Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Универсиада уты безгә килә!

Бары унҗиде көн! Республикабыз башкаласында булачак грандиоз вакыйгадан - 27 нче Бөтендөнья Җәйге Универсиададан безне инде шулкадәр генә вакыт аерып тора. Без барыбыз да чиксез дулкынланып һәм бик әзерләнеп көткән Студентлар уеннары Казаныбызда 6 июльдә старт алачак. Июльнең беренче көне исә әлкилеләр өчен аеруча истәлекле булыр. Бу көнне Универсиада уты...

Универсиада уты Базарлы Матакка Алексеевскидан килә. Аның бездәге маршруты - "Алинә" универсаль спорт залыннан Мәңгелек утка кадәр. Бу арадагы эстафетаны Универсиада уты факелы белән 12 райондашыбыз узачак. Алар барысы да хезмәттә, укуда, спортта билгеле бер уңышларга ирешкән, район тормышында актив катнашучы шәхесләр. Универсиада уты факелын йөртү кебек мактаулы миссияне башкарасы кешеләр бик күп кандидатуралар арасыннан сайлап алынды.
Факел йөртүчеләрнең берсе - Югары Колчурино урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы, кекусинкай-каратэ буенча күп тапкырлар район, республика ярышлары чемпионы булган Яна Филиппова.
Янаның исеме райондашларыбызга яхшы таныштыр. Апасы Саша белән аларның исемнәре спорт яңалыкларыннан төшеп тормый диярлек. Кекусинкай-каратэ буенча нинди генә дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашмасыннар, алар һичшиксез призлы урыннар яулыйлар. Яна белән элемтәгә кереп, без аңа үзебезне кызыксындырган берничә сорауны бирдек.
-Яна, Универсиада уты эстафетасында факел йөртүче булып сайлануың синең өчен сөенечле вакыйга булдымы?
-Әйе, һичшиксез. Без моңа бөтен гаиләбез белән шатландык. Бүген бит барыбыз да Универсиаданы каршылау уе белән яшибез. Студентлар уеннары уты факелын йөртүче буларак мин үземне бу зур вакыйгага катнашым бар дип тоям.
-Факел йөртүчеләр булып иң-иң лаеклылар гына сайлап алынды. Син моңа нинди казанышларың өчен ирештем дип уйлыйсың?
-Кекусинкай-каратэ буенча яулаган җиңүләрем өчендер дим.
-Сез бөтен гаиләгез белән спортның әлеге төренә мөкиббән бугай?
-Шулайрак. Әтием Вячеслав каратэ буенча зәңгәр пута иясе. Ул минем беренче тренерым. Мин кечкенәдән каратэ белән шөгыльләнә башладым, 7 яшемдә ярышларда катнашып беренче җиңүемне яуладым. Гаиләдә без 4 кыз. Апам Саша да, мин дә каратэга гашыйкбыз. Инде сеңелебез Лера да каратэ белән ныклап торып шөгыльләнә, ярышларда катнаша башлады. Төпчегебез Дана әлегә бик бәләкәй.
-Яна, син спортның тагын нинди төрләрен үз итәсең? Спорт белән шөгыльләнү сиңа нәрсә бирә?
-Хәзер мин бокс белән дә шөгыльләнә башладым. Ул миңа бик ошый. Каратэ белән боксның охшаш яклары да, аермалары да шактый. Спорт миңа нәрсә бирә дисезме-бик күп бирә. Даими рәвештә шөгыльләнү тәнне дә, рухны да ныгыта. Спорт белән мавыгу ул алдыңа максат кую һәм аңа ирешү, җиңү яулау өчен бик күп эшләү дигән сүз. Гомумән, үз өстеңдә бик нык эшләргә туры килә. Спорт миндә ихтыяр көче тәрбияли, вакытны дөрес бүләргә, күп нәрсәгә өлгерергә өйрәтә.
-Әле кызыксынып белдек, факелның авырлыгы 1800 грамм икән. Синең кебек чыныккан, спортчы кызга аны күтәреп 200 метр йөгереп узу читен булмастыр. Сүз уңаеннан шуны да сорыйк әле, каратэчы кыз теләсә нинди ситуациядә үзен дә, янәшәдәгеләрне дә якларлык көчкә иядер, шулай бит?
-Әйе, шунысы да бар: каратэ, бокс алымнарын без бары тик үзеңне яисә бүтәннәрне яклау максатында гына файдаланырга тиешбез.
-Яна, Универсиада ярышларын күзәтеп барачаксыңмы?
-Әлбәттә. Гимнастика ярышларына билетлар да алдык, бөтен гаиләбез белән барып тамаша кылачакбыз. Ә бокс, билбаулы көрәш бәйгеләрен телевизордан карармын инде.
-Уңышлар сиңа, Яна!

Шулай итеп, 1 июльдә бездә район тарихына кереп калырлык зур вакыйга көтелә. Универсиада уты эстафетасы гаҗәеп матур тамаша булачак. Аны күрергә райондашларыбыз барлык авыллардан килерләр, мөгаен. Билгеле инде, мондый зур вакыйга алдыннан авылларыбызны, юл буйларын чистарту, тәртипкә салу, матурлау чараларын да күрү мәслихәт.


Универсиада уты 2012 елның 12 июлендә Париж шәһәрендә Париж-Сорбонна университеты базасында кабызыла. 1923 елда Беренче халыкара студентлар спорт уеннары бит шунда була.
27 нче Бөтендөнья Җәйге Универсиада утының Россиядәге эстафетасы быел 25 гыйнварда башланган иде. Владивостокта эстафетаның Россиядәге өлеше рәсми төстә старт алу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Универсиада уты Владивостокта бер ай дәвамында янып торгач, аның сәфәре бөтен Россия буенча дәвам итте. Универсиада уты эстафетасында Россиянең 29 шәһәре катнаша.
Иртәгә, 20 июньдә, Универсиада уты Татарстанга килеп җитә. Аның республикабыздагы эстафетасы Баулы шәһәреннән башлана. Шуннан Универсиада уты Татарстанның барлык 43 районында булып чыгачак. Эстафета 6 июльдә - Универсиада башланган көнне Казанда төгәлләнә.
Универсиада уты факелын йөртү хокукына 14 яшькә җиткән һәм җәмгыять өчен әһәмиятле булган билгеле бер казанышларга ирешкән кешеләр ия була ала.
Факел йөртүчеләргә униформа комплекты һәм Универсиаданың истәлекле бүләге биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада