Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Юлчылар кышка кергән

"Алексеевскдорстрой" ААҖ нең Әлки филиалы 20 октябрьдән кышкы режимда эшли башлады. Райондагы юлларыбызны теләсә нинди һава шартларында да әйбәт хәлдә тоту өчен аларның техникасы да, кадрлары да, кирәк кадәр запас чималлары да әзер.

Әлки филиалы карамагында 309 километр юл, шуларны ел буе, тәүлек әйләнәсе әйбәт хәлдә тоту бурычы тора. Монысы финанслау аша беркетелгән эш күләме. Тагын әле юлчыларыбыз балаларны автобуслар белән мәктәпкә йөртә торган авыл юлларын да карап торалар. Төне буе кар явамы, буран котырамы - икенче көнне иртән без юлчыларыбыз ялт иттереп чистарткан юлдан эшкә, мәктәпкә яки сәфәргә кузгалабыз. Ә бит әле кайчан гына көчлерәк буран булса, районыбызның шактый авылына берничәшәр көн юл ача алмый азапланалар иде. Куәтле бульдозерлар, клинлы К-701 тракторлары эшкә җигелә иде. Юлсызлык шул берничә көн эчендә дә күпме проблема, мәшәкать китереп чыгара иде район халкына.
Бу турыда инде акрынлап онытып барабыз. Чөнки безнең юлларның төзеклеген, иминлеген ныклап кайгыртучы оешма бар бүген. Менә шул коллектив быелгы кышкы чорга да зур хәзерлек белән керә.
Кышын юллар бозланып китсә, моның белән көрәшү өчен 4 мең тонна күләмендә тозлы-комлы катнашма хәзерләнгән. Кышкы табигатьнең теләсә нинди капризын җайларлык техник база булдырылган. Әйтик, ике автогрейдер, К-701 тракторына тагылучы ике грейдер, КамАЗ автомобиле базасындагы тугыз отвал, КамАЗ автомобиленә җиһазланган биш ком сиптерү җайланмасы бүгеннән юлда эшләргә әзер. Моннан тыш, "Белорус" тракторлары базасында юллардан карны төрттерү, сиптерү юлы белән чистарту җайланмалы техника җитәрлек күләмдә.
Санап үтелгән барлык бу техникада эш ике сменада оештырыла. Алмашчы механизаторларның, шоферларның күпчелеге - асфальт заводында эшләгән хезмәткәрләр. Чөнки Базарлы Матак асфальт заводы бүгеннән сезонны тәмамлады.
Әлки филиалы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин ышандыруынча, кышның нинди килүенә карамастан, юл хуҗалыгы эшчеләре тәүлек әйләнәсе имин хәрәкәт итүебезне гарантиялиләр. Бүген инде юл хезмәткәрләренең тәүлек әйләнәсе кизү торуы оештырылган. Кыскасы, без тынычлап йоклаганда да юл хуҗалыгының төне буе эшләп чыгуы гадәти хәл инде хәзер.
Юлчыларыбыз сыман һәр служба, һәр тармак үзенә беркетелгән участокны шулай хуҗаларча кайгыртса, тормышыбыз күпкә иплерәк һәм иминрәк дәвам итәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев