Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

САЙЛАУЧЫЛАРГА – ЧАКЫРУ КӘГАЗЬЛӘРЕ

Район территориясендә формалаштырылган 49 участок сайлау комиссиясе атна башыннан эшчәнлекләрен башлап җибәрде. Участок сайлау комиссияләре әгъзалары расланган график буенча кизү торалар, сайлаучылар үзләрен борчыган сорауларны комиссияләргә килеп тә, аларга урнаштырылган телефоннар аша да бирә алалар.

Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов әйтүенчә, комиссияләрдә барлыгы 252 кеше эшли, аларның 21 е генә быел беренче тапкыр сайлау комиссияләренә кертелде, калганнары барысы да тәҗрибәлеләр, үткән сайлауларда катнашкан кешеләр.
715 нче сайлау участогы район мәдәният йортында урнашкан. Биредә сайлаучыларга кирәк булырдай бөтен төр мәгълүматны табарга була. Сайлаучылар исемлегендә әлегә 837 кеше бар, сайлаучылар килеп, үзләренең әлеге исемлеккә кертелгәнме икәнлекләрен белешә, төгәллек кертә алалар.
Сайлау участогында кизү торучы Гөлнур Фәйзуллина һәм комиссия рәисе урынбасары Лилия Гайфуллина әйтүенчә, барлык сайлаучыларга чакыру кәгазьләре тутырылган, таратыла, атна ахырына бу эшне башкарып чыгачаклар да. Шушы чакыру кәгазен тотып, сайлаучы участокка килеп, үзен кызыксындырган сорауларны бирә ала.
715 нче сайлау участогында без Исмәгыйль абый Хәмидуллин һәм Розалия Ситдыйкова белән очраштык, алда торган сайлаулар турында фикер алыштык. Исмәгыйль ага:
-Сайлаулардан калганым юк, бусында да катнашачакмын. Бер дә икеләнүсез Владимир Путинны сайлаячакмын. Кандидатларны тыңлап торам да, аптырыйм: берсе усал әтәч кебек кылына, икенчесе әкият сөйли, өченчесе, әйтерсең, күктән төшкән. Ә Путинның ничек эшләгәне күз алдында. Аннары, без пенсионерлар турында да бик кайгырта. Шулай, минем кемне сайларга дип аптыраганым юк,-дип кырт кистереп әйтеп куйды. Аңа Розалия дә кушылып:
-Без түгел, авылдагы әбиләргә кадәр "Путин" дип торалар, телләреннән төшермиләр, - дип өстәп куйды.
…Сайлауларга 17 көн калып бара. Участок сайлау комиссияләрендә 4 мартка әзерлек эшләре ахырына якынлаша. Сайлаучыларның да күпчелеге инде бер фикергә килгәндер. Сайлаулар безнең районда һәрвакыттагыча оешкан төстә үтәр, дигән ышаныч бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент РФ