Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Урамнарда – кәҗә, сыер көтүләре

Нинди хәл инде бу - Базарлы Матакның нәкъ үзәгендә кәҗәләр, сыер һәм сарыклар иркенләп йөри, әйтерсең, көтүгә чыкканнар. Утырткан агачлар һәм куакларга, карап үстергән чәчәкләргә зыян салалар, урамнарны пычраталар, гомумән, район үзәгенең "дәрәҗәсен" төшерәләр.

Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре аптырашта: һәр көн аларга урамнарда сыер, сарык, кәҗәләр иркенләп йөри, бакчаларга зыян китерә, дигән хәбәрләр килеп тора. Билгеле, бу мөрәҗәгатьләр җавапсыз калдырылмый: терлекләрнең хуҗалары кем икәнлеге ачыклана, аларга кисәтү белдерелә, хәтта штраф салабыз, дип куркытып та карыйлар үзләрен. Әмма терлекләр ничек иркенләп урамда йөрделәр, шулай дәвам итәләр дә.
Үткән елны район мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән Базарлы Матак үзәгендә, мәдәният йорты янында зур мәйдан тәртипкә китерелде. Котырып үскән агачларны кисү, яр буйларын чистарту буенча зур эш башкарылды. Биредә хәзер хәтфәдәй ямь-яшел чирәм үсә. Һәм шушы чирәмгә һәркөнне көтүгә йөргәндәй 4-5 сыер, бер төркем кәҗә, сарык килә, көне буе рәхәтләнеп утлап йөриләр. Аларны куу да файдасыз, терлекләр бераз югалып торалар да, янә шунда җыелалар.
Шундый ук вак көтүләрне Базарлы Матакның башка урамнарында, паркларда, "Строитель и К" предприятиесе, элеватор янындагы чәчеп үстерелгән үләнле мәйданнарда очратырга мөмкин. Аларның хуҗалары, үзләренә карата кырыс чаралар күрелмәгәч, терлекләрен көтүгә куып азапланмыйлар, иртән капкаларын ачалар да, сыер-сарыкларны урамга куып чыгаралар.
Ә бит Базарлы Матак авыл җирлеге Советының терлекләрен караучысыз йөртүчеләргә штраф санкцияләре куллану хокукы бирүче махсус карары да бар. Әмма бит һәр хайванның хуҗасын ачыклап бетереп тә булмый. Кайчак, ачыклаган очракта да, ул хуҗа кемнеңдер "үз кешесе" булып чыга. Һәм ул җәзасыз котыла.
Ә бит бу тәртипсезлеккә чик куярга күптән вакыт. Түземлелекнең дә бер чиге бар: иясез терлекләрне, хәтта ки хуҗасы ачыкланса да, ит комбинатына озаттырырга дигән фикер әйтелде. Дөрес, ит комбинатында сатып алу бәяләре базардагыдан түбән, аны илтү чыгымнары да бар бит. Димәк, терлек хуҗасы акчалата да зыян күрәчәк. Шуңа күрә йорт капкасын ачып терлекләрен ансат кына урамга куып чыгарырга өйрәнгән хуҗалар белеп торсын иде: сыер яки сарык кичен өегезгә әйләнеп кайтмаска да мөмкин. Үпкәләргә урын юк, чөнки бу терлекләр хуҗалары үзләре дә бит җәмәгать фикеренә колак салмыйлар, кисәткәнне тыңламыйлар. Терлек асрадыңмы, аның өчен җавап бирәсең. Шул турыда онытмаса иде хуҗалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев