Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Сезгә безнең эшләрне дәвам иттерәсе!”

18 февральдә Базарлы Матакта "Алинә" универсаль спорт залында районыбыз авыл яшьләренең беренче слеты булып узды. Слетта 21 авыл җирлегеннән иң актив һәм булдыклы 300 дән артык яшь әлкиле катнашты. Районыбыз җитәкчеләре белән яшьләрнең эчкерсез аралашуы, җәмәгать, спорт һәм мәдәният тормышында иң актив егет-кызларны бүләкләү дәртле җыр-музыка, төрле спорт секцияләренә йөрүчеләрнең...

Җәмгыятьтә яшьләр гомер-гомергә игътибар үзәгендә булган. Аларга карап яшәешнең асылын, җәмгыятьтә әхлаклылык дәрәҗәсен билгеләгәннәр, аларның алдынгы карашына, яңалыкка, алгарышка омтылышына иярергә тырышканнар. Бу бүген дә шулай, яшьләр - җәмгыятебездә зур көч, алардан бик күп нәрсә тора.
Яшьләренең бу зур җыенында районыбыз башлыгы Фердинат Дәүләтшинның да егетләргә-кызларга әйтер сүзе, уртаклашыр фикерләре шактый иде.
-Табигатьтә яз сулышы сизелә башлады. Ә яз ул бар тереклекнең уянган чагы. Көне дә бүген сезнең белән ихлас очрашу-сөйләшү өчен махсус сайлап алынган кебек кояшлы, аяз. Сез - яшьләр, безгә алмашка килүче, безнең эшләребезне дәвам иттерүче буын. Без бүген районда 6 меңнән артык кешене яшьләр исемлегенә кертәбез,-диде Фердинат Мидхәтович һәм яшьләрнең игътибарын районда соңгы 10-12 ел эчендә булган үзгәрешләргә юнәлтте.
-Сез үзегез дә күреп торасыз - район авылларына елдан-ел күбрәк асфальт юллар сузыла, иң алдынгы технологияләр нигезендә зур-зур сөтчелек комплекслары эшли, басуларны чит илләрдә һәм Россиядә җитештерелгән иң заманча техника эшкәртә. Районыбыз сөт җитештерүдә генә түгел, гомумән, авыл хуҗалыгы продукциясе алу буенча республикада беренче. Бу сезнең әти-әниләрегезнең , бәлки әле биредә утыручы кайбер яшьләребезнең дә фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Киләчәктә дә Әлки бүген яулаган позицияләрен бирмәсен, алай гына да түгел, тагын да зуррак эш-казанышлары белән танылсын иде. Балалар күп тусын, авыллар гөрләп торсын, гомумән, районда тормыш кайнасын - һәм монда өметләребезне без сезгә баглыйбыз, сезнең туган җиребезнең чын патриотлары булуыгызга ышанабыз,-дип мөрәҗәгать итте Фердинат Мидхәтович яшьләргә.
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Раил Гатауллин узган елда район тормышында, бигрәк тә спорт дөньясында яшьләребезнең ирешкәннәре турында сөйләде:
-Бер ел элек ачылган бу күркәм спорт залы бер генә көн дә буш тормый - биредә төрле түгәрәк һәм секцияләрдә 300 дән артык яшүсмер, авыл яшьләре спорт белән шөгыльләнә, бер-бер артлы ярыш-бәйгеләр үтә. Шуның нәтиҗәсендә районыбыз спортчылары республика күләмендә үткәрелүче ярышларда елдан-ел югарырак үрләр яулый,-диде Раил Мөдәррисович. -Соңгы елларда дәүләтебездә яшьләр өчен бик күп эшләнә. Карагыз, махсус программалар нигезендә күпме яшь белгечләребез һәм яшь гаиләләр тораклы булды, заманча спорт корылмалары сафка басты. Алга таба да яшьләр турында кайгыртуга корылган сәясәт дәвам итсен иде. Ә моның өчен, хөрмәтле яшьләребез, алда торган РФ Президентын сайлауда Владимир Путин кандидатурасын яклап тавыш бирергә кирәк дип саныйм һәм сезне дә шуңа чакырам.
Аграр яшьләр берләшмәсенең район бүлеге җитәкчесе Эльвира Илалова яшьтәшләренә мөрәҗәгать итеп:
-Безгә бүген яшьләрнең район һәм республика тормышында актив, тулыкыйммәтле катнашуна ирешергә кирәк,-диде.
Секцияләр, түгәрәкләрдә шөгыльләнүче яшь спортчыларыбызның күрсәтмә чыгышларын караганда аларның осталыкларына сокланып, менә нинди яшь алмаш үсә, дип горурланып тордык. Спортта гына түгел, сәнгатьтә дә горурланырлык яшь талантларыбыз шактый. Слетта аларның кайберләренә чыгыш ясау мөмкинлеге дә бирелде. Рузинә Гыйльметдинова, Илшат Гобәйдуллин әле кайчан гына "Йолдызлык" республика бәйгеләрендә уңышлы чыгыш ясап сөендерәләр иде. Бүген инде алар студентлар, слетта катнашучыларга матур җырларын бүләк иттеләр. Ландыш Яруллинаның инглиз телендә җырлавы да көчле алкышларга күмелде.
Узган елда район, республика бәйгеләрендә уңышлы чыгыш ясаган аерым спортчыларны, авыл җирлекләрен, мәктәпләр һәм предприятиеләрне бүләкләү дә булды слетта. Без монда таныш исемнәрне күп ишеттек. Әйтик, яшь көрәшчеләребез - Түбән Әлкидән Салават Шәрипов һәм Фердинанд Багауов, Базарлы Матактан Алмаз Хафизов, кекусенкай-каратэ буенча республика күләмендә зур җиңүгә ирешкән Яна Филиппова (Югары Колчурино), Базарлы Матактан Адель Җәләлов, пляж волейболы остасы Виталий Казаков һәм Виктор Солодухин (Борискино), волейбол буенча район җыелма командасы (җитәкчесе Әнәс Вәлиев) һәм тагын бик күпләр көчле алкышлар астында бүләкләнделәр.
Гомумән, авыл яшьләре слеты шактый югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Биредә катнашучылар күңелендә үзара бердәмлек тойгысы, районыбыз белән горурлану, туган төбәгебез һәм илебезнең киләчәге өчен җаваплылык хисләре уянмый калмагандыр. Ә болар бу беренче слетның төп максаты да иде бит.
Яшьләрнең очрашу-аралашуы Базарлы Матак урта мәктәбендә чәй табыннары артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спортзал "Алина"