Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Язгы су мул булырга охшаган

Тирән кар катламы астындагы елга-сулыкларыбызда әлегә әллә ни үзгәрешләр күренмәсә дә, кышның мул кар-бураннарыннан соң язгы ташуларның да көчлесенә әзер булып торырга кирәк бу язда. Районыбызның 7 авылына су басу яный. Яз башының чуагы каты кыздыра, дигән сүз бар халык телендә. Дөрестән дә, узган елның март аенда дәррәү килеп, чиләкләп...

Тирән кар катламы астындагы елга-сулыкларыбызда әлегә әллә ни үзгәрешләр күренмәсә дә, кышның мул кар-бураннарыннан соң язгы ташуларның да көчлесенә әзер булып торырга кирәк бу язда. Районыбызның 7 авылына су басу яный.

Яз башының чуагы каты кыздыра, дигән сүз бар халык телендә. Дөрестән дә, узган елның март аенда дәррәү килеп, чиләкләп ишкән яңгырлар күпләребезнең хәтерендә. Нәтиҗәдә Базарлы Матакның Тукай, Вахитов, Муса Җәлил, Крайнов, Ленин, Совет урамында ташу булып, су йортларга ук үтеп кергән иде. Сәбәбе дә бик гади булуы ачыкланды: ташуга әзерләнү, саклану чаралары белән соңга калынган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район идарәсе начальнигы урынбасары Рәшит Дәүләтшин әйтүенчә, районда бүген 152 торак йорт һәм анда яшәүче 412 кешегә язгы ташу зыян күрү куркынычы белән яный.

-Иске һәм Яңа Алпар, Түбән Әлморза, Чуаш Кичүе, Иске Камка, Базарлы Матак, Карга авылларын су басу ихтималы бар,-ди Р.Дәүләтшин. -Шөкер, социаль-мәдәният объектларына су басу куркынычы янамый.

-Язгы ташуга нинди әзерлек чаралары күрелде?

-Су баса калса ашыгыч чаралар күрү өчен оператив план, куркынычсызлык паспортлары төзелде. Планнар район башкарма комитеты утырышында каралды һәм язгы ташу куркынычы янаган участокка җаваплы кешеләр билгеләнде.

Шулай ук җирлек башлыклары халык арасында һәрдаим аңлату эшләре алып бара. Олы яшьтәгеләргә, авыруларга- инвалидларга аеруча игътибар бирелә. Авылларда таш, ком, ягулык, медикамент запаслары булдырылган. Гадәттән тыш хәл килеп туган очракта кешеләрне мәктәпләргә эвакуацияләү, мал- туарны исә авыл хуҗалыгы оешмаларына күчерү планнары да күрелгән булуын ассызыклады Рәшит Дәүләтшин.

Районның гадәттән тыш хәлләр идарәсендә озак еллар эшләүче Рәшит Габдерәүф улы соңгы 20 елдан артык чорда язгы ташуларның башлану вакыты теркәп барылган журналны күрсәтте. Ә быел беренче ташуларны кайчан көтәргә икән?

-Ходайдан кала беркем дә аның төгәл вакытын алдан әйтә алмый, ди әңгәмәдәшем. -Үткән елларны анализлап, март азагы - апрель башы булыр дип уйлыйм.

-Язгы ташкын суы кинәт килеп, су баскан очракта кешеләргә нишләргә соң?

-Су басудан елдан ел иза чигүчеләр, алдан хәстәрлек чаралары күреп, үз хәлләрен шактый ук җиңеләйтә алалар. Яхшы хуҗа йорты, каралты-курасы тирәсендәге карны чистартып, кар суы агып китәргә канау ерганагын ясап, ташу төшәсе яклап дамба сыман корылмасын әллә кайчан әзерләп куярга тиеш,-ди Рәшит Дәүләтшин.


Язгы ташу суының йорка керү куркынычы янаганда күршеләрегезне кисәтегез, инвалидларга, картларга ярдәм итегез. Кием-салым, документларны, берничә көнгә җитәрлек ризык запасы, даруларны хәзерләп куегыз. Азык-төлекне, кыйммәтле әйберләрне өске катка, чормага күтәрү зарур. Этегезне бәйдән ычкындырыгыз, мал-туарларны калку урынга куып илтегез. Өйдән чыгып китәр алдыннан электр, газ приборларын сүндерегез.

Әгәр сез көтмәгәндә су баскан, ташу төшкән урынга туры килгәнсез икән, документларыгызны, кирәкле әйберләрегезне эләктереп, тиз генә ул урыннан китеп бару яисә югары катка күтәрелү ягын карагыз. Үзегезне тизрәк күреп алсыннар өчен әледән-әле сигнал биреп торыгыз. Якында зыян күрүчеләр булса, кулдан килгәнчә булышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев