Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ремонтланган мәктәп – уңайлы шартлар

Үткән елның 27 мае Яңа Салман мәктәбе тарихында мөһим бер дата булып сакланачак. Нәкъ шул көндә безнең районда мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча республика программасы старт алды. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән төзелде һәм гамәлгә ашырыла башлады. Әйтергә кирәк, мәктәбебезнең 1978 елда беренче укучыларын каршы алган бинасы төзекләндерүгә бик...

Ә яңа уку елын мәктәп коллективы танымаслык булып үзгәргән, яңарган бинада каршы алды. Республика һәм район бюджетлары средстволарына мәктәптә бик зур эш башкарылган иде. Беренче чиратта бинабызның түбәсе алыштырылды, ул куе чия төсендәге калай белән капланды, ә түшәмнәр өч катлы материал белән җылытылды.
Бина эчендәге инженерлык коммуникацияләре дә тулысынча алыштырылды: канализация системасы яңартылды, мәктәптә хәзер укучылар һәм укытучылар өчен аерым җылы бәдрәфләр бар. Аларда һәм мәктәп ашханәсендә һаваны вентиляцияләү җайланмалары куелды.
Җылыту системасы да алыштырылды, бусына укучылар да, укытучылар да аеруча нык сөенделәр. Чөнки менә ничә ел инде кышкы айларда кабинетларда һава 15 градустан артык җылынмады. Хәзер җылылык тиешле нормаларга туры килә.
Иске электрүткәргечләр урынына яңалары тартылды, яңа энергия саклаучы яктырткычлар куелды. Алай гына да түгел, уку бүлмәләрендәге такталар шулай ук аерым лампалар белән яктыртыла, бусы көзге һәм кышкы караңгы вакытларда укыту процессын җиңеләйтә. Разеткалар, утны кабызу-сүндерү җайланмалары һәр бүлмә өчен аерым куелган, барлык таләпләр дә искә алынган.
Тәрәзә рамнары да бүтән хәзер, аларны пластиктан ясалганнарына алыштырдылар. Ямьсез бүлмә ишекләре урынына ике яки бер якка ачыла торган җиңел матур ишекләр куелды. Ә бинага керү ишекләре ике катлы, шулай ук пластиктан ясалган, җылытылган. Бу да бинадагы җылыны сакларга мөмкинлек бирә. Бинага керү-чыгу юллары белем бирү учреждениеләренә карата куелган куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә.
Район җитәкчелеге тырышлыгы белән һәм район бюджеты хисабына коридорлардагы, ашханәдәге һәм актлар залындагы, спорт залындагы искергән, күп урында чери башлаган идәннәрне алыштыру буенча зур эш башкарылды, фойеда плитка җәелде. Идән-түшәмнәр, стеналар, кабинетлардагы җиһазлар ремонтланды һәм буялды. Укучылар өчен якты яңа чишенү бүлмәсе ясалды, баскыч култыксалары да алыштырылды.
Уку бүлмәләрендәге, ашханә һәм коридорлардагы тәрәзәләрдә хәзер матур челтәр-пәрдәләр, актлар залындагы сәхнәдә шулай ук бик матур пәрдәләр комплекты. Иске гардиннар урынына заманча кәрнизләр куелды.
Мәктәпнең тышкы кыяфәте дә танымаслык булып үзгәрде. Хәзер аның алгы ягы аксыл сары төстәге металл сайдинг белән тышланылды. Хәтта мәктәпнең котельня бинасы да ремонтланды: түбәсе мәктәп түбәсе белән бер төстәге металл профнастил белән ябылды, стеналары саргылт төстәге сайдинг белән капланды. Котельня эчендә идән һәм түшәмнәр ремонтланды һәм буялды, биредә яңа насослар куелды.
Шулай ук район бюджеты хисабына мәктәпнең тирә-ягы да матурайтылды: тротуарлар яңадан җәелде, коймалар буялды, бакча яңартылды, яңа суүткәргеч тартылды. Бер сүз белән әйткәндә капиталь ремонт һәм аның белән бәйле үзгәрешләр мәктәп бинасының, ярдәмче биналарның һәр квадрат метрына кагылды, иң югары дәрәҗәдә башкарылды.
Инде бүлмәләр идәненә җәю өчен җитәрлек кадәр ленолиум да кайтарылды. Ә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановка мәктәпкә яңа җиһазлар кайтаруда ярдәм сорап хатлар юллады.
Уку елы дәвамында мәктәбебезгә спорт инвентаре, химия кабинетлары өчен җиһазлар, башлангыч сыйныфларда укыту өчен материаллар кайтып торуга да без бик шат.
Яңа Салман мәктәбенең укытучылар коллективы, укучылары һәм аларның әти-әниләре мәктәбебездә шундый зур төзекләндерү эшләре үткәрелгән өчен республикабыз җитәкчелегенә бик рәхмәтле, Татарстан Президенты карары белән башланган программа гаять кирәкле, кичектергесез. Шулай ук ремонт эшләрен даими контрольдә тоткан, бөтен күңеле белән бу эшләрне сыйфатлы итеп үткәрү өчен янып торган район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшинга да зур рәхмәт. Без шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошинга, аның урынбасарлары Мария Платоновага, Рәшит Билаловка, Замир Зариповка, финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Илгиз Габидуллинга, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Хәлиуллинга, Салман авыл җирлеге башлыгы Наил Шәраповка һәм башка җитәкчеләргә, иганә ярдәме күрсәткән "Салман" предприятиесе җитәкчеләренә, ремонт эшләрендә ярдәм иткән барлык район оешмаларына һәм, билгеле, төзүчеләргә, аларның җитәкчеләре Данис Шаһимәрдәновка чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Хәзер безнең бурыч, мәктәптә тудырылган уңайлыкларны, матурлыкны саклап, балаларга төпле белем бирүне тагын да югарырак баскычка күтәрү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ремонт школ