Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Техника ремонтлау өчен хәлиткеч айлар

Игенчелектә тынгысыз көннәр башланды. Яңа уңышны кайгыртып орлык, минераль ашламалар белән запасланасы бар. Һәм язгы кыр эшләрен җиренә җиткереп башкарып чыгарга техникаң төзек булырга тиеш. ТР Министрлар Кабинетында видеорежимда үткән соңгы киңәшмәдә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 1 мартка барлык төр тагылма агрегатларны, ә 1 апрельгә тракторларны...

Акча бүген кирәк
Билгеле, төзәтелгән техника белән кырга чыгып эшләү өчен ягулык-майлау материаллары мәсьәләсен дә алдан кайгыртасы булыр әле. Язгы кыр эшләрен бер генә хуҗалык та дәүләт ярдәменнән башка җиңеп чыга алмас мөгаен. Шуңа да җир белән эш итүчеләр өстән биреләсе ярдәмгә өмет итеп яшиләр. Россия хөкүмәте ул ярдәмне ышандыра анысы. Әмма ул акчалар авылга кайчан килеп җитәр бит әле. Язгы кыр эшләренә әзерлек бүгеннән тулы куәткә алып барылса гына игенче басуларга вакытында чыга ала.
РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Икътисад һәм анализ департаменты җитәкчесе Виктория Власова: "Язгы кыр эшләре чорында кыска вакытлы кредитлар бирү нәтиҗәле булыр иде", -дигән. Тик банк юлын таптаган җитәкчеләр ул кыска вакытлы кредитны алу кыенлыкларын яхшы белә. Югыйсә әлеге максатларга 27,4 миллиард сум субсидия биреләчәген дә ышандырганнар иде. Банклар да, сүздә булса да, булачак уңышны залог итеп куйганда язгы кыр эшләренә кредитлар биреләчәк, дип торалар.

Тырмалар әзер, чират культиваторларга
Район хуҗалыкларында 3410 тырма исәпләнә. Бүген алар тулысынча ремонтланган, 134 культиваторның 95 е әзерлек сызыгында. Бөртек чәчкечләренең исә 125 тән 48 е ремонтчылар кулыннан узган. Ә менә тракторлар белән хәл күпкә авыр. Дөрес, "Хузангай" үзенең 25 К-700 тракторының сигезен ремонтлаган, дүртесе мастерской эчендә ремонтта. "Кызыл Шәрык-Агро" да исә тракторлар ремонтлауга запас частьлар кайта гына башлаган. Шулай ук тагылма агрегатлар ремонты өчен дә кирәкле узеллар шактый кайтарылган.
"КШ-Агро"ның һәр отряды машина-трактор паркларында 1 февральдән авыл хуҗалыгы машиналары ремонтына керештеләр. Санаулы көннәр тиз үтә. Шуңа да февраль, март айларының техника ремонты буенча хәлиткеч чор икәнен һәр җирдә аңлап эш итсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ремонт техники