Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сабан туена ныклы әзерлек бара

7 июньдә үтәсе район Сабан туена әзерлек эшләре тулы куәткә бара. "Яшь имәннәр" балалар савыктыру лагере янындагы бәйрәм үтәсе үзәнлектә күп кенә корылмалар алдагы еллардан сакланып калган иде. Бүген анда чистарту, буяу, төзекләндерү, өстәмә корылмалар булдыру эшләре бара. Соңгы берничә елда Сабантуйның ат чабышлары яңа төзелгән ипподромда уза. Анда да...

7 июньдә үтәсе район Сабан туена әзерлек эшләре тулы куәткә бара.

"Яшь имәннәр" балалар савыктыру лагере янындагы бәйрәм үтәсе үзәнлектә күп кенә корылмалар алдагы еллардан сакланып калган иде. Бүген анда чистарту, буяу, төзекләндерү, өстәмә корылмалар булдыру эшләре бара.

Соңгы берничә елда Сабантуйның ат чабышлары яңа төзелгән ипподромда уза. Анда да зур әзерлек эшләре бара. Ә мәдәният хезмәткәрләре, спорт ярышларын оештыручылар бәйрәмне күңелле ял, кызыклы, мавыктыргыч уен һәм бәйгеләр белән баету өстендә эшлиләр. Быел, һәр елдагыча, кичке Сабантуйда балалар, үсмерләр бил алышачак. Төп Сабантуйда исә райондашлар белән бергә кайткан кунаклар да көч сынашыр. Җиңүчеләрне саллы бүләкләр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев