Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

АЛЬБЕРТ СПОРТЧЫ, БИЮЧЕ, РӘССАМ… ИДЕ

15 октябрьдә "Алинә" универсаль спорт залында 1999 елда туган һәм яшьрәк малайлар арасында мини-футбол турниры булды. Ул арабыздан бик иртә китеп барган райондашыбыз, балалар һәм яшьләр спорт мәктәбе укучысы Альберт Шаһиев истәлегенә багышланды. Әлеге чараны Альбертның беренче тренеры Рифкать Сәгъдиев оештырды.

Базарлы Матак егете, Казан авиация техникумының икенче курс студенты Альберт Шаһиевның фаҗигале үлеме аның бик күп дусларын һәм танышларын гына түгел, бөтен районны тетрәндерде. Ул әле яши генә башлаган иде…Исән булса, 14 октябрьдә аңа 18 яшь тулган булыр иде.

- Альберт искиткеч егет иде, - дип сөйли аның беренче тренеры булган Рифкать Сәгъдиев. - Ул 10 яшеннән футбол уйный башлады. Берничә тапкыр район чемпионы, республика беренчелекләре һәм чемпионатлары призеры булды. Район балалар һәм яшьләр спорт мәктәбенең бөтен тарихында иң яхшы яшь футболчыларның берсе иде. Бик кызыксынучан, сәләтле, талантлы малай иде. Спорт белән даими шөгыльләнүе өстенә, бик матур рәсем ясый, гаҗәеп оста бии иде. Район сәхнәсендә аның башкаруында брейк-данс биюләрен күпләр хәтерлидер әле. Аралашучан, дуслары бик күп иде.

Альбертны спорт дөньясына җитәкләп алып кергән, күп нәрсәгә өйрәткән, иң сәләтле шәкертләреннән санаган Рифкать Габбасович егеткә 18 яшь тулырга тиешле көннәрдә аның истәлегенә спорт ярышлары үткәрү инициативасы белән чыга. Бу идеяны Альбертның укытучысы Ильмира Монадыева да, классташлары да күтәреп ала. Алар чараны әзерләүдә катнашалар, бергәләп Альбертның иртә өзелгән тормышының төрле мизгелләрен чагылдырган стендлар, видеороликлар әзерлиләр.

"Альтат" командасы уенчысы, район чемпионы Илфат Кыямовның турнир ачылу тантанасындагы чыгышы да әлеге чараны бизәп җибәрде. Илфат Альберт истәлегенә багышлап җыр һәм бию башкарды, Альбертның әнисе Рәзинә Әсхәтовнага шундый ул үстергәне өчен рәхмәт йөзеннән чемпионнар кубогы һәм медаль тапшырды.

Турнирда катнашучы командалар капитаннарының "17" саны язылган футболканы (Альберт арабыздан 17 яшендә китеп барды) югары күтәрүләре, көчле алкышлар белән барлык тамашачыларның һәм уенчыларның урыннарыннан торып басулары да бик дулкынландыргыч күренеш булды.

Рифкать Сәгъдиев менә дигән оештыручы гына түгел, үзендә тәрбияләнүче балаларны чын ихластан яратучы тренер да шул. Менә бу турнирда да район данын ике команда - "Актай" (1999 елгылар) һәм "Лачын" (2001 елгылар) - яклады. Яшь футболчылар мәйданда туп белән оста эш итә белүләрен бик әйбәт күрсәттеләр. Моның нәтиҗәсе дә күз алдында. "Актай" 5:0 исәбе белән "Лаеш" командасын, 2:0 исәбе белән "Болгар" командасын һәм 6:1 исәбе белән "Лачын" командасын җиңеп, төп призга ия булды. Иң оста уенчы булып "Актай"дан Никита Софронов танылды. Билгеле, Никитаның дуслары Камил Мәрдегалләмов, Рамис Минһаҗетдинов, Николай Балакирев, Максим Осипов, Кирилл Леонтьев, Ариф Сабиров, Тимур Сафин, Марат Гайфуллинның да җиңүдә өлешләре зур булды.

Икенче-өченче урыннарны Болгардан һәм Лаештан килгән футболчылар яулады. Ә кечкенә "Лачын"нар шундый дәрт һәм теләк белән уйнадылар ки, тамашачыларны гына түгел, өлкәнрәк уенчыларны да үзләренә гашыйк иттеләр. Айдар Вәлиев, Нияз Фәттахов, Булат Гыйниятуллин, Руслан Галиев, Марат Гатауллин, Андрей Советников, Фаил Габдрахманов, Тимур Әхмәтшин һәм башка яшь футболчылар үз уеннары белән Әлки җиренең сәләтле яшьләргә бай икәнлеген тагын бер кат күрсәттеләр.

Футбол турнирын үткәрергә ярдәм күрсәткән эшмәкәрләр Р.Насыйбуллинны, В.Леонтьевны, Д.Әһлиуллинны, А.Гатауллинны, И.Нуртдиновны һәм ДЮСШ администрациясен дә билгеләп үтәсе килә.

Ә инде Әлки җиренең өметле, талантлы егете булган Альберт Шаһиевны искә алуны шундый дулкынландыргыч, эчтәлекле һәм яшьләр, балалар өчен файдалы итеп оештыра алган Рифкать Сәгъдиевка һәркем рәхмәтле булды һәм алга таба да хезмәтендә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев