта хәрби очучы булырга хыялланган идем. Язмыш миңа алды белән торгандыр, балачак хыялларым тормышка ашты - мәктәпне, урта һөнәр училищесын тәмамлап, армиягә алыныр вакыт җиткәч, Балашов югары хәрби училищега укырга тәкъдим иттеләр. Аны тәмамлагач, мине шунда ук очучы-инструктор итеп калдырдылар. Шулай итеп, гомеремнең күп өлеше армия өчен хәрби очучылар әзерләп үтте - отставкага авиация эскадрельясы командиры булып киттем. Аннары миңа хәрби комиссариат составында хезмәт итәргә дигән тәкъдим ясадылар. Башта Питрәч, хәзер менә бер ел инде Әлки районында шушы вазыйфаны үтим.
Районда егетләрне армия хезмәтенә әзерләүгә дә зур игътибар бирелә, үсмерләр үзләре дә хәрби хезмәткә теләп китәләр. Беренчедән, бу мәгариф учреждениеләрендә хәрби-патриотик тәрбия бирү юнәлешендә яхшы эшлиләр, дигән сүз. Икенчедән, җәмәгатьчелек, җирле үзидарә органнары да яшьләргә тиешле йогынты ясый. Һәм, билгеле инде, район җитәкчелегенең роле зур: яшьләрне физик һәм рухи яктан тәрбияләү белән беррәттән хәрби комиссариатның дәрәҗәсен үстерүгә кадәр берсе дә игътибардан читтә калмый. Безнең тәкъдимнәр, мөрәҗәгатьләр һәрвакыт уңай хәл ителә.
Болар барысы да армиягә чакырылыш буенча дәүләт заказын уңышлы үтәү мөмкинлеге бирә. Бүгенге көндә 2012 елның язгы-көзге чакырылышы барышында армиягә алынган 82 әлкиле уңышлы хезмәт итә. Без аларның частьләре командирлары белән элемтәдә торабыз, егетләрнең хәлен беләбез, теге яки бу проблема килеп чыкканда (дөрес, андый хәлләр бик сирәк була) тиз арада элемтәгә керәбез. Егетләребез илнең төрле почмакларында, төрле гаскәрләрдә хезмәт итәләр, күбесенең гаиләсенә командирларыннан рәхмәт хатлары килеп тора.
Бүген армиядә хезмәт итү шартлары бөтенләй башка: солдатлар көнкүреш белән бәйле эшләргә тартылмый, алар нигезендә сугышчан әзерлек үтә. Армиягә киткәндә аларга кәрәзле телефон бирелә, теге яки бу проблема килеп туганда шылтырату өчен телефон номерлары күрсәтелә. Республика җитәкчелеге дә Татарстан улларының нинди шартларда хезмәт итүләрен, аларның хокуклары бозылмауны һәрчак игътибар үзәгендә тота.
Армиядә чакырылыш буенча хезмәтен тәмамлауга контракт төзеп дәвам итүчеләр дә аз түгел. Үзен хәрби хезмәткә багышларга теләгән егетләрне югары хәрби училищелар да көтә. Әйтик, әле генә Рязань югары һава-десант училищесына, Хәрби Диңгез академиясенә, Хәрби элемтә академиясенә һәм Саклану министрлыгының башка уку учреждениеләренә яшьләрне юлларга дигән тәкъдим алдык. Хәрби һөнәрләр күптөрле, ә укып бетереп, армиягә килгән офицерны югары хезмәт хакы, кызыгырлык яшәү шартлары һәм бик күп мөмкинлекләр (шул исәптән дөнья күрү) көтә. Теләге булган үсмерләр безгә мөрәҗәгать итсен иде.
Әлки районы - армиягә бик күп батыр улларын биргән төбәк. Биредә көчле, абруйлы, чынлап торып эшләүче оешма - 200 кешене берләштергән хәрби хәрәкәтләр ветераннары оешмасы бар. Районның сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмасы да бик актив. Алар - яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүдә, армия хезмәтенә әзерләүдә бик зур ярдәм һәм таяныч.
Иртәгә - Ватанны саклаучылар көне. Мөмкинлектән файдаланып, барлык ир-егетләрне бәйрәм белән котлыйм һәм бәхет, сәламәтлек, гаилә имнлеге телим. Шуны онытмыйк: солдат олы Ватанын гына түгел, үз гаиләсен, өен, туган авылын да саклый бит. Тагын бер теләгем - Ватанны саклаучыларга беркайчан да корал тотып сугышырга туры килмәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Призыв