Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Урып-җыю ахырына якынлаша

Районда бөртеклеләр игелгән барлык мәйданнарның 80 процентында игеннәр суктырып алынды. Уртача уңыш гектардан 18,9 центнер тәшкил итә.

"Кызыл Шәрык-Агро"да һәм "Хузангай" кооперативында 3 әр мең гектарда игеннәрне җыеп аласы калды. Бу бездәге комбайн паркын тулы куәткә эшләткәндә 5-6 көнлек хезмәт дигән сүз.

Хәер, хузангайлылар быелгы уракны 10 августка ук төгәлләү бурычын куйдылар һәм шуңа омтылып эшлиләр дә. Ә "Кызыл Шәрык-Агро" 15 августка урып-җыю эшләрен тәмамларга җыена.

10 августтан район механизаторлары арыш чәчүгә төшәчәкләр, 15 августта исә уҗым бодае чәчүгә керешергә ниятләре. Көзге культуралар чәчү срогы 5 сентябрьгә кадәр. Бу вакытка игенчеләребез 25,6 мең гектарда уҗым культуралары чәчәргә планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Жатва