Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зирәк Елан уңыш китерсен!

Якынлашып килүче 2013 ел - Елан елы. Белгечләр әйтүенчә, бу ел беренче чиратта акыл белән һәм нык уйлап кабул ителгән карарлар таләп итәчәк. Ә менә агрессияне Елан бер дә яратмый. Елан елында нәрсә дә булса эшләр алдыннан барын да җентекләп планлаштыру һәм дөрес бәяләү зарур. Шулай ук бик сак булырга,...

Өйне ничек бизәргә, ничек киенергә?
Бәйрәм кәефе булдыру өчен өйне, фатирны әйбәтләп бизәү дә җитә. Хәер, күпләр инде өйләрен күптән матурлап бизәп куйганнардыр. 2013 ел стихиясе - су. Шуңа фатирны диңгез кабырчыклары һәм йолдызлары, балык сыннары белән бизәсәң яхшы. Елан фигуралары сатып алырга һәм якыннарыгызга бүләк итәргә онытмагыз. Сувенирларны кәгазьдән, пластиктан, тукымадан, балчыктан һәм кул астындагы бүтән материаллардан да ясарга була.
Яңа елны каршылаганда ничек киенергә димәктән, күпләр киләсе елның хуҗабикәсе -"кара су еланы" төсләренә өстенлек бирү кирәк, дигән фикердә тора. Киемдә кара һәм караңгы зәңгәр төсләр өстенлек итәргә тиеш. Яшел төс тә актуаль. Хатын-кызлар тәнгә сыланып торучы, елан тиресен хәтерләтүче бизәкле күлмәкләрдә соклангыч булачак. Ир-атлар шундый ук фактуралы һәм рәсемле галстуклар белән костюмнарын төрләндерә алалар. Бизәнү әйберләрендә кыйммәтле һәм ярымкыйммәтле ташлар булса яхшы.
Яңа ел табынына ниләр әзерләргә?
Яңа ел өстәлен дә ел символы Еланның ниләр яратканын исәпкә алып әзерләсәң яхшы. Елан зиннәтлелек һәм деликатеслар ярата, дип исәпләнә. Шуңа Яңа ел табынына үзенчәлекле, бик тәмле ризыклар куярга тырышыгыз. Табында һичшиксез балык, диңгез продуктлары, иттән әзерләнгән аш-су булырга тиеш. Уылдык та, җитешлек символы буларак, өстәлне бизәп торыр. Салатларны елан формасында урнаштырырга яисә кишердән, кыярдан ясалган елан сыннары белән бизәргә була.
Елан, билгеле булганча, куяннар белән сыйланырга ярата. Шуңа Яңа ел табынына куян итеннән кайнар ризыклар әзерләргә киңәш ителә. Йомыркадан әзерләнгән кабымлыклар да 2013 ел өчен бик кулай булачак. Елан бит йомырканы бик ярата.
Десертларны һәм тортларны елан формасындагы крем белән бизәргә, туңдырманы тәләнкәгә елансыман сызыклар итеп салырга һәм өстенә шоколод коярга мөмкин.
Яңа ел өстәлен матур шәмдәлләр, хуш исле шәмнәр, Яңа ел символлары төшкән тастымаллар, чыршы ботаклары куелган вазалары белән бизәү дә кабатланмас дустанә һәм җылы гаилә атмосферасы булдырыр. Шулай да Яңа ел каршылау өчен иң мөһиме - күтәренке кәеф, сәламәтлек!
Яңа ел котлы булсын, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Новый год