Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тормыш яхшыра, тик халык картая

Бу атнаның дүшәмбесеннән район авыл җирлекләре советларының киңәйтелгән утырышлары башланды. Анда җирле советлар халык алдында еллык башкарган эшләренә хисап тота, агымдагы елга планнар билгели. Әлеге җыеннарда район җитәкчеләре, халыкка хезмәт күрсәтә торган күп кенә службаларның җаваплы вәкилләре дә катнаша.Шундый хисап утырышларының беренчесе Иске Алпар авыл җирлегендә узды. Авыл җирлеге башлыгы...

Бу атнаның дүшәмбесеннән район авыл җирлекләре советларының киңәйтелгән утырышлары башланды. Анда җирле советлар халык алдында еллык башкарган эшләренә хисап тота, агымдагы елга планнар билгели. Әлеге җыеннарда район җитәкчеләре, халыкка хезмәт күрсәтә торган күп кенә службаларның җаваплы вәкилләре дә катнаша.Шундый хисап утырышларының беренчесе Иске Алпар авыл җирлегендә узды.

Авыл җирлеге башлыгы Ринат Шәйхетдинов иң элек һәр тармакта башкарылган эшләргә тукталды. Түбәндә аның чыгышыннан кыскача өзекләр китерәм.

"Безнең Иске Алпар авыл җирлегенә Яңа Алпар, Иске Алпар һәм Татар Мулла авыллары керә. Боларда барысы 231 хуҗалык исәпләнә, 584 кеше яши…

…2013 елда 573 мең сум күләмендә салымнар җыярга тиеш булсак, аны 553 мең сум җыя алдык.

…Соңгы елларда авылларыбызда демография хәле елдан-ел тискәре якка бара. 2012 елда 3 бала туды һәм 12 кеше мәрхүм булган иде. 2013 елда 5 бала дөньяга килде, һәм шул ук вакытта 17 кеше арабыздан китеп барды. Авылларда яшәүчеләрнең яртысына якынын пенсионерлар тәшкил итә.

…Иске Алпар җирлегендә яшәүчеләр 337 баш мөгезле эре терлек асрый. Шуның 144 е савым сыерлары. Сыерлар саны бераз арта төште. Сәбәбе - былтыр авыл җирлегендә биш гаилә фермасы төзелде. Аларның дүртесе сөтчелек тармагы буенча эшли.

… 2013 елда шәхси хуҗалыклар 412 тонна сөт сатты. Халык тапшырылган продукция өчен 5 миллион 300 мең сум акча алды.

…Халык ит өчен дә терлекне күп асрый. Әмма аны тапшырыр урын юк. Ит җыючылар бәяне бик төшерсәләр дә, авыл кешесе терлекләрен аларга биреп җибәрергә мәҗбүр.

…Шәхси хуҗалыкны үстерүгә ташламалы кредитлардан 2006 елдан бирле 63 кеше файдаланды. Банклардан барысы 13 миллион сумга якын акча алып, халык аны терлек-туар, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга, терлек абзарлары төзүгә тотты.

…Халыкның тормышы елдан-ел яхшыра, өйләр, янкормалар, каралты-куралар төзелә. Авыл кешеләрендә бүген 98 җиңел автомобиль, 14 йөк машинасы, 22 трактор бар.

…Урамнарны яктыртуга халыктан ел дәвамында 100 мең сумнан артык үзара салым акчасы җыелды, шуңа 65 яктырткыч куйдык.

…Узган ел урта мәктәп бинасына капиталь ремонт ясалды. Быел яңа фельдшер-акушерлык пункты төзү һәм 2 километр озынлыкта яңа су трассасы салу планлаштырыла.

…Авыл җирлегенең волейбол буенча ир-атлар командасы һәр елны район турнирында чемпион кала. Быел да без беренчелектә киләбез".

Алпар урта мәктәбе директоры Наилә Гарипова чыгышыннан:

-Мәктәбебездә 74 бала белем ала. Күрше авыллардан килеп укучыларны 2 автобус белән йөртәбез. 1981 елда салынган мәктәп бинасына былтыр капиталь ремонт үткәрелде. Түбәсе, тәрәзәләре, ишекләре, җылылык системасы яңартылды. Уку-укыту шартлары бик әйбәт хәзер. Бу уку елында беренче сыйныфка 5 бала керде, киләсесендә 9 баланың безгә килүе көтелә.

Фельдшер-акушерлык пункты мөдире Сания Гыйматдинова чыгышыннан:

-Мин 584 кешегә медицина хезмәте күрсәтәм. Эш урынымда барлык шартлар тудырылган. Соңгы елларда яшь балаларның сәламәтлеген тикшерү, халыкны диспансерлаштыру белән нык шөгыльләндек. Авылга килгән күчмә флюорография аппаратында халык тулысынча диярлек тикшерү үтте. Урамнар даими кардан чистартылып тора, кичләрен дә якты була. Халыкның тормыш дәрәҗәсе яхшыра бара.

Гаилә фермасы җитәкчесе Фәрит Гыйматдинов чыгышыннан:

-Мин Базарлы Матактан Татар Мулла авылына әти-әни нигезенә кайтып урнаштым. 12 баш савым сыерына исәпләнгән гаилә фермасы салдык. Бинаны агачтан җиткердек. Бик салкыннарда да абзар җылы була. Азык мул. 10 баш савым сыерыбыз бар, таналар, бозаулар үсә. Шул эшкә алынгач, район җитәкчеләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бик ярдәм итте.

Утырышта халык барлык урамнарны да яктырту эшен тизләтүне, сукбай этләргә каршы көрәш оештыруны сорады. Шулай ук авыл клубында ремонтны төгәлләп, залга урындыклар урнаштыру турында үтенечләр яңгырады.

Авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев