Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Төп максатыбыз – наркотик матдәләрнең ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеген аңлату”,– ди Мария Платонова

Наркотиклар куллану, наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы көрәш темалары авыл кешесе өчен беренче карашка чит-ят кебек. Әмма кызганычка каршы, андый зару-)рлык бездә дә бар шул. Моннан нәкъ алты ел элек район башлыгы җитәкчелегендә махсус комиссия оештырылу да мәсьәләнең равйон өчен мөһимлеген күрсәтә. Үткән җомгада комиссия 2013 елда уздырылган чараларны анализлап,...

Наркотиклар куллану, наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы көрәш темалары авыл кешесе өчен беренче карашка чит-ят кебек. Әмма кызганычка каршы, андый зару-)рлык бездә дә бар шул. Моннан нәкъ алты ел элек район башлыгы җитәкчелегендә махсус комиссия оештырылу да мәсьәләнең равйон өчен мөһимлеген күрсәтә.

Үткән җомгада комиссия 2013 елда уздырылган чараларны анализлап, эшчәнлеген бәяләде. Комиссия рәисе урынбасары Мария Платонова әйтүенчә, ел дәвамында биш утырыш үткәрелеп, аларда наркотиклар таралу һәм куллануны кисәтү буенча эшчәнлек юнәлешләре билгеләнгән. Төп максатыбыз - яшьләр, үсмерләр белән уртак тел табып, аларга наркотик матдәләр куллануның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеген аңлату, наркотикларга тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү",- диде ул. Шуңа күрә эшнең күбрәк укучылар белән алып барылуы аңлашыла да: махсус оештырылган эшче төркем мәктәпләргә барган, начар гадәтләрнең нәрсәгә китерергә мөмкинлеген аңлаткан, үсмерләргә видеофильмнар күрсәткәннәр, алар белән әңгәмәләр үткәрелгән. Укытучылар өчен семинарлар, ата-аналар белән махсус дәресләр уздыру да шул ук максаттан эшләнгән һәм эшләнә.

-Район башкарма комитетының барлык бүлекләре диярлек бу юнәлештә эш алып барды: имин булмаган гаиләләрдә булу, белгечләр белән очрашулар (46 мәктәптә һәм һөнәр училищесында узды алар), аена икешәр мәртәбә ведомствоара консилиумнар, шушы теманы да күтәргән дискотекалар, спорт ярышлары, ата-аналар җыелышлары һәм башка бик күп чаралар ел дәвамында үткәрелеп торды,-диде Мария Платонова.

Полиция начальнигы урынбасары Ришат Насыйбуллин әйтүенчә, Базарлы Матакта марихуана куллануның бер очрагы теркәлгән, төрле авыл җирлекләрендә 6 урында кыргый киндер үскәнен ачыклап, аны юк иткәннәр.

-Хәзер бездә наркотик матдәләр кулланган 10 кеше исәптә тора. Алар, билгеле, барысы да актив наркоман түгел, әмма бу кешеләр бит башкаларны, бигрәк тә үсмерләрне дә яманлыкка өйрәтергә мөмкиннәр. Шуңа күрә без аларны гел күзәтеп торабыз ,-диде полиция вәкиле.

Район мәдәният бүлеге дә наркотикларга каршы үзенчә көрәшә: авыл клубларында сәламәтлек сәгатьләре, үсмерләр белән әңгәмәләр, "түгәрәк өстәлләр", очрашулар уздырганнар. Бүлек җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина Түбән һәм Югары Әлки, Чуаш Кичүе, Чуаш Шәпкәсе, Юхмачы, Хурада, Хузангай клублары һәм китаханәләре оештырган шундый кызыклы чараларны мисалга китерде.

Билгеле, кешенең холкы, шул исәптән бик үк яхшы булмаган гадәтләре дә бала һәм үсмер чакта формалаша. Шуңа күрә укытучы һәм тәрбиячеләргә укучыларны наркотикларга каршы тора белергә өйрәтүдә йөкләнә. Алар моңа нинди алымнар белән ирешәләр? Бу турыда комиссия утырышында мәгариф идарәсе белгече Нурания Заһидуллина сөйләде.

Үзәк хастаханә табибы Эллада Плаксина мәктәпләрдә наркотиклар куллану-кулланмауны ачыклау өчен 350 үсмер катнашында тестлар ярдәмендә тикшерү үткәрүләрен, исәптәге наркоманнарны ничек дәвалауларын әйтеп үтте.

Комиссия эшенә бәя биреп, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин:

-Билгеле, ел буе шактый зур эш башкарылган. Әмма һәр чара конкрет булырга тиешлеген онытмыйк. Шулай ук спортны үстерүгә дә тагын да күбрәк игътибар бирергә кирәк. Мөмкинлекләребез җитәрлек, яшьләребезне яманлыктан саклау өчен аларны тулы куәткә җигә белик,-диде.

Ахырдан комиссиянең 2014 елга эш планы расланды.

фото images.yandex.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев