Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үзешчәннәр, яшьләр һәм балалар киносының бишенче Халыкара фестивале кайтавазы Әлкигә дә килеп җитте (+ФОТО)

Базарлы Матакта фестиваль директоры Кузьма Морозов җитәкчелегендәге иҗат төркеме булып китте. "Колос" кинотеатрында булган очрашуның төп максаты - кинематографиягә кызыксыну уяту, кино төшерергә теләгән һәркемне фестивальдә катнашырга чакыру иде. Очрашуда район үзәге мәктәпләренең өлкән сыйныфлар укучылары, агрокөллият филиалы студентлары, кино сөючеләр катнашты. Башта алар игътибарына "Виртуаль мәхәббәт", "Түп", "Лифт", "Наркомания"...

Базарлы Матакта фестиваль директоры Кузьма Морозов җитәкчелегендәге иҗат төркеме булып китте. "Колос" кинотеатрында булган очрашуның төп максаты - кинематографиягә кызыксыну уяту, кино төшерергә теләгән һәркемне фестивальдә катнашырга чакыру иде.

Очрашуда район үзәге мәктәпләренең өлкән сыйныфлар укучылары, агрокөллият филиалы студентлары, кино сөючеләр катнашты. Башта алар игътибарына "Виртуаль мәхәббәт", "Түп", "Лифт", "Наркомания" , "Бислан" кыска метражлы фильмнары тәкъдим ителде. Фильмнар бүгенге көннең төп проблемаларына - туганлык, дуслык мөнәсәбәтләренә, мәхәббәткә, яшьләрнең наркомания тозагына эләгү, бөтендөнья челтәренә кереп үз-үзенә йомылуы хәвефләренә -багышлана.

-Телисез, кызыксынасыз икән, сез дә күңелегез яткан теләсә кайсы темага фильм төшереп, сентябрьдә Казанда узачак унынчы Халыкара мөселман киносы фестивалендә катнаша аласыз,-дип мөрәҗәгать иттеләр яшьләргә фестивальнең жюри әгъзасы Николай Морозов һәм фестиваль кураторы Анастасия Крюкова. -Иң мөһиме, фильмны профессиональ камерага төшерү мәҗбүр түгел. Кесә телефонына төшерелгән эшләр дә кабул ителә.

Кунаклар тамашачыларга кино, фотога төшерү серләрен җентекләп аңлаттылар, мастер-класс үткәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев