Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Миннегая апаны Президент котлады

Җәмгыятебездә сугыш һәм тыл ветераннары турында кайгыртуга бик зур әһәмият бирелә. "Бөек Ватан сугышы ветераннарына 90 яшьтән башлап юбилей туган көннәре уңаеннан РФ Президентының персональ котлауларын тапшыру турында" РФ Президенты Владимир Путин имзалаган Указ моны тагын бер кат дәлилли. Районыбызда беренчеләрдән булып РФ Президентының Рәхмәт хатына Бөек Ватан сугышы тыл...

Чуаш Кичүе авылында яшәүче Миннегаян Гыйзетдин кызына 90 яшьлек юбилее уңаеннан В.В.Путинның Рәхмәт хатын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова тапшырды.
"Хөрмәтле Миннегаян Гыйзетдиновна! Юбилеегыз белән ихлас котлауларымны һәм изге теләкләремне кабул итегез. Сезнең буын - Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән узган геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән без горурланабыз. Сезнең һәркайсыгыз уртак җиңүгә үзенең бәһасез өлешен керткән. Бу тиңдәшсез батырлык гасырлар буе онытылмас һәм һәрчак патриотлыкның, әхлаклылыкның, үз бурычыңа тугрылыкның иң югары үрнәге булыр. Нык сәламәтлек, иминлек, барлык яхшы теләкләр Сезгә!" диелгән РФ Президенты В.В.Путин имза салган хатта.
Миннегаян апа Хөсәенова - катлаулы гомер юлы үткән, илебез тормышындагы барлык авырлыкларны үз җилкәсендә кичергән ветеран. Бөек Ватан сугышында Җиңүгә дә үзенең лаеклы өлешен керткән ул.
-Сугыш башлангач та авылдагы ир-егетләрне фронтка алдылар. Аларны безгә алыштырырга туры килде. Яшьтәш кызларым белән мине тракторчылар әзерләү курсларына җибәрделәр. Әтиләребез, абыйларыбыз эшләгән тракторлар, комбайннар штурвалы артына без, яшь кызлар, үсмер малайлар утырдык,-дип сөйли Миннегаян апа. -Иртә таңнан төнгәчә кырдан кайтып керми эшли идек. Шулай икмәк үстердек, ындыр табагында хезмәт куйдык, фронтка бер-бер артлы икмәк олаулары озаттык.
Сугыш бетә, исән калган фронтовиклар авылга кайта башлый. 1947 елда Миннегаян сугыштан кайткан Минневәли исемле егет белән гаилә кора. Алар алты бала тәрбияләп үстерәләр. Ул-кызлары барысы да инде үз тормышларын төзегән, кызганыч, әтиләре генә исән түгел. Миннегаян апа хәзер улы Рәис белән килене Сәвия тәрбиясендә яши.
-Аллага шөкер, бүген мин бик бәхетле. Әйбәт пенсия алам, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны буларак яңа торакка ия булдым. Президентка мондый җылы котлау хаты өчен бик рәхмәт. Гомумән, хөкүмәтебезгә ветераннар турында мондый кайгыртучынлык өчен рәхмәттән башка сүз юк.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова һәм Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Нәфисә Закирова Миннегаян апа Хөсәенованы юбилее белән ихластан котладылар, исәнлек, сөенечле тормыш теләделәр, истәлекле бүләк тә бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент РФ