Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Республикада урман бете котыра

фото nabat.org сайтыннан Республикада урман бете котыра. Кайбер районнарда бет тешләп кешеләрнең чир йоктыруы хакында да хәбәрләр булды. Әйтик, соңгы араларда Чаллыда берничә кешегә "боррелиоз" диагнозы куелган. Ә безнең районда урман бетенең авыру ияртү куркынычы бармы? Аннан ничек сакланырга? Бу хакта "ТР гигиена һәм эпидемиология үзәге" Әлки бүлегенең табиб-эпидемиолог ярдәмчесе...

фото nabat.org сайтыннан

Республикада урман бете котыра. Кайбер районнарда бет тешләп кешеләрнең чир йоктыруы хакында да хәбәрләр булды. Әйтик, соңгы араларда Чаллыда берничә кешегә "боррелиоз" диагнозы куелган. Ә безнең районда урман бетенең авыру ияртү куркынычы бармы? Аннан ничек сакланырга? Бу хакта "ТР гигиена һәм эпидемиология үзәге" Әлки бүлегенең табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Валентина Столярова менә ниләр сөйли.

Татарстандагы 45 административ территориянең 26 сында талпан энцефалиты һәм талпан боррелиозы куркынычы бар. Безнең район да шулар рәтендә. Май азагында һәм июнь аенда бетләр саны аеруча ишәя, бу чорда бетнең кеше тәненә утыру куркынычы да бермә-бер арта.

Былтыр тәненә урман бете кадалган 9 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән иде. Алар барысы да әлеге хәвефле бөҗәктән азат ителделәр һәм медицина күзәтүенә алындылар.

Урман бете тарата торган энцефалит чире бик куркыныч. Ул кешенең үзәк нерв системасын зарарлый, инвалидлыкка һәм хәтта үлемгә китерергә мөмкин. Авыру бик кискен башлана, бет тешләгәннән соң 7-12 көн узгач тән температурасы югары күтәрелә, баш авырта, бөтен тән сызлый, күңел болгана.

Боррелиоз исә тирене, терәк-хәрәкәт аппаратын, йөрәк-кан тамырлары һәм нерв системаларын зараралый.

Талпан үзенең корбанын үлән арасында, кайчагында куаклыкларда көтә. Әмма беркайчан да ул агачларга үрмәләми, кешегә югарыдан төшми. Киемгә ябышып, ул өскә таба үрмәли, кием астында җайлы урын табып кешенең тәненә ябышу ягын карый. Моңа уртача 30 минут китә. Бет һәрвакыт өскә үрмәли, шуңа аны култык астында, корсакта, аркада, муенда һәм башта табалар.

Табигатькә, урманга эшләргә яисә ял итәргә чыгасыз икән, талпаннан саклану чараларын күрергә кирәк. Бетне тиз күреп алу өчен ачык төстәге кием кияргә, чалбар балакларын итек эченә, өстәге киемне чалбар эченә кертергә кирәк. Җиң манжетлары кулны кысып торсын, башта яулык яисә башлык, капюшон булсын. Кыскасы, урман бете тәнгә үтеп керерлек булмасын. Киемне бетләрне куркытучы яисә үтерүче махсус аэрозольле сыеклыклар белән эшкәртсәң тагы да яхшы.

Табигатьтән кайткач, киемнәрегезне һәм тәнегезне җентекләп карагыз. Әгәр тәнгә бет кадалган икән, аны мөмкин кадәр тизрәк алып ташларга кирәк. Моны медицина учреждениесендә эшләсәң яхшы. Ниндидер сәбәпләр белән хастаханәгә мөрәҗәгать итү мөмкин булмаса, аны үзегез алып карагыз. Беткә нәрсә булса тамызып, аның тәннән үзе чыгуын көтү файдасыз. Шулай ук талпанны бармаклар белән сытарга да ярамый!

Тәнгә кадалган бетне пинцет белән эләктереп, аны 360 градуска борырга һәм өскә тартырга кирәк. Баш өлеше өзелеп кала күрмәсен. Бетне алганнан соң ярага йод яисә спирт тидерү зарур.

Бет кадалганнан соң бер ай дәвамында хәлегез начарланса, температурагыз күтәрелсә, бет тешләгән урын кызарып чыкса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев