Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Басуларда язгы кыр эшләре гөрләп бара

Басуларда язгы кыр эшләре гөрләп бара. "Кызыл Шәрык-Агро» җәмгыятенең «Үзәк Әлки» филиалында җанлылык аеруча сизелә. «Хлебодаровка» отряды җитәкчесе Илнур Сираевның без арпа басуында очраттык. -Туфракта дым җитәрлек, алдагы еллар белән чагыштырганда күпкә артык. Басулар да берьюлы өлгерде. Шуңа күрә чәчү эшләрен аеруча оешкан төстә алып барырга кирәк. Быел безнең өчен...

Басуларда язгы кыр эшләре гөрләп бара. "Кызыл Шәрык-Агро» җәмгыятенең «Үзәк Әлки» филиалында җанлылык аеруча сизелә.

«Хлебодаровка» отряды җитәкчесе Илнур Сираевның без арпа басуында очраттык.

-Туфракта дым җитәрлек, алдагы еллар белән чагыштырганда күпкә артык. Басулар да берьюлы өлгерде. Шуңа күрә чәчү эшләрен аеруча оешкан төстә алып барырга кирәк. Быел безнең өчен төп культуралар - арпа, көнбагыш, кукуруз,- дип башлады ул сүзен.

Көздән 571 гектар мәйданда уҗым бодае чәчеп калдырганнар, ул мәйданнарда дым каплатылган, уҗымнарны бер тапкыр ашлама белән тукландырганнар.

Без килгәндә хуҗалык кырларында 12 берәмлек техника эшли идее. Кайсы чәчү алдыннан культивацияли, кайсы чәчкеч таккан, берничә механизатор «Амазон» ярдәмендә ашлама тарата. Бер сүз белән әйткәндә, гөр килеп эшлиләр механизаторлар. Илнур Сираев, егетләрнең хезмәтенә бәя биреп, болай диде:

-Язгы кыр эшләренә техниканы әйбәтләп әзерләдек. Егетләр алда җитди бурыч торганны аңлыйлар, шуңа күрә бер караңгыдан икенчесенә чаклы тырышып эшлиләр.

Моның шулай икәнлегенә шунда ук инандык. Демидовка авылыннан Алексей Балялин белән бик кыска вакытка тукталгач кына берничә җөмлә алыштык:

-Мин эшли торган тракторга «Флексинайл» агрегатын тагабыз. Бик уңайлы техника, гади: ике педале, руле һәм бер рычагы бар. Мониторда барлык эшләгән эш тә күренә - күпме орлык салынган, никадәр ашлама калган, ничә гектар җир эшкәртелгән… Бик тә җайлы! Берьюлы берничә операция башкарыла - җир культивацияләнә, чәчелә һәм катоклана,-ди Алексей.

Ул «Алтай» тракторында озак эшләгән, «Нива» комбайнында иген суктырган тәҗрибәле механизатор. Билгеле, бүген Алексей иярләгән техника күпкә көчлерәк, мөмкинлекләре дә зуррак. Үзе дә әнә көненә 100-110 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарам, ди.

Алексей кебек тырыш, уңган игенчеләр бу отрядта аз түгел. Шуңа күрә Хлебодаровка отряды җитәкчеләре дә чәчүне берничә көндә башкарып чыгасыларына ышаналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев