Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Көньяк Әлки” филиалы иртә культуралар чәчүне төгәлләде

Районда язгы чәчү эшләре 50 мең гектарга якын мәйданда башкарылырга тиеш булса, бүген шуның 38 мең гектардан артыгында чәчү үткәрелде. Бу планга карата 76 процент дигән сүз. Районыбыз механизаторлары һәр көнне 2 мең гектардан артык мәйданда чәчү эшләре башкаралар. Тагын 4-5 көннән районда сабан культуралары чәчү тулысы белән төгәлләнәчәк. Быел...

Районда язгы чәчү эшләре 50 мең гектарга якын мәйданда башкарылырга тиеш булса, бүген шуның 38 мең гектардан артыгында чәчү үткәрелде. Бу планга карата 76 процент дигән сүз.

Районыбыз механизаторлары һәр көнне 2 мең гектардан артык мәйданда чәчү эшләре башкаралар. Тагын 4-5 көннән районда сабан культуралары чәчү тулысы белән төгәлләнәчәк.

Быел районда 16 мең 309 гектарда көнбагыш игеләчәк. Әлеге культура 10 мең гектардан артык мәйданда чәчелде инде. Көнбагыш соңгы елларда игенчелек өчен бик отышлы культурага әверелде. Район белгечләре, механизаторларыбыз көнбагыштан югары уңыш алу серләренә төшенеп җиттеләр инде. Бу культурадан хәзер бездә һәр гектардан 20 центнер һәм аннан да артыграк уңыш алына. Көнбагышка һәрвакыт сорау да зур, сату бәясе дә бөртеклеләргә караганда бермә-бер артык.

"Хузангай" кооперативы көнбагышны үз хаҗәте өчен үстерә. Хуҗалыкта көнбагыш мае сыктыру буенча зур җитештерүчәнлекле цех эшли башлады. "Хузангай" да быел беренче тапкыр бөртек өчен кукуруз игү эшенә дә алындылар.

Районда кукурузны бөртек өчен быел 5724 гектарда үстерәчәкбез. Бу узган елгыдан ике тапкыр диярлек артык мәйданда дигән сүз. Ә яшел масса өчен кукуруз 6586 гектарда чәчеләчәк. Бу да былтыргыдан ике мәртәбә артык. Бүгенгә әлеге мәйданның яртысында чәчү эшләре башкарылды.

"Көньяк Әлки" филиалы механизаторлары 9 майга иртә культуралар чәчүне төгәлләделәр. Бүген биредә барлык планлаштырылган мәйданның 30 ар процентында кукуруз һәм көнбагыш чәчәселәре кала. Аннан 600 гектарда соңгы суданка культурасын чәчү башкарылачак.

"Үзәк Әлки"нең "Хлебодаровка" (отряд җитәкчесе Илнур Сираев), "Иске Матак" (Минзакир Гайфуллин), "Тахтала" (Равил Гатин) отрядлары беренчеләрдән иртә культуралар чәчүне төгәлләделәр. Ә "Көнчыгыш Әлки"дә "Камка" (Рифкать Низамов), "Үргәгар" (Әнвәр Рәхимҗанов) отрядларында чәчү төгәлләнде. "Иске Чаллы" һәм "Алпар" отрядларында бу көннәрдә сабан бодаен соңгы гектарларда чәчәләр.

Хуҗалыкларда "яшел янгын"га - чүп үләннәренә каршы көрәш башланды. Игеннәрне тишелеп чыкканчы, тишелгәннән соң тырмалау эшләре чиратта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев