Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Дәһшәтле вакыйгалар хәтердә яңарды

22 июнь иртәсендә район үзегендәге Азат итүче сугышчыга һәйкәле янында сугыш һәм хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре катнашында Бөек ватан сугышының башлануына 71 ел тулу уңаеннан тантаналы митинг булды. Ул халыкка социаль хезмәте күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, ветераннар оешмаларының район советы инициативасы белән үткәрелде.

Митингны кереш сүз белән "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Людмила Никошина ачып җибәрде. "Дәһшәтле сугыш еллар үткән саен бездән ерагая, тарихның бер куркыныч бите буларак артта кала. Әмма бабаларыбыз, әбиләребез истәлекләре, өлкән буыен әтиләребез һәм әниләребез сөйләгәнәр хәтеребезне яңартып тора. Бүген иксез-чиксез илебезнең торак пунктларында, шәһәрләрендә, Бөек Ватан сугышы каһарманнары һәйкәлләре янына кешеләр җыела, алар 1941 елның 22 июнь таңында бәреп кергән фашистларны беренче булып каршы алган, ил чигендә, Брест крепосте диварлары буенда беренче бәрелешләрдә илебезне саклап сугышкан, һәлак булган, шулай ук авыр сынаулар, каты бәрелешләр нәтиҗәсендә җиңүгә ирешкән ватандашларыбызны искә алалар".
Митингта шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова, ветераннар оешмалары район советы рәисе Фаиз Шакиров, сугыш һәм хезмәт ветераннары Бари Гыйльмиев, Лев Миндрюков, Вәгыйз Сафин, Ислам хәзрәт Шәйхетдин, рухани Анедрей Зиньков чыгыш ясадылар. Алар халкыбызның фронтта һәм тылда күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы, фидакарь хезмәте турында дулкынланып сөйләделәр. Сугыш чорында авыл тормышының нинди авыр булуын, ирсез калган хатыннарның, атасыз балаларның ач һәм ялангач килеш таңнан төнгә кадәр басуларда хезмәт куюларын искә төшерделәр алар. Мөгаен, сугыш җиле кагылмаган бер генә гаилә дә булмагандыр ул чорда. Бүгенге митингта катнашучылар арасында яу кырында сугышкан ветераннарыбыз да, хезмәт биографиясен шушы авыр елларда башлап җибәрүчеләр дә бар иде. Алар илебез азатлыгы өчен һәлак булганнарны искә төшереп бер минут тын тордылар.
Шуннан соң актив волонтерлар - Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары Олег Никошин белән Алсу Гайфуллина һәйкәл итәгенә венок салдылар.
Ә митингтан соң ветераннарны тәмле чәй белән сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Война