Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хатын-кызлар волейбол командалары арасында район чемпионаты җиңүчеләре ачыкланды

Ярты ел буе дәвам иткән ярышларда авыл җирлекләре һәм район оешмаларының 20 командасы 800 ләп уен уйнады. Чемпионат дәвамында уеннан-уенга үзләрен иң осталар буларак күрсәткән "Альянс" (гимназия), "Гранит" (район башкарма комитеты), "Түбән Әлки" (Түбән Әлки авыл җирлеге), "Авыл яшьләре" (Базарлы Матак авыл җирлеге) командалары 28 март көнне Балалар иҗат йорты...

Ярты ел буе дәвам иткән ярышларда авыл җирлекләре һәм район оешмаларының 20 командасы 800 ләп уен уйнады.

Чемпионат дәвамында уеннан-уенга үзләрен иң осталар буларак күрсәткән "Альянс" (гимназия), "Гранит" (район башкарма комитеты), "Түбән Әлки" (Түбән Әлки авыл җирлеге), "Авыл яшьләре" (Базарлы Матак авыл җирлеге) командалары 28 март көнне Балалар иҗат йорты спорт залында ярымфинал һәм финал уеннарына җыелдылар.

Өченче урын өчен "Гранит" һәм "Альянс" көрәште. Уен 2:0 исәбе белән район башкарма комитеты командасы файдасына төгәлләнде.

"Түбән Әлки" һәм "Авыл яшәләре" командалары арасында беренче урын өчен көрәшне күзәткәндә җанатарлар тулы спортзал гөрләп торды. "Авыл яшьләре" 2:0 исәбе белән җиңде һәм дүртенче ел рәттән янә күчмә кубок белән бүләкләнде. Мария Яровлавева ("Авыл яшьләре"), Гөлгенә Мисалова (Түбән Әлки), Гөлүсә Хәйруллина ("Гранит"), Елена Вәлиева (гимназия) чемпионатның иң оста уенчылары дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев