Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иң күп тавыш – Владимир Путинга

РФ Президентын сайлаулар район территориясендә зур оешканлык белән үтте.

Иртәдән сайлау участокларына сайлаучылар агылды. Төш вакыты җиткәндә инде сайлаучыларның күпчелеге тавыш бирергә өлгергән иде. Сайлау участокларына гаиләләре, кечкенә балалары, хәтта оныклары белән килүчеләр күп булды. Мөгаен, март кояшының юмарт елмаюы, көннең гаҗәеп матур булуы да тәэсир иткәндер - сайлау участокларына килүчеләрнең кәефләре күтәренке икәнлеге авылдашларның бер-берсен сәламләүләрендә, "Бәйрәм белән!" дип котлауларында ук ачык чагылды.
Ә сайлау нәтиҗәләре мондый: Әлки районы территориясендәге 49 сайлау участогы буенча тавыш бирүдә 15065 кеше катнашты, бу барлык сайлаучыларның 99,16 проценты. Иң күп тавышны сайлаучылар Владимир Владимирович Путинны яклап бирделәр - 97,90 проценты. Геннадий Зюгановка сайлаучыларның 1,34 проценты, Владимир Жириновскийга 0,23 проценты, Сергей Мироновка 0,21 проценты, Михаил Прохоровка 0,17 проценты үз тавышларын бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент РФ