Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Россия армиясендә 76 райондашыбыз хезмәт итә

Район хәрби комиссариаты исемлекләрендә запаста 4 меңгә якын әлкиле исәпләнә бүген. Һәм алар арасында хатын-кызлар да бар. Шуның өстенә 76 егетебез Россия Федерациясенең төрле почмакларында армия хезмәте үтәләр. ...Кечкенә генә лирик чигенү ясап алыйк әле шушы урында һәм моннан 30-50 ел элек үткән яшьлегебезне искә төшерик. Язгы матур (ә бәлки...

Район хәрби комиссариаты исемлекләрендә запаста 4 меңгә якын әлкиле исәпләнә бүген. Һәм алар арасында хатын-кызлар да бар. Шуның өстенә 76 егетебез Россия Федерациясенең төрле почмакларында армия хезмәте үтәләр.

...Кечкенә генә лирик чигенү ясап алыйк әле шушы урында һәм моннан 30-50 ел элек үткән яшьлегебезне искә төшерик. Язгы матур (ә бәлки көзге салкындыр) иртә. Авыл бүген үзе үстергән улларын армиягә озата. Кичтән әти-әниләре булачак солдатның дус-ишләрен җыеп, озату бәйрәме үткәргән. Күз атып йөргән кызлары түш кесәләренә чиккән кулъяулык белән фоторәсемнәрен салып куйган. Менә алар, биш-алты яшьтәш, бер-берсен җилкәләреннән кочаклап, гармунчыны уртага алып, җырлый-җырлый урам әйләнәләр. Авылдашлары аларның кулларын кыса, кочаклый, исән-сау әйләнеп кайтуларын тели. Аннары егетләр "Беларусь" тракторы я булмаса "ГАЗ" машинасы әрҗәсенә сикереп менәләр дә, авыл белән хушлашалар. Әти-әниләре күз яшьләрен тыярга тырыша - аларга ике ел буе улларының хатларын көтеп яшәргә кала.

Әйе, элегрәк егетләрне армиягә шулай озата идек. Соңгы бер-ике дистә елда армия хезмәтенә мөнәсәбәт төрлечә: егетләрнең үзен сынап карарга, конституцион бурычын үтәргә атлыгып торучылар да, яндарак калырга, хәрби хезмәттән төрле юллар белән качарга омтылучылары да бар. Әмма армиянең тормышыбыз иминлеге, илебез азатлыгы сагында торучы төп көч икәне һәркемгә мәгълүм. Шуңа күрә хәрби хезмәттә булган, аны намус белән үткән ир-егетләребезгә халкыбыз ихтирам белән карый, "ул солдатта булган!" дип кыска, әмма тирән мәгънә салып бәяли аларны.

-Соңгы елларда армиянең абруе кабат үсә, ныгый. Һәм егетләребез дә хәрби хезмәткә теләп баралар. Махсус урта, югары белем алып чыгучылар да кулларына диплом алуга безгә киләләр һәм армиягә җибәрүебезне сорыйлар,-ди район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев.

Аның бу сүзләрен ир-егетләр арасында контрактлы хезмәткә китүчеләр саны арту да раслый: үткән елда 21 егет Россия армиясендә контракт төзеп хезмәт итә башлаган. Димәк, алар гомерләренең ким дигәндә алдагы өч елын илебезнең оборона куәтен ныгытуга багышлаячак. Инде быел да бер егет контрактлы хезмәткә киткән, тагын икесе документлар туплый, диделәр безгә хәрби комиссариатта.

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгын, киләчәгебезне яклап көрәшкән бабаларыбызга, аларның оныклары - бүгенге солдатларга, "кайнар" нокталарда хәрби хезмәтен намус белән башкарган сугышчыларыбызга олы ихтирам белән рәхмәт әйтә торган көн бу.


Газизов Рамил, Базарлы Матак:

-1980-82 елларда Совет Армиясе гаскәрләренең үзәк группасы составында Варшава килешүе нигезендә Чехословакиядә хезмәт иттек без. Мин иптәшләрем белән хәрби техника ремонтладым, "тягач" шоферы да идем. Ротабызда берәр әрмән, үзбәк, казах, таҗик, татар егете, калганнар украиннар һәм руслар. Миңа хәрби хезмәтем күп нәрсә бирде - рус телен, мөстәкыйль яшәргә өйрәндем, холкым үзгәрде. Шуңа күрә армияне рәхмәт белән искә алам.

Альберт Минсафин, Базарлы Матак:

-Армия хезмәтемнең беренче елы Ерак Көнчыгышта чик саклап үтте, икенче елында Чечен Республикасына җибәрделәр. Бу 1999-2001 еллар иде. Башта шүрләтсә дә, ияләштек. Мин "ЗИЛ" машинасын йөрттем, "ашыгыч ярдәм" кебек, кайда кирәк шунда чаптым. Тормышның кадерен аңлап, җитдиләнеп кайттым мин аннан. Үзем өчен армияне кырыс, әмма кирәкле мәктәп булды дип саныйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев