Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халыкның бер сумына дәүләт дүрт сум бирде

Фото nsk.1gs.ru сайтыннан Район авыл җирлекләре башкарма комитетларына җирле мәсьәләләрне хәл итүгә үзара салымнары өчен дәүләттән 2 миллион 534 мең сум субсидия килде. Мәгълүм булганча, район авылларында халыктан урамнарны яктырту буенча үзара салым җыела. Татарстан хөкүмәте халыкның җирле мәсьәләләрне хәл итүгә керткән әлеге средстволарының һәр 1 сумына 4 сум субсидия...

Фото nsk.1gs.ru сайтыннан

Район авыл җирлекләре башкарма комитетларына җирле мәсьәләләрне хәл итүгә үзара салымнары өчен дәүләттән 2 миллион 534 мең сум субсидия килде.

Мәгълүм булганча, район авылларында халыктан урамнарны яктырту буенча үзара салым җыела. Татарстан хөкүмәте халыкның җирле мәсьәләләрне хәл итүгә керткән әлеге средстволарының һәр 1 сумына 4 сум субсидия түли башлады. Бу турыда хөкүмәт карары узган елның ахырында кабул ителгән иде (№909, 22.11.2013 ел). 2014 елның беренче кварталы буенча авыл җирлекләре башкарма комитетлары халыктан үзара салым керемнәре турында отчетларын тапшырганнар иде. Нәтиҗәдә үзара салымның һәр сумына хөкүмәтнең дүртләтә субсидиясе кайтты. Әйтик, Базарлы Матак, Борискино, Югары Колчурино, Чуаш Кичүе, Юхмачы авыл җирлекләре 200 әр мең сумнан артык субсидия алдылар. Әлеге акча урамнарны яктырту буенча тотылган чыгымнарны каплауга, яңа лампалар куюга тотылачак. Хөкүмәт киләчәктә дә халыкның җирле мәсьәләләрне хәл итү өчен керткән үзара салым кеременә дүрт тапкыр арттырып субсидия түләргә җыена. Җирле мәсьәләләр дигәндә төрле юнәлешләр күздә тотыла. Бу авылны төзекләндерү, зират тирәләрен тотып алу, чишмәләрне, күперләрне ремонтлау, су мәсьәләсен хәл итү булырга мөмкин. Республика җитәкчелеге шундый ярдәм күрсәтергә тора икән, халык белән киңәшләшеп эшләгәндә әлеге юл белән авылларыбыздагы бик күп мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев