Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Базарлы Матакның үзәк мәйданында Хәтер көненә багышланган митинг булып үтте (ФОТО)

22 июнь - халкыбыз хәтереннән мәңге җуелмаячак көн. Моннан 73 ел элек тә якшәмбегә туры килгән ул. Матур булып аткан таңның тынычлыгын бозып, зәңгәр күктән шәһәр-авыллар өстенә бомбалар ява башлый, илгә Германия гаскәрләре бәреп керә. Совет халкының Бөек Ватан сугышы әнә шулай башланып китә. Якшәмбедә Базарлы Матакның үзәк мәйданында Хәтер...

22 июнь - халкыбыз хәтереннән мәңге җуелмаячак көн. Моннан 73 ел элек тә якшәмбегә туры килгән ул. Матур булып аткан таңның тынычлыгын бозып, зәңгәр күктән шәһәр-авыллар өстенә бомбалар ява башлый, илгә Германия гаскәрләре бәреп керә. Совет халкының Бөек Ватан сугышы әнә шулай башланып китә.

Якшәмбедә Базарлы Матакның үзәк мәйданында Хәтер көненә багышланган митинг булып үтте. Анда ветераннар, сугышчы интернационалистлар, урта һәм яшь буын вәкилләре, балалар катнашты. Азат итүче солдат һәйкәле янына чакыру буенча я күңеле кушканга килүчеләрнең йөзләре җитди, карашлары моңсу иде.

Митингны ачып, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Мария Платонова болай диде:

-Соңгы мәгълүматлар буенча Бөек Ватан сугышында совет иле 40 миллионга якын кешесен югалтты. Яу кырында 11 миллионнан артык солдат һәлак булды. Ә күмпе бала ятим калды да, күпме аналар газизләрен югалтып, канлы яшь түкте. Тагын бер генә сан: 1923 елда туган малайларның 1945 елга 3 процентка якына гына исән булган! Мондый югалтулар китергән сугыш турында, илебезнең азатлыгын яклап көрәшкән ватандашларыбыз турында онытырга хакыбыз юк.

Ветераннар оешмасы советы рәисе Фаиз Шакиров сугыш еллары балалары турында искә алды.

-Ул вакытта "бала" дигән төшенчә юк иде. Тугыз-унике яшьлекләр олылар белән янәшә торып эшләделәр,-диде ул.

Аның сүзен хезмәт ветераны Вәгыйзь Сафин да куәтләде:

-Сугыш башланганда миңа 6 яшь иде. Әтине, әнинең ике абыйсын елый-елый сугышка озатуыбызны әйбәт хәтерлим. Ул еллардагы ачлык, хәерчелек хәтеремдә соңгы көннәремәчә сакланычак. Өйләр салам түбәле, читән белән тотып алынган, кышын салкын. Башта бер уй - каян нәрсәдер табып, тамак ялгарга... Озак сөйләмим, я елап җибәрермен. Мондагы яшьләргә генә әйтәсем килә - илебез тарихын өйрәнегез. Сугыш ветераннары исән чакта аларны тыңлап калырга ашыгыгыз,-диде ул, бик нык дулкынланып.

-Без әниләребезгә булышыйк, дип тырыштык, җиңүгә үз өлешебезне керттек. Бөек полководец Георгий Жуков үз китабында тыл хезмәтчәннәренең фидакарьлеген бик югары бәяләп язды. Хәзер менә тарихны үзгәртеп язарга маташулар сизелә, моңа юл куярга ярамый,-дип үз сүзен әйтте ветеран Әхәт Әсәдуллин.

Митингта дин әһелләре Ислам хәзрәт Шәйхетдинов, протоиерей Андрей Зиньков та катнашты. Алар һәлак булганнар рухына дога кылдылар.

-Миңа нибары 11 яшь иде. Ике ат җигеп, Спастан керосин ташырга куйдылар. Бүгенге 11 яшьлекләр сабый санала, ә без инде олылар белән бертигез эшләдек. Сугышта өч абыем һәлак булды, берсе генә исән кайтты, дип истәлекләрен уртаклашты Ислам хәзрәт.

Яшьләр дә үз сүзләрен әйттеләр, ә Алексей Федонин үзәккә үткәреп сугыш турында җырлады. Аңа кушылучылар да булды хәтта. Митингта баштарак кеше бик аз иде, соңрак килеп кушылучылар да булды. Мөгаен, алдан хәбәр итү җитмәгәндер. Юкса, бүгенге тынычсыз заманда Хәтер көнен билгеләп үтәргә теләүчеләр күбрәк тә җыелыр иде, мөгаен. 22 июнь көнне фашистларның беренче һөҗүмен үзенә кабул иткән Украинада 73 ел үткәч яңа фашистлар калкып чыгып, үз халкына каршы сугыш игълан иткән чорда илебезнең гыйбрәтле тарихын барлау, ветераннарыбызга рәхмәт әйтеп баш ию бик тә урынлы һәм тиеш гамәл бит. Шуңа да митингны оештыручыларга да рәхмәт ирештерәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев