Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Йолдызыбыз кабат балкысын иде

Табигатьнең сокланып туймаслык почмагында урнашкан Йолдыз авылында бүгенге көндә 22 кеше яшәп ята. Аларның да ундүрте пенсионер инде. Биредә үткән халык җыенында Раиса Григорьевна Стюфеева да катнашты. Ул - утыз ел савымчы булып эшләгән, тырыш хезмәте белән Татарстанның атказанган савымчы исемен алган, Йолдызда яшәп өч бала үстергән, хәзер инде ялгызы...

-Бүгенге тормышыбыз турында уйланам да, торып-торып исем китә - үзгәрешләр шулкадәр күп. Карагыз инде, һәр өйдә телефон бар, ут кергән, утын ягып азапланмыйбыз, чөнки зәңгәр газ өйләребезне тәүлек әйләнәсе җылытып тора. Дөрес, авылыбызда халык бик аз калды инде. Заманында менә бу урамда гына да унсигез хуҗалык бар иде, ә балаларны күрше авылдагы мәктәпкә ике трактор белән илтә иделәр. Ләкин, Йолдыз кечкенә авыл дип, без үзебезне дөньядан аерылган, үз-үзебезгә тапшырылган итеп тоймыйбыз. Һәр көнне авылыбызга килә торган юлны чистартып торалар, хет җиңел машинада җилдерт. Авылда башлангыч мәктәп яшендәге балалар нибары икәү, әмма алар өчен укытучы тоталар, мәктәп бинасын җылытып торалар. Хәтта фельдшерлык пунктыбыз да бар бит, Толстова Вера, фельдшерыбыз, безнең кебек картларның сәламәтлеген кайгырта, даруларын алып кайтып, кирәкле дәвалау чараларын үткәреп тора. Боларның барысы өчен дә хөкүмәтебезгә, бигрәк тә район җитәкчелегенә, Фердинат Дәүләтшинга рәхмәт. Тормышыбыз шулкадәр рәхәт, вакытында пенсиясе дә килеп тора. Иң мөһиме - тәртип барлыкка килде. Шуны югалтмыйсы иде. Авылда яшәргә һәм эшләргә теләүчеләргә дә әнә әллә нинди ярдәмнәр күрсәтәләр. Әгәр алга таба да шулай булса, безнең Йолдызыбыз да сүнмәс, бирегә кешеләр күчеп килер һәм авылыбыз тормышына яңа сулыш өрелер иде дигән өметем бар минем. Шуңа күрә, исән-сау булсак, сайлауларда катнашып, эшләре белән үзен яхшы яктан гына таныткан Владимир Путинны Президент итеп сайларга җыенам. Өметләребезне аклар дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент РФ