Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Кереп батты ап-ак карга машинам”…

Гыйнвар явым-төшемгә юмарт, көн аралаш диярлек кар ява, буранлый. Нәтиҗәдә авыл урамнарына, юлларга кар ята, көртләр барлыкка килә. Бу җәяүлеләр өчен дә уңайсыз, автомобиле булганнарны әйткән дә юк. Кышның бизәге ап-ак кар шулай итеп кайбер җирләрдә проблемага әйләнде. Көненә берничә тапкыр безнең редакциягә дә шул турыда шылтыратып зарланучылар табыла. Район...

Гыйнвар явым-төшемгә юмарт, көн аралаш диярлек кар ява, буранлый. Нәтиҗәдә авыл урамнарына, юлларга кар ята, көртләр барлыкка килә. Бу җәяүлеләр өчен дә уңайсыз, автомобиле булганнарны әйткән дә юк. Кышның бизәге ап-ак кар шулай итеп кайбер җирләрдә проблемага әйләнде.

Көненә берничә тапкыр безнең редакциягә дә шул турыда шылтыратып зарланучылар табыла. Район үзәгендәге Хәмзә Сафиуллин урамыннан: "Коткарыгыз, карга бөтенләй баттык бит! Урамыбыздан үтеп булмый, янгын-мазар чыкса, нишләрбез. Балалы, әби- бабайлы гаиләләр бар, авырып китсәләр, "Ашыгыч ярдәм"не көтеп җиткерә алмаячаклар",-дип хәбәр иттеләр.

Дүшәмбе иртәсе дә шундыйрак чылтыратудан башланды.

-Дуслык урамын кар күмде, юл юк. Авыл җирлегенә шылтыратып карыйбыз, телефонны алмыйлар. Сез тырышып карагыз әле,-диде бер хатын-кыз. Ә аңарчы чаңгы спортын яратучы берәү шелтәләп тә алды үзебезне.

-"Яшь имәннәр" лагерына чаңгы шуарга чакырып язгансыз. Ике машинага төялеп, дуслар, туганнар белән чыгып киткән идек, юлдагы кар көртләренә чумдык, барып җитә алмадык. Нишләп алдалап язып ятасыз?-дип кырыс тавышлы ир-ат оялтып алды хезмәткәребезне.

Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты белән элемтәгә кердек. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталья Волкова болай дип аңлатты.

-Район үзәгендә 67 урам бар. Билгеле, аларны кардан даими чистартып тору ансат түгел. Хәзерге вакытта бу эшне 5 трактор башкара. Кар бит туктамыйча яуды, әле ике генә көн тынып тора. Шул арада барлык урамнарны чистартып өлгерергә тиешбез. Әмма кабатлап әйтәм: урамнарны чистартуга зур игътибар бирәбез.

Инде башка авылларга килсәк, төрле җирдә хәлләр төрлечә. Урта Әлкидән: "Юлларыбыз бик әйбәт, урамнарны чистарту яхшы оештырылган",- дисәләр, Югары Колчурино, Төгәлбәй, Каракүл һәм башка кайбер авылларда яшәүчеләр бу эшне тиешенчә оештырылмавына зарландылар. "Яңа елдан соң бер тапкыр карны төрттергән иделәр дә, хәзер трактор ватылган, юл-сукмакларны авыл халкы үзе сала, диделәр Югары Колчуринода яшәүчеләр.

…Ап-ак йомшак кар матур. Әмма юлларны үтеп йөри алмаслыкка әйләндерсә, аңа сокланасы килми инде. Авыл җирлекләре советларында да аңлыйлар, билгеле инде, моны. Урам-юлларны чиста тотуга җаваплырак карасалар, тагын да әйбәт булыр иде, билгеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев