Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Үз улларын олылый белгән халык хөрмәткә лаек»

12 ноябрьдә районыбыз зур кунаклар кабул итте. Әлки җиренә татар халкының танылган, олпат әдипләреннән торган иҗат төркеме - Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты Рәмис Аймәт, Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гәрәй Рәхим, филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Фоат...

Язучылар - тансык кунак
-Татар әдәбияты көннәрен без Әлки районында башлап җибәрәбез. Бүгенге очрашулар район тарихында югалмас эз калдырыр дип ышанам,-диде язучылар делегациясенең җитәкчесе Рәмис Аймәт Базарлы Матакта узган беренче очрашуда.
Әйе, ул дөрестән дә шулай булды. Әдипләр белән очрашу-әңгәмәләр чын- чынлап әдәбият бәйрәме төсен алды. Язучылар һәм шагыйрьләр бездә бик сирәк кунаклар бит. Шуңа алар белән аралашуның һәр минуты тансык һәм кадерле. Менә бу очрашуларда да күпме файдалы мәгълүмат, рухи азык алдык, тирән белемле, талантлы олы шәхесләр белән аралашу күңелләрне яктыртып, дөньяга карашыбызны киңәйтеп җибәргәндәй булды. Мондый чаралар бит әле һәркайсыбызга, бигрәк тә балаларга татар теленең матурлыгын, байлыгын, әһәмиятен тагын да тирәнрәк тоярга-аңларга да ярдәм итә.
Кунаклар белән беренче очрашу район үзәгендә Балалар иҗаты йортында булды. Башта район үзәк китапханәсе, район мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән берлектә язучы Әсрар Галинең тормыш юлы һәм иҗаты турында гаять бай эчтәлекле әдәби-музыкаль композиция күрсәттеләр.
Аннан соң әдипләребезнең үзләренә сүз бирелде.
-Әлкилеләрне без уңган куллы, батыр йөрәкле халык дип беләбез. Сезнең уңышларыгыз хакында да республика матбугаты аша яхшы хәбәрдарбыз,-дип башлады үзенең чыгышын шагыйрь Гәрәй Рәхим. -Бу очрашуга мин бик дулкынланып килдем. Әсрар Гали белән без дуслар идек.
Мин үзем Лениногорск районыннан, ә Әсрар анда газетада эшләде. Язучы Шамил Бикчурин белән бергә Лениногорскида алар әдәби берләшмәгә нигез салдылар. "Бу батыр егет районыбызның горурлыгы булачак әле. Ул тел остасы гына түгел, Сабантуйлар батыры, кыю шахтер да", дия иде Әсрар хакында Шамил Бикчурин. Әсрар белән без районда да, ул читтән торып университетта укыганда да аралашып яшәдек. Бик үзенчәлекле, кызыклы кеше иде ул. Акылы-фигыле белән генә түгел, тышкы кыяфәте белән дә аерылып торды. Өстендәге күлмәкләре, чалбарлары да оригиналь, үзенчәлекле булыр иде. Ул эшсөяр иде, гомере буе язды. Өендә бүлмәсе тулы китаплар, өстәле тулы кулъязмалар булды. Мин аны һаман сагынып, олы хөрмәт белән искә алам.

Туры сүзле, таләпчән кеше иде ул
Татарстан радиосында байтак еллар диктор булып эшләгән Фоат Галимуллин трибунага чыккач та күңелләргә үтеп керә торган бәрхеттәй тавышы белән "Казан сөйли" дигән шигырьне укып китте. Аның дикторлык осталыгына Әсрар Гали дә соклана торган булган икән.
-"Өлкәннәргә балалар турында" тапшыруын бигрәк тәэсирле итеп алып барасың син, дип үземә дә әйткәне булды Әсрарның. Ул бик туры сүзле, гадел кеше иде бит. Мин моңа берничә тапкыр үзем инандым. Шикаятьләр буенча үткәрелгән язучылар җыелышында Әсрар Галинең кыю рәвештә үз сүзен әйтүе, дөреслекне яклап чыгыш ясавы әле дә исемдә. "Лаеш шулпасы" хикәясе дә Әсрар Галинең үз-үзенә һәм кешеләргә таләпчән, туры юлны ярып баручы шәхес булуы хакында сөйли. Туган җире Әлкидә Әсрарны онытмыйлар, әсәрләрен беләләр, ул язганнарны күңелләренә сеңдергәннәр икән, бу бик сөенечле хәл. Галимнең, язучының әсәрләре халык күңелендә яши икән, бу аларга савап өстәп торыр, дигән сүзләр бар Коръәндә. Якташыгыз Әсрар Галигә хөрмәт күрсәтүегез өчен олы рәхмәт сезгә,-диде Фоат ага.
Менә якташыбыз Мөдәррис Вәлиев сүз алды. Быел май аенда ул да бит юбилеен билгеләп үтте. Форсаттан файдаланып, укучылар һәм укытучылар аны 60 яшьлеге белән котладылар, көчле алкышлар астында чәчәк бәйләмнәре, истәлекле бүләк тапшырдылар.-Әсрар абый миңа туган тиешле дә бит әле. Аның бертуган апасы безнең җиңгәй иде,-ди Мөдәррис Вәлиев. -"Гали батыр" китабының яртысы диярлек Муллавыл кешеләре турында. Ул аларның исемнәре белән яза. Менә бит хәтере ничек әйбәт булган. Әсрар ага безнең район газетасында эшләгәндә дә аның белән еш аралашырга туры килде миңа. Бик ярдәмчел кеше иде. Шуны дә әйтим: туган районым, сез якташларым белән мин бик горурланам, сезне сагынып яшим.
Якташыбыз Әсрар Галинең тууына 75 ел тулу уңаеннан әдәби чаралар оештыруда аеруча актив катнашкан укучыларга һәм укытучыларга район мәгариф идарәсенең Мактау грамоталарын да тапшырды Мөдәррис Вәлиев.
Тарихи романнар авторы, журналист, язучы Марат Әмирхановның чыгышы да кызыклы булды.
-Әсрар Гали - Әлкинең генә түгел, бөтен татар халкының зур шәхесе, батыры,-диде ул. - Сезнең Әлки, Биләр төбәге дә гаҗәеп бай тарихлы, данлыклы җирләр бит. Казан ханлыгы барлыкка килгәнгә кадәр Биләр татар халкының кайнап торган үзәге булган. Сезгә эзләнер өчен тарихи материаллар бик күп монда.
Очрашуда шагыйрьләр Госман Садә, Фәйрүзә Мөслимова, Рифат Сәлахов, Рәмис Аймәт үзләренең шигырьләрен укыдылар. Резидә Төхвәтуллина башкарган җырлар исә кичәне тагын да ямьләндерде.
Язучы, журналист Фәнзаман Баттал заманында районыбызның "Коммунизм юлы" газетасында эшләгән булган.
-1968 ел башында мин Базарлы Матакка район газетасы редакциясенә килеп төштем. Шул беренче көннән без редакциядә эшләүче Әсрар белән дуслашып киттек. Беренче мәлдә аларда яшәп тә алдым әле. Ул бик матур кеше иде. Абруйлы, кешеләрне санлый белә иде. Без беркайчан да аның белән элемтәләрне өзмәдек,-ди Фәнзаман ага. -Әсрарны белүче кешеләр исән-имин чакта язучы хакында истәлекләр туплап калырга тырышыгыз, хөрмәтле укучылар һәм укытучылар.
Бу кичәдә Әсрар аганың тол хатыны Зөлфия апа, энесе Корбангали абый, бүтән туганнары да катнашты. Алар Әсрар Галинең истәлеген кадерләп саклаган, аның хөрмәтенә шундый зур очрашу оештырган өчен ихлас рәхмәтләрен белдерделәр.
-Әсрар гомеренең соңгы 16 елында беренче төркем инвалид булды. Күзе бик начар күрә иде. Шул хәлендә дә ул язудан туктамады. Шулай азапланып язган китапларын бастырып чыгару гына җиңел түгел. "Гали батыр" әсәрен китап итеп бастырырга "Татнефть" берләшмәсе ярдәм итте, рәхмәт,-диде Зөлфия апа һәм очрашуда катнашучы язучылардан Әсрар Галинең башка әсәрләрен чыгаруда ярдәм итүләрен сорады.
Очрашу кичәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Нурания Заһидуллина, татар теле укытучысы Вилә Хафизова чыгыш ясадылар. Алар һәммәсе дә районыбызга килеп әдәбият бәйрәме оештырган өчен әдипләргә рәхмәт әйттеләр, яңа очрашуларга чакырдылар.

«Без классташлар идек»
Казаннан килгән язучы-шагыйрьләребезне Түбән Әлки урта гомумбелем мәктәбендә дә бик җылы каршы алдылар.
Очрашуны башлап җибәргәч тә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айзирәк Мисалова Әсрар Гали белән бер мәктәптә, янәшә сыйныфта укыган Әнвәр абый Нотфуллинга сүз бирде. Менә каршыбыздагы экранда фотосурәт чыкты. Әнвәр абый әлеге сурәттәге дүрт яшь егет белән таныштыра:
-Бу фотога без Алпар мәктәбендә укыганда Базарлы Матакка чаңгы ярышына баргач төшкән идек. Беренче рәттә Әсрар Гали, аның артында мин. Әсрар спортның барлык төрләрендә дә алдынгы иде. Ул көрәштә дә бил бирмәде, гер күтәрүдә дә аннан көчле малай юк, чаңгы ярышларында да һәрчак алдынгы булыр иде.
Әсрар Гали белән соңгы очрашуларын да Әнвәр абый дулкынланып искә алды.
-Аның белән 1992 нче елны һич уйламаганда район үзәгендә күрештек. Елга буена барып утырып, яшьлек елларын искә алып озаклап, рәхәтләнеп сөйләштек. Бу Ходайның безне соңгы очраштыруы булган икән,-диде Әнвәр абый.
Мәктәп балалары Әсрар Галинең "Солдатлар үстергән әниемә" әсәреннән өзекләр укыдылар. Кайбер кыска хикәяләрне сәхнәләштергәннәр дә. Кыскасы, укучылар да һәм укытучылар да якташыбыз Әсрар Гали истәлегенә оештырылган бу чараны зур әзерлек белән көтеп алганнар.
Инде сүз хөрмәтле кунакларга бирелде. Шагыйрь Рәмис Аймәт балаларга мөрәҗәгать итеп:
-Мәктәп укучылары арасыннан каләм тибрәтүче егет һәм кызларны барлау, аларның сәләтләрен үстерү - Татарстан язучылар берлегенең бер бурычы. Сезнең арада да матур итеп шигырьләр, чәчмә әсәрләр язучылар бардыр. Сез язган әйберләрегезне балалар газеталарына һәм журналларына юллагыз, төрле бәйгеләрдә катнашырга тырышыгыз. Менә тиздән шундый бер конкурска старт биреләчәк. Без аның шартларын мәктәпләргә юлларбыз,-диде.
Рәмис Аймәт мәктәпкә үзе алып килгән китапларны да бүләк итте.
Шагыйрь Гәрәй Рәхим Әсрар Галинең бик сәләтле, аралашучан, кызыклы шәхес булуын искә алды:
-Әсрар бик оста сөйли иде. Ул төрле булган хәлләрне бизәкләп-чуклап, гаҗәеп кызык итеп сөйли белә иде. Без аңа: "Нигә болар хакында язмыйсың?"-дип әйтә идек. Ә ул" "Кызык итеп язар өчен гаять дәрәҗәдә осталык, тырышлык кирәк",-дия иде. Бу инде аның язу эшенә никадәр җитди каравы турында сөйли.
Сүз мөхтәрәм галимебез, филология фәннәре докторы, укытучылар укытучысы Фоат Галимуллинга бирелде.
-Мин бирегә килгәч бик сөенеп куйдым - Түбән Әлки мәктәбендә дүрт укучым балаларга белем бирә икән. Укучыларымның берсе Фәнис Мисалов шушы зур мәктәпнең директоры да икән әле. Әлки җиренә килгәч тагын шуңа бик канәгать калдым - биредә үз якларыннын чыккан язучыларга, шагыйрьләргә, артистларга зур хөрмәт күрсәтәләр, алар белән ихластан горурланалар, һәркайсын кадерли, зурлый беләләр. Менә шундый халык кына үзе дә зур була шул,-ди Фоат Галимуллович.
Иҗат әһелләре белән очрашуны якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Резидә Төхвәтуллина җырлары белән дәвам итте.
11 сыйныф укучысы Сиринә Сираҗевага һәм укытучы Айзирәк Мисаловага якташыбыз, шагыйрь һәм прозаик Мөдәррис Вәлиев кулыннан татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән чараларда актив катнашкан өчен район мәгариф идарәсе Мактау грамоталарын алу бик күңелле булгандыр.
Очрашуда катнашучы әдипләр балаларга үз шигырьләрен укыдылар, истәлекләрен уртаклаштылар, бу эчкерсез аралашудан бик канәгать калуларын әйттеләр.
Мәктәп директоры Фәнис Мисалов башкаладан районыбызга килеп шундый гамьле, мәгънәле әңгәмә-очрашу бүләк иткән өчен әдипләргә олы рәхмәт белдерде.
-Безнең мәктәп халкыбызга бик күп күренекле шәхесләр үстереп биргән. Артистларыбыз Галия Булатова, Исламия Мәхмүтова, Рузия Мотыйгуллина, Әсхәт Хисмәт - Әлки туфрагында туып-үскән, Түбән Әлки мәктәбендә белем алган талантлар. Аларга яшь артистларыбыз Гөлшат Шәрапова, Илшат Гобәйдуллин кушылды. Сез, мөхтәрәм иҗат әһелләре белән бүгенге очрашуны зур дулкынлану белән көтеп алдык. Без сезнең иҗатны киләчәктә тагын да зуррак игътибар белән күзәтеп, танышып, укып барырбыз дип ышандырам,-Фәнис Фаязович.
Түбән Әлкидән соң безне тагын бер татар мәктәбе - Иске Чаллы авылы укучылары көтә иде.

Язучыга килен төшергән авыл
Иске Чаллы халкы өчен Әсрар Гали аеруча якын кеше икән. Чөнки язучының хатыны Зөлфия апа шушы авылдан. Иске Чаллы авыл җирлеге башлыгы Флера Вафина шагыйрьләр-язучылар белән мәктәп бинасында узган очрашуны ачып җибәрүгә әнә шул турыда сөйләп алды.
-Без җиткән егет Әсрар абыйның Зөлфия апага гашыйк булып йөргәннәрен әле дә хәтерлибез. Зөлфия апа кара тутлы, түм-түгәрәк йөзле бик чибәр кыз иде. Ничек аңа гашыйк булмасын Сабантуйлар батыры. Зөлфия апа белән өйләнешкәч Әсрар абый безнең авылны да бик якын күрде, еш кайтып йөрде.-Шуңа да без Әсрар Галине үзебезнең авыл кешесе кебек якын күрәбез, хөрмәтлибез, горурланабыз.
Биредә дә Казан кунакларын бик дулкынланып, җитди әзерләнеп көткәннәр. Укучылар Әсрар Гали әсәрләреннән сәнгатьле итеп өзекләр сөйләделәр. Үзләре язган шигырьләрен укучылар да булды. Җырга, биюгә осталыкларын да күрсәттеләр.
Бу кичәдә беренче булып сүз якташыбыз Мөдәррис Вәлиевка бирелде.
-Сез бу очрашуга ничек шат булсагыз, безгә сезнең белән күрешү куанычы тагын да зуррак,-ди Мөдәррис Харисович. -Үзем Әлки җиреннән булгангадыр да, балаларның ялкынланып торган күзләрен күреп сөенеп туя алмыйм. Киләчәгебезгә нинди акыллы уллар-кызлар үсеп килә Әлки төбәгендә.
Флера Бариевна якташыбыз Мөдәррис Харисовичны быел билгеләп үтелгән 60 яшьлек юбилее белән кайнар тәбрикләде. Балалар аңа чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.
Фоат абый Галимуллин очрашуның шундый юнәлеш алуына кушылып:
-Якташыгыз Мөдәррис Харисович заманында шактый еллар "Мәгариф" милли нәшрияты директоры булып эшләде. Ул шул нәшриятны оештыручы да һәм бик оста итеп идарә итүче дә булды. Республика мәктәпләре алар чыгарган дәреслекләр белән бүген дә эшлиләр. Оешмаларны берләштерүләр сәбәпле ул нәшрият хәзер юк инде. Бүген Мөдәррис Харисович Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында бүлек мөдире, шәхси нәшриятын да ачып җибәрде. Оста, гаять тирән белемле, тәҗрибәле якташыгыз белән без дә горурланабыз. Мин аның иҗатын, фәнни эшләрен яхшы беләм. Юбилее уңаеннан газеталарда зур мәкаләм дә басылды. Сезнең талантлы якташыгыз белән горурлануыгызны очрашуларда күреп, сөенеп утырдым,-дип сөйләде, Мөдәррис Вәлиев турында мактау, зурлау сүзләре әйтте.
Язучы Марат Әмирханов чыгышын да балалар йотлыгып тыңлады.
-Бүгенге очрашу Әсрар Гали иҗатына багышланса да, аның максаты киңрәк. Бу очрашуларның асылында әдипләр белән балаларны очраштыру, аралаштыру ята. Мин үзем ерак Актаныш районыннан. Габдрахман Әпсәләмовның бер китабын укыгач, мин, мәктәп баласы, аңа хат юлладым. Габдрахман абый миңа җавап язып җибәрде. Шундый олы язучы бер сабыйга җавап язарга вакыт тапкан бит! Менә шул хат мине әдәбиятка җитди карарга, язучы булып китәргә этәргечләрнең берсе булгандыр да. Бүгенге очрашу да сезне талпындырсын, уй-фикерләрегезгә, киләчәккә планнарыгызга этәргеч бирсен иде. Сезнең кебек белемле яшь алмаш безгә бик кирәк,-диде Марат ага.
Әсрар Галинең туган авылы Түбән Биктимер клубында да әдипләр һәм язучының туганнары белән гаять җылы очрашу булды. Әсрар аганың җәмәгате Зөлфия апа, энесе Корбангали абыйның хатирәләрен, Фәнзаман Батталның истәлекләрен халык бик кызыксынып тыңлады, авылдашлары турында үз истәлекләрен дә сөйләделәр. Очрашу район мәдәният йорты үзешчәннәре чыгышлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев