Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Урамнарны су басты

Ял көннәрендә һаваның кискен җылынуы, берничә көн һәм төн рәттән туктаусыз яңгыр яву нәтиҗәсендә кайбер авылларда катлаулы хәл килеп туды. Күп урамнар су эчендә калды, яңгыр һәм кар суының өйләргә керү очраклары да бар. Районда бүген язгы ташу белән бәйле ситуациягә аңлатма бирүне сорап без районның гражданлык сагы идарәсе җитәкчесе...

-Районда гадәттән тыш хәл күзәтелми. Барлык авыллар, елгаларның торышы контрольдә тотыла,-ди Лилия Салихҗановна. -Чирмешән, Актай елгаларында су күтәрелсә дә, нормадан арту күзәтелми. Юл төзү предприятиесе, "Строитель и К", урман хуҗалыгы, янгын сүндерү часте коллективлары коткару эшләренә тулы әзерлектә тора. Кичә, ягъни дүшәмбе көннән бирле безгә язгы ташу белән бәйле байтак хәбәрләр керде. Аларның һәркайсы шундук тикшерелә һәм тиешле ярдәм күрсәтелә. Янгын сүндерү машиналары район үзәгендәге берничә йорттан һәм җәмәгать судьясы бинасы подвалыннан кар суларын суырттылар. Бүген Базарлы Матакның Тукай урамында гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы булды, әлеге урамда су кергән йортларда хәлне җайга салу өчен асфальтны ватарга туры килде. Шулай ук хезмәткәрләребез Көнчыгыш, Җиңүнең 40 еллыгы урамнарына барып ярдәм күрсәттеләр. Әйтергә кирәк, урамнарны су басуда, йортларга су керүдә халык үзе дә гаепле. Чөнки күп җирдә вакытында кардан арыну чараларын күрмиләр. Ә бит карны көрәп, ишегалларын, капка төпләрен чистартып торган урыннарда кешеләр язгы ташудан зыян күрми. Моны һәркем исендә тотсын иде. Ә язгы ташу белән бәйле авыр хәлгә тарыган райондашлар 112 яисә 01 телефоннары буенча безнең службага мөрәҗәгать итсеннәр. Аларга кичекмәстән ярдәм күрсәтербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Вода