Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уракка чәчү тоташты

Игенчеләребез соңгы көннәрдәге кояшлы, аяз һава шартларыннан тулысынча файдаланырга тырыша. Районда 13 августка бөртеклеләрнең 58 процент мәйданында игеннәр җыеп алынды. Уңыш әлегә гектардан уртача 26,5 центнер тәшкил итә.

Урып-җыю эшләре 1-2 көннән "Хузангай" кооперативында, "КШ-Агро"ның "Көньяк Әлки" филиалы отрядларында төгәлләнәчәк. "Көньяк Әлки" филиалы комбайнчылары, үзләрендә бөртеклеләр урагы төгәлләнүгә барганда, дүрт комбайннарын калдырып, бишесен Спас районындагы "КШ-Агро" отрядларына ярдәмгә җибәргәннәр. Күршеләргә дә булышалар, читтән акча да эшләп калалар.
Август авыл хуҗалыгында яз айларына караганда да тыгыз, тынгысыз чор санала. Урак эшләре белән бергә туңга сөрү, көзге чәчү башланды. "КШ-Агро"ның "Көнчыгыш Әлки", "Көньяк Әлки" филиалларында арыш чәчә башладылар. 15 августтан "Хузангай" кооперативы көзге бодай чәчүгә керешә.
Быел район игенчеләренә 30 мең гектарда уҗым культуралары чәчү планы җиткерелә. Бу хәйран күп мәйдан дигән сүз. Уҗым культуралары коры елны да тотрыклы уңыш бирә. Әйтик, быел "КШ-Агро"ның уҗым бодае басулары һәр гектардан 30 центнердан артык уңыш бирде.
Хузангайлылар исә, Спас районындагы сөрү җирләрен дә кертеп, 7 мең гектарда уҗым культуралары чәчергә җыеналар. Шулай ук әлеге хуҗалыкта туңга сөрү бик әйбәт оештырылган. Соңгы көннәрдә биредә ун К-701 тракторы сукада эшләде. Алар инде 5,5 мең гектар җирне туңга сөрергә өлгерделәр. Ә бит, белгечләр әйтүенчә, иртә туңга сөрелгән һәр гектар җир, бернинди өстәмә чыгымнар тотмыйча, 3 центнерга кадәр өстәмә уңыш бирә. Туңга сөрү "Көньяк Әлки"нең «Юхмачы» отрядында да әйбәт бара. Сентябрь башыннан бөртек суктыру комбайннары көнбагыш урагына төшәчәк. Көнбагыш районда бик күп игелә. Ул быел гомер булмаганны 17 мең гектар тәшкил итә.
Шулай ук силос өчен кукуруз урырга да әзерлек бара. Кукуруз күп җирдә бик биек үскән, шактый масса бирәчәк. Силос өчен кукуруз мәйданнары районда 7 мең гектарга якын тәшкил итә.
P.S. Бөртек суктыруда катнашучы комбайнчылар ярышы күрсәткечләре газетаның урта битендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сев