Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы кырларында уңыш өчен киеренке көрәш бара

фото vlanto.com.ua сайтыннан Бүген районыбыз кырларында уңыш өчен киеренке көрәш бара. Май ае буена бер тамчы явым-төшем күрмәгән басуларда туфракта булган дымны саклау, үсемлекләрне корткычлардан, төрле авырулардан аралау һәм аларның үсешен туктатмау өчен тукландыру эшләре бара. Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та бүген уңышны саклап калыйм дисәң...

фото vlanto.com.ua сайтыннан
Бүген районыбыз кырларында уңыш өчен киеренке көрәш бара. Май ае буена бер тамчы явым-төшем күрмәгән басуларда туфракта булган дымны саклау, үсемлекләрне корткычлардан, төрле авырулардан аралау һәм аларның үсешен туктатмау өчен тукландыру эшләре бара.
Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та бүген уңышны саклап калыйм дисәң үсемлекләрне бары тик яфраклары аша тукландыруның отышлы булуын ассызыклый.
Районда бу алым соңгы 2-3 елда кулланыла башлады. Коры елларда яфрак аша тукландыруның әһәмиятенә игенчеләр, агрономнар узган елгы тәҗрибә буенча да инана алалар.
Үсемлекләргә сиптерелә торган сыекчага үстерү стимуляторы, микроэлементлар белән баетылган катнашма һәм корткычларга каршы матдәләр кушыла. Бер эшкәртү аша үсемлекләргә әнә күпме туклану һәм саклану чарасы күрелә. Коры елларда бу алым гаять нәтиҗәле.
Районда көнбагыш һәм кукуруз кырларының 12 мең 600 гектары чүп үләннәргә каршы гербицидлар белән эшкәртелде инде. Бу ысул да гаять отышлы - җирдә чүп үләннәр тишелеп чыкмасын өчен тышча хасил була, ә кукуруз һәм көнбагыш рәхәтләнеп үсеш ала.
Шулай ук 17 мең 600 гектарда уҗым культураларын чүп үләннәрдән, корткычлардан саклау буенча химик эшкәртү үткәрелде.
Бүген пар җирләренә дә игътибарны киметмисе иде. Хәзер ул басуларда чүп үләннәр күтәрелеп килә. Августта керешәсе көзге чәчү бик тиз килеп җитә. Әнә "Хузангай" хуҗалыгы үзенең 2880 гектар пар җирен беренче кат тулысы белән эшкәртергә өлгергән инде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек буенча баш консультанты Фәргать Зәкиев әйтүенчә, барлык агротехнологияләрне төгәл үтәгәндә генә быелгы коры һава шартларында уҗым культураларыннан 20-25 центнер уңышка өмет итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев