Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

БЕРДӘМЛЕК ҺӘМ АКТИВЛЫК БЕЛӘН

4 декабрьдә РФ Федераль Җыенының алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулары булып үтте. Территориаль сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, сайлауларда 15517 сайлаучының 15402 се, ягъни 99,26 проценты катнашкан. Барлык 49 сайлау участогында да әлеге мөһим сәяси чара зур оешканлык белән узган.

Сайлау нәтиҗәләре түбәндәгечә:

"Бердәм Россия" партиясен яклап, сайлаучыларның 98,56 проценты тавыш биргән. РФ коммунистлар партиясе тарафдарлары барлык сайлаучыларның 0,7 процентын тәшкил иткән. "Справедливая Россия" сәяси партиясе сайлаучылар тавышларының 0,33 процентын, ЛДПР - 0,31 процентын, "Правое дело" - 0,03 процентын, "Патриоты России" - 0,01 процентын, "Яблоко" - 0,01 процентын җыйган.

Шунысы кызык, 2007 елның 2 декабрендә булып үткән сайлауларда да әлкилеләрнең 98,59 проценты "Бердәм Россия" сәяси партиясен яклап тавыш биргән булган.

4 декабрьдә ике авыл җирлеге советына депутатларны өстәмә сайлаулар да булды. 1 нче сайлау округы буенча Югары Колчурино авыл җирлеге советына депутат итеп сайлаучыларның 87,93 процентының тавышларын җыйган Татьяна Зинкина сайланды. 5 нче сайлау округы буенча сайлаучылар бертавыштан (100%) Равил Нуруллинны Иске Алпар авыл җирлеге советына депутат итеп сайладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев