Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәдәният йортында ремонт эшләре башланды

Сәхнә сәнгатенә тартылучыларны, мәдәни чараларны үз итүче тамашачыларны, үзешчән сәнгатьтә актив катнашучыларны сөендерә алабыз: район мәдәният йортында бик күптән көтелгән ремонт эшләре башланып китте. Аны тулысынча реконструкцияләп, куллануга тапшыруны көз башына - 1 сентябрьгә планлаштыралар төзү эшләре осталары. 1980 елда төзелгән район мәдәният йорты ул чор өчен бик тә заманча...

Сәхнә сәнгатенә тартылучыларны, мәдәни чараларны үз итүче тамашачыларны, үзешчән сәнгатьтә актив катнашучыларны сөендерә алабыз: район мәдәният йортында бик күптән көтелгән ремонт эшләре башланып китте. Аны тулысынча реконструкцияләп, куллануга тапшыруны көз башына - 1 сентябрьгә планлаштыралар төзү эшләре осталары.

1980 елда төзелгән район мәдәният йорты ул чор өчен бик тә заманча күренә, сәхнәсе дә зур, тамашачылар залы да иркен тоела иде. Әмма вакыт үзенекен итә - утыз елдан артык вакыт эчендә бер тапкыр да зурдан кубып ремонтланмаган бина искерде, тәрәзәләреннән, ишек ярыкларыннан үтәли җил исә, идәннәр дә черегән инде. Район үзәге зурайгач, анда яшәүчеләр саны бермә-бер арткач, клубыбыз кечрәеп тә калды, билгеле. Кыскасы, ремонт күптән кирәк иде инде.

Һәм менә мәдәният елы башлануга, төзүчеләр реконструкция эшләренә дә керештеләр. Биредә Алексеевск эшчеләр поселогының "Стройдорсервис" җәмгыяте эшли. Мастер Кирилл Пантелеев әйтүенчә, эшне урам ягыннан, ягъни бинаны җылытудан башлаганнар.

-Бинаның түбәсенә тимәскә булдык, чөнки әле ул күптән түгел генә алыштырылган. Фасадны җылытып, керамик гранит плитәләр белән матур итеп тышлаячакбыз. Менә бүген-иртәгә тәрәзәләрнең эшен бетерәбез - ышанычлы, пластик рамлы, җылылыкны саклый торган тәрәзәләр куйдык,-диде Кирилл Николаевич.

Әлегә бина тирәсендә 20 кешелек ике бригада хезмәт куя. Егетләр өлгер, җитез эшлиләр. Бинага янкорма өстәү дә планлаштырыла - ул читтән килгән артистлар өчен ял итү, концертларга әзерләнү урыны булыр дип планлаштырыла. Билгеле, керү-чыгу юллары да үзгәртеләчәк һәм ышанычлы ишекләр куелачак.

-Боларны тәмамлагач, эчкә күчәчәкбез. Анда эш тагын да күбрәк - идәннән түшәмгә кадәр ремонт таләп ителә бит. Җәйгә таба җылыту системасын алыштырачакбыз. Бүлмәләр, кабинетлар да үзгәреш кичерәчәк. Зал бөтенләй бүтән төрле, танымаслык матур, зәвыклы булачак,-дип ышандыра Кирилл Пантелеев.

Район башкарма комитетының мәдәният бүлеге мөдире Рәсимә Гайфуллинаның да өметләре зурдан.

-Мәдәният йортыбызны заман таләпләренә туры китерерлек итү өчен 38 миллион сум акча тоту планлаштырыла. Моңа, ремонт эшләреннән тыш, җиһазлар, тавыш көйләү, яктырту аппаратлары, музыка кораллары, сәхнә киемнәре сатып алу чыгымнары да керә. Тамашачылар өчен җылы туалетлар да булачак хәтта,-ди ул.

Район ЗАГС бүлеге дә никахларны шушы бинада теркәячәк икән. Бүлек өчен биредә аерым бүлмә булдырылачак. Ә менә район китапханәсенең башка урынга күчү ихтималы да бар,-дип әйтеп куйды Рәсимә ханым.

Төзүчеләр, әйткәнемчә, эшләрен бик кызу тоталар. Шуңа күрә мәдәният хезмәткәрләре тиздән бинаны бушатырга тиеш булачак.

-Әмма районның мәдәни тормышына зыян китермәскә тырышачакбыз Тамашачыны концерт-кичәләр белән сөендерү өчен Базарлы Матакта башка мөмкинлекләр дә бар,-диде мәдәният бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев