Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Су каза салмасын

Быел язгы ташулар вакытында районның сигез торак пунктына су басу куркынычы яный. Төрле объектларны һәм торак йортларны, кешеләрне хәвефтән саклау өчен бөтенесен дә эшләргә кирәк.

Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең үткән атнада булган утырышында әнә шул хакта җитди сүз барды. Яңа һәм Иске Алпар, Иске Камка, Чуаш Кичүе, Түбән Әлморза, Югары Әлки, Базарлы Матак авылларын су басу ихтималы бар. Ә бу 326 кеше яшәгән 128 хуҗалыкка барына да әзер булып тору зарур дигән сүз. Ә җитештерү һәм социаль объектларга, мәгариф, медицина учреждениеләренә, минераль ашламалар һәм агулы химикатлар складларына су басу янамый.
Хәзер районның барлык авылларында урамнар, су юллары кардан чистартыла. Шулай ук авыл җирлекләрендә, оешмаларда су басу очрагына алдан әзер булып тору эшләре башкарыла.
Хәер, районда язгы ташуларга әзерлек инде күптән алып барыла. Шул уңайдан махсус оператив план төзелде, авыл җирлекләренең һәм тулаем районның ташу чорына әзерлек паспортлары да эшләнгән. Ташулар вакытында һәр буа янында тәүлек әйләнәсе кизү тору оештырыла, суның биеклеген тикшереп тору өчен махсус кешеләр билгеләнгән.
Бүген авыл халкына да бик уяу һәм әзерлекле булып тору мәслихәт. Йорт тирәләрен кардан чистартып, су агып китү өчен канаулар казып кую зарур. Кирәкле документларны бергә туплап, полиэтилен пакетка салып куегыз. Мал-туар турында да кайгыртырга кирәк. Су басу ихтималы бар икән, малларны су җитми торган урынга бәйләп кую кулай булыр.
Табигать көйсезлекләре вакытында балаларга, олы яшьтәгеләргә, ялгыз һәм авыру кешеләргә аеруча игътибарлы булу кирәк. Алар бит безнең ярдәмгә мохтаж. Балалар язгы ташу көннәрендә елга буйларында уйнарга яраталар, аларга гел күз-колак булып торыгыз.
Гомумән, барына да алдан әзер булып тору зыян итмәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Паводок