Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район игенчеләре 47 мең гектарда чәчү эшләре башкардылар

Район игенчеләре 47 мең гектарда чәчү эшләре башкардылар. Бу планга карата 94 процент тәшкил итә. Сабан культуралары чәчү бүген-иртәгә тулысы белән төгәлләнәчәк. 17 майда республика Министрлар Кабинетында булган киңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов: -Бүген басулардагы дымны саклау иң мөһим бурыч булып кала. Үсентеләр шытып чыкканчы һәм...

Район игенчеләре 47 мең гектарда чәчү эшләре башкардылар. Бу планга карата 94 процент тәшкил итә. Сабан культуралары чәчү бүген-иртәгә тулысы белән төгәлләнәчәк.

17 майда республика Министрлар Кабинетында булган киңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов:

-Бүген басулардагы дымны саклау иң мөһим бурыч булып кала. Үсентеләр шытып чыкканчы һәм шытканнан соң тырмалау эшләрен тәүлек буе башкару зарур,-диде.

Бу язда бөтенләй яңгыр яуганы юк, ә көннәр бик эссе тора. Җәйнең коры килү ихтималы бик зур. Димәк, безгә күбрәк суданка, рапс, кукуруз чәчү мөһим иде. Районда кукуруз бөртек һәм терлек азыгы өчен 11 мең 500 гектарда чәчелде. Белгечләр кукурузны коры елны да оттырышсыз дип саныйлар. Ел коры килсә, кукуруздан терлек азыгы хәзерләргә мөмкин, ә явым-төшем нормада икән, бөртек уңышы да алырга була. Быел кукурузны бөртеккә дип 1400 гектарда "Хузангай" кооперативы да чәчте.

Узган ел районда 13 мең 599 гектарда көнбагыш үстерелгән иде. Әлеге культура хуҗалыкларга шактый керем бирде. Быел көнбагыш мәйданнары тагын да арттырылып, 16 мең 309 гектарга җиткереләчәк. Бүген көнбагыш соңгы гектарларда чәчелә.

Суданканы "КШ-Агро" отрядлары 1200 гектарда чәчәргә планлаштырганнар иде. Хуҗалыклар белгечләре, соң чәчелә торган әлеге культураның коры елны да талымсыз булуын искә алып, аның мәйданнарын тагын да арттырырга уйлыйлар.

Чүп үләннәргә каршы химик эшкәртү 16 мең 700 гектарда башкарылган. Шулай ук корткычларга, авыруларга каршы 12 мең гектарда эшкәртү үткәрелгән. Механизаторлар үсемлекләр шытканчы һәм шытып чыккан мәйданнарда тырмалау үткәрәләр, кукуруз, көнбагыш чәчелгән басуларда рәт араларын эшкәртү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев