Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Миллионга кызыгып кайтмадык”

Авылда гомергә табиблар җитешмәде, яхшы доктор алтын бәясенә йөрде. Бүген дә әле авыл медицина учреждениеләре югары профессиональ белемле кадрларга кытлык кичерә. Күпьеллык бу проблеманы хәл итү максатында хөкүмәт авылга эшкә кайтучы яшь табибларга миллион сум күләмендә компенсация түли башлады. Әлеге программа 2011-2012 елларда гамәлдә була.

Медицина уку йортын тәмамлап авылга эшкә кайтырга теләк белдергән һәм авыл сәламәтлек саклау учреждениесе белән 5 елга хезмәт килешүе төзегән 35 яшькә кадәрге белгечләргә федераль бюджеттан 1 миллион сум компенсация түләнә. Моңа өстәп, Татарстан хөкүмәте торак шартларын яхшыртуга 100 мең сум бирә. Бу матди ярдәмне алган белгеч авылда һичшиксез ким дигәндә 5 ел эшләргә тиеш.
Бездә дә "миллионлы" табиблар бар инде. Узган ел Казан дәүләт медицина университетын тәмамлап ике яшь белгеч районга эшкә кайтты. Эльвира Шәрапова бер елга якын район үзәк хастаханәсендә участок табиб-педиатры, ә Илмир Низамов травматолог-ортопед булып эшлиләр. Аларның икесен дә үзебезнең районныкылар дияргә була. Эльвира - Базарлы Матак кызы. Ә Илмир Үзбәкстанда туып үссә дә, аның нәсел тамырлары Әлкидә, дәү әнисе Түбән Әлки авылында яши. Егет башта Үзбәкстан мединститутында укыган, ә бишенче курстан Казан вузына күчкән.
Быел район үзәк хастаханәсенә тагын ике югары белемле яшь табибның кайтуы көтелә. Болар - ирле-хатынлы Игорь һәм Мария Леонтьевлар. Аларның инде терапевт һәм кабул итү бүлеге табибы булып эшлиселәре дә тәгаенләнгән. Бу белгечләр дә үзебездә туып-үскән яшьләр икән.
-Районыбызның табибларга үтә дә кытлык кичергән чаклары бар иде. Соңгы вакытта медицина кадрлары белән тәэмин ителү күпкә яхшырды. Монда район хакимиятенең табибларның яшәү шартлары турында кайгыртуы да зур роль уйнады,-ди районның баш табибы Әнәс Яруллин. -Безгә төрле белгечлекләр буенча табиблар һаман кирәк әле. Шуңа да хөкүмәтнең бу яңа программасын без бик хуплап кабул иттек, ул бик кирәкле һәм вакытлы.
Эшкә кайтучы яшь табибларның үзебезнең районнан булулары да сөендерә хастаханә җитәкчелеген. Ни дисәң дә, үзебезнекеләрнең туган төбәкләрендә бөтенләйгә төпләнеп калу ихтималы күбрәк бит.
Эльвира Илдус кызы һәм Ильмир Марат улы белән без аларның эш урыннарында очрашып сөйләштек. Яшь белгечләрнең икесенә дә эшкә кайтып озак та үтмәстән исәп-хисап счетларына 1 миллион 100 әр мең сум акча күчерелгән. Әле бит моннан тыш, ихтыяҗы булган табиблар торак белән дә тәэмин ителә. Илмирга әнә Базарлы Матакның Афанасьев урамыннан фатир биргәннәр, яңа машина да алып җибәргән.
Матди як турында сөйләшәбез икән инде, шунысын да әйтергә кирәк: яшь табибларга эшкә кайткач "подъемный" һәм беренче өч елда хезмәт хакларына ай саен өстәмә субсидия дә түләнә.
Миллион сум - яшь белгечләргә тормышны башлап җибәрү өчен зур терәк, билгеле.
-Хөкүмәткә мондый ярдәм өчен бик рәхмәт. Аны нык шатланып кабул иттек Әмма безнең авылга кайтуыбызның сәбәбе миллион сумга кызыгу түгел. Әлеге программа игълан ителгәнче үк бирегә эшкә кайтырга карар кылган идек инде,-диләр Эльвира белән Ильмир беравыздан диярлек.
Авылдашларының, якташларының саулыгы турында кайгырту дигән изге ният кайтарган икән районга аларны, бу бигрәк тә мактаулы. Карьераларын авыл докторлары буларак башлап җибәргән бу яшь белгечләр тәҗрибә, осталык туплап җиткергәч тә китеп бармасыннар, монда озакка төпләнеп калсыннар иде. Ә авыл халкы үзе турында кайгыртучыларны хөрмәтли дә, рәхмәтле дә була белә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Здравоохранение