Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Хузангай”лылар тагын беренче!

"Хузангай" кооперативы игенчеләре районда, алай гына да түгел, сөрү мәйданнары буенча аларга тиң булган республика хуҗалыклары арасында да беренчеләрдән булып язгы чәчү эшләрен төгәлләделәр. Сабан культураларын чәчүгә биредә чынлап торып 1 май көнне керешкән булсалар, 17 майга бу эшләрне төгәлләргә дә өлгерделәр.

Ата-бабалардан килгән сынау инде ул - чәчү эшләрен күпме иртә төгәлләсәң, урагына да шулкадәр иртәрәк төшәсең. Димәк, күп көч куеп, чыгымнар тотып үстергән икмәгеңне көзге чыкларга, югалтуларга калдырмыйча вакытында җыеп аласың. Узган ел хузангайлылар шулай иттеләр дә - районда беренчеләрдән булып чәчүне төгәлләделәр, ә инде 16 августка бөртеклеләрне урып-җыю эшләренең тәмамлануы хакында рапорт бирделәр. Уңыш гектардан уртача 34,2 центнер тәшкил итте.
Бүген инде "Хузангай" кооперативы республикада зур хуҗалыклар исемлегендә йөри. Аның 18 мең 700 гектар сөрү җире бар. Узган ел шуның 6 меңгә якын гектарына уҗым культуралары - көзге бодай һәм тритикале чәчкәннәр иде. Дөрес, уҗымнар иртә яздан мактанырлык булмады. Шуңа да 2200 гектарына өстәп арпа чәчәргә туры килгән. Аннан барлык уҗым мәйданнарын ике тапкыр минераль ашламалар белән тукландырганнар. Инде без "Хузангай" кырларын аркылыга-буйга иңләп йөргәндә уҗым басуларының куе яшел төскә кереп, мул уңыш вәгъдә итеп үсеп утыруларын күрдек.
Дым каплатуны вакытында, кыска срокта башкаруга да турыдан-туры бәйле иген уңышы. Биредә моны аңлап эш иткәннәр. Тырмалауда берьюлы 18 агрегат көне-төне эшләгән. Һәм 4-5 тәүлек эчендә барлык мәйданнарда дым каплату төгәлләнгән дә. Уҗым культуралары мәйданнарында Сергей Шакин, Сергей Ермолаев, Александр Стратонов эшне бик сыйфатлы итеп башкарса, туңга сөрелгән җирләрне тырмалауда Ильмир Камалиев, Алексей Николаев, Анатолий Краснов зур тырышлык белән көн-төн хезмәт куйганнар.
Билгеле, сабан эшләрен иң беренче булып, җиңел кулдан уҗымнарны тукландыручылар башлап җибәрә. Минераль ашлама кертү эшен оста итеп Вадим Мирилов, Михаил Мукусев, Сергей Ермолаев башкарган.
Җир куенына орлыкны тизрәк кертү өчен туфракны сыйфатлы итеп эшкәртеп өлгереп барырга кирәк. Әлеге хезмәт культивация эшләрен башкаручы механизаторларга йөкләнгән иде. Дмитрий Борзов җитәкчелегендәге бу егетләр сынатмадылар - басуларны тигез, сыйфатлы итеп эшкәртеп, чәчүче агрегатларга тапшырып тордылар. Бигрәк тә Николай Льдинов, Фәннүр Закиров, Николай Морелевка тиңнәр булмады.
Язын хуҗалыкта, уҗым культураларын карау белән бергә, 1 мең гектарда борчак, 1300 гектарда көнбагыш, 500 гектарда солы, 4900 гектарда арпа, 1350 гектарда арпа белән борчак катнашмасы чәчелде. Биредә шулай ук үзләрендә үк эшкәртеп, капларга тутырып кибетләргә сатуга озату өчен ярма культуралары да игелә. Әйтик, 120 шәр гектарда тары, карабодай үстерелә. Хуҗалыкның 65 оя умартасы бар, аларга бал җыю өчен фацелин культурасы чәчелгән.
"Хузангай" кооперативы сабан культураларын чәчүне барлык мәйданнарда да диярлек аркылыга һәм буйга алып барды. Дөрес, болай эшләү уңыш алуны арттырырга гарантия бирсә дә, вакытны, хезмәтне икеләтә күбрәк таләп итә. Без хузангайлылар янында булганда Юксыл кырында 500 гектарлы арпа басуында соңгы гектарларда чәчү бара иде. Моннан чакрым ярым ераклыкта Спас районының Кузнечиха авылы күренеп тора. Бу басуда элегрәк кеше биеклек чүп үләне үскән. Ә бүген нинди тигез матур кырлар. Янәшәдә күзне иркәләп урман үсеп утыра. Димәк, кар запасы бу басуларда җитәрлек була.
Чәчүчеләр төшке әбәткә туктаган вакыт иде. Аш-су остасы Нина Сашина механизаторларны кайнар ашлары белән сыйлый. Без чәчүче егетләр белән сүз куертабыз.
-Элек кырда эшләүчеләр әбәтне сумкаларыннан чыгарып ашыйлар иде,-дим тәмләп әбәтләүче егетләргә.
-Монда сумка белән ашарга йөртүнең хаҗәте калмады - өч тапкыр туклану оештырылган. Иртәнге һәм кичке аш бөтенләй бушлай, ә төшкесе 25 сум гына. Бик сыйлыйлар, гәзиткә безнең аш пешерүчеләребезне мактап языгыз әле,-диешәләр.
Чыннан да, механизаторларны тәмле ашлары белән сыйлаучы Марина Яганева, Тамара Исаева, Вера Советникованың да өлеше зур бит чәчү эшләренең әйбәт башкарылуында!
Менә әбәт тәмамланды, К-701 тракторларына агрегатлар таккан Илгиз Гыйниятов, Александр Крылов, Владимир Краснов, Вячеслав Илюхин, Максим Соловьев, Валерий Сашин, Фәнис Кәбиров һәм Фәнил Кәшапов чәчү эшләрен дәвам иттеләр.Ә чәчкечләргә ашлама, орлык төяп торучы бертуган Юрий һәм Виталий Молодовлар, Дмитрий Соколов һәм тагын бертуганнар Валерий һәм Николай Стратоновлар агрегатларның яңадан әйләнеп килүенә әзерләнә башладылар.
Янәшә кырда трактор гөрелтесе аша тагын берничә агрегатның эшләгәне ишетелә. Механизаторларның бүген ниятләре нык - басудан чәчүне төгәлләп кайту шул.
Быел хуҗалыкта язгы кыр эшләрендә техника зур ватылуларсыз эшләгән. Димәк, тракторлар һәм тагылма агрегатлар кышыннан җентекләп ремонтлап куелган. Кыш көннәрендә машина-трактор паркында хуҗалыкның баш инженеры Николай Красильников белән еш очрашырга туры килде. Ул: "Быел бар техниканы үз кулыбыз белән ремонтлап чыгабыз, шулай ышанычлырак була",- дигән иде. Дөрестән дә, тракторларга җитди ремонт үткәрелгән - алар чыгымчыламый эшләде.
Ремонт турында сүз чыктымы, монда иң элек эретеп ябыштыручылары Михаил Медиковны мактап телгә алалар. Булган егет, тырыш, хәтта яшенә карата бераз җитдирәк тә бугай. Михаил кулы тигән тимергә җан керә, диюләренә дә ышанмый мөмкин түгел. Үзенең ГАЗ-53 автомобиле әрҗәсенә куйган эретеп ябыштыру агрегаты белән ул - механизаторларның "ашыгыч ярдәме".
"Хузангай" кооперативын әле берничә ел гына Евгений Чугунов җитәкли. Үзе дә агроном булган егет һәрчак яңалыкка омтыла. Аның һәр эшендә диярлек беренче киңәшчесе баш агроном Юрий Льдинов булса, хезмәт барышында туган сорауларга ачыклык кертүдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек буенча консультанты Фәргать Зәкиев ярдәм итә.
Евгений Михайлович быелгы сабан эшләренең барышыннан канәгать. Басулар бик зур мәйданда - бер җирдә ишеп яңгыр яуса, тизрәк агрегатларны тамчы да таммаган кырга күчерә. Алар шоферы Артем Зиньков белән "Нива"ларында кырлар буйлап көнгә 500-600 чакрым юл узган булалар. Хәер, басулар да бит үзәк усадьбадан 30 чакрымга кадәр ераклыкта.
Көнне төнгә ялгап эшләгән склад мөдире Людмила Яганевага да инде җиңел суларга була. Эш бер генә минутка да туктамасын, техника тик тормасын дип тырышты ул.
Җир куенына сыйфатлы, авыруларга бирешмәслек итеп эшкәртелгән орлык керде. Орлыкларга инкрустация үткәргән Николай Яганев, Виктор Скрипачев, Надежда Степанова, Надежда Калмыкова, Марина Чернова, Вера Рыжкова кулыннан 2600 тонна орлык эшкәртү узган.
Ашлама төяп торучыларның да эше җиңелдән түгел. Бу бик нык саклык сорый торган хезмәт, югыйсә үзеңнең, хезмәттәшләреңнең сәламәтлегенә куркыныч тудыруың бар. Аннан, кыйммәтле ашлама белән сакчыл эшләү дә сорала. Әлеге вазыйфаны Анна Кайтурова, Татьяна Максимова, Ирина Маркова, Людмила Романова, Наталья Кузьмина, Надежда Егорова, Дилә Кәримова зур тырышлык һәм осталык белән башкарды.
Орлыкны төяп, вакытында басуларга озатып торучы егетләр Валерий Чернов, Олег Иванов, Ислам Галиуллинның хезмәтләре дә үзенә күрә бик җаваплы иде.
Гараж мөдире, шул ук вакытта складлар хуҗасы да булган Михаил Варламов хезмәтеннән дә биредә бик канәгатьләр. Үз эшенең осталары һәр җирдә кирәк шул.
Орлык, ашлама ташучы КамАЗлар да кырмыскалар кебек бер тик тормый эшләделәр чәчү чорында. Николай Рябинин, Григорий Худяков, Николай Муллин, Николай Ермолаев, Ленар Кәримов, Сергей Юманов кебек шоферлар булганда һәр эш өлгер һәм сыйфатлы башкарыла.
"Хузангай"да эш сәгать механизмы кебек төгәл оештырылган. Автобус шоферлары Сергей Зинькин һәм Андрей Калеев механизаторларны вакытында кырга озата, Виталий Родионов, Рәис Минсәгыйров, Владислав Казанков иртәнге, төшке, кичке ашларны басуда эшләүчеләргә соңламый китереп җиткерәләр. Складларда чәчүлек орлыкны әтиле-уллы Виктор һәм Петр Фоминнар тоткарлыксыз төяп озатып торалар.
Гомумән, монда һәр төр агрочараның үз җаваплы белгече бар. Әйтик, көнбагыш чәчү - Иван Кудряшов, агу сиптерү Сергей Мукусев өстендә, культивация эшләре өчен Дмитрий Борзов, сабан культуралары чәчү өчен Владимир Юманов, Владимир Кашкарев җавап бирә.
Узган ел хуҗалык беренче тапкыр чит илдә җитештерелгән Лемкин сукалары белән эшләгән. Эшкәртелгән җир шулкадәр йомшак, җитештерү күләме дә гадәттәгедән шактый артык булганга, быел 6 өстенә тагын шундый 6 сука сатып алмакчы булалар.
Быелгы чәчү эшләрендә ягулык, орлык буенча да тоткарлык булмаган. Бу яктан Евгений Михайлович хуҗалыкның инвесторы Иван Иванович Казанковка бик рәхмәтле. Дәүләт ярдәме дә хуҗалыкка күп күрсәтелгән - язгы кыр эшләре өчен ташламалы бәядән - литрын 18 сумга гына солярка бирелгән. Ашлама белән дә Татарстан хөкүмәте булышкан. Республикадан шулай ук кузаклы культуралар игүче хуҗалыкларга гектарына меңәр сум исәбеннән акча бүлеп бирелгән. Ә борчак "Хузангай"да 1000 гектар били.
Хузангайлылар сабан эшләрен кабаланмый гына тиз һәм сыйфатлы башкарып чыктылар. Хәзер чәчелгән игеннәрне җәй әйләнәсе тәрбиялисе, ягъни һәр агрочараны вакытында төгәл итеп үткәрәсе бар. Ә калганы инде Ходай кулында - табигать анабыз иген үстерүчеләр хезмәтенә хәерхаклы була күрсен дип кенә теләргә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хузангаевский