Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Дуңгыз чумасы кабат яный

Шушы арада гына Оренбург өлкәсе территориясендә дуңгызларда африка чумасы чире табылды. Әлеге хәлнең Татарстан чигеннән 160 чакрым чамасы гына ераклыкта булуын исәпкә алып, Россельхознадзорның республика Идарәсе бу куркыныч авыру вирусының җөмһүриятебезгә үтеп керүенә юл куймау өчен ашыгыч чаралар күрә. Оренбург өлкәсендә африка чумасының беренче очрагы 2008 елның җәендә теркәлгән иде....

Дуңгызларда африка чумасы - вируслы йогышлы чир. Бүген ул дөньяның бик күп илләрендә, шулай ук Россия Федерациясенең берничә төбәгендә котыруын дәвам итә. Бу авыруның мәкерлелеге шунда, ул бернинди дәвага да бирешми. Чума йоктырган дуңгызлар кан чыгармау юлы белән, ягъни яндырып юк ителә. Россельхознадзор мәгълүматлары буенча, соңгы 5 елда Россиядә африка чумасы теркәлгән төбәкләрдә 246 мең баш йорт дуңгызлары юк ителгән һәм 249 мең баш дуңгыз хуҗаларыннан алынган. Шул сәбәпле дуңгызчылык хуҗалыклары һәм шәхси сектор йөз миллионнарча сум зыян күргән.

Дуңгыз чумасыннан саклану өчен аның вирусын республиканың теләсә кайсы хуҗалыгы территориясенә кертмәүгә юнәлдерелгән профилактика чараларын төгәл үтәү зарур. Моның белән бәйле рәвештә Россельхознадзорның ТР Идарәсе шәхси хуҗалыкларында дуңгыз асраучы кешеләр һәм дуңгызчылык хуҗалыклары җитәкчеләре, белгечләре игътибарына һичшиксез үтәлергә тиеш булган чаралар хакында җиткерә.

Дуңгызлар асрауның зоогигиена нормаларын һәм кагыйдәләрен төгәл үтәргә, азыкны бары тик дуңгыз чирләре булмаган территорияләрдән генә алырга һәм ашатыр алдыннан термик юл белән эшкәртергә кирәк. Ашамлык калдыкларын азыкка өстәгәндә аларны ким дигәндә 70 градус җылылыкта эшкәртү зарур. Дуңгызларны чыгарып йөртмәскә, аларның бүтән терлекләр белән контактта булуына юл куймаска кирәк. Чөнки чит дуңгызлар һәм хайваннар, ерткыч кошлар, җәнлекләр, этләр һәм мәчеләр чума вирусы йөртергә мөмкиннәр. Дуңгызлар торган урыннарда даими рәвештә дезинфекция һәм дезинсекция (тышкы паразитларга каршы эшкәртү) уздыру мәслихәт, чөнки бетләрнең дә вирус йөртүе ихтимал.

Дуңгызларны санкцияләнмәгән сәүдә урыннарыннан, ветеринария документларыннан башка сатып алмагыз. Яңа алган хайваннарны ветеринария службасы органнарында һәм авыл җирлекләре хакимиятләрендә теркәү зарур. Дуңгызларны ветеринария белгечләре карап торсын, авыруларга каршы вакцинация үткәрелсен.

Чучкаларның африка чумасы белән чирләп китүенә шик туса, хуҗа кеше кичекмәстән бу хакта дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә хәбәр итәргә, алар килеп җиткәнче чирле хайваннарны алар асралган бинада ук изоляцияләргә тиешләр. Бу вакытта теләсә нинди терлекләрне (шул исәптән кош-кортны да) суярга, алардан алынган продукцияне (ит, сало, тире, каурый, йон һ.б.) реализацияләргә ярамый.

Хөрмәтле әлкилеләр! Сезнең уяулыгыгыз, профилактик чараларны үтәүдә аңлылык һәм җитдилек күрсәтүегез дә республикага бу аеруча куркыныч чирнең үтеп кермәвенә нигез булып тора. Дуңгызларда африка чумасын профилактикалау белән бәйле сораулар белән Россельхознадзорның ТР Идарәсе дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлегенә (843) 277-69-57 телефоны буенча мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев