Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үзең ремонтлаган ышанычлырак

Ел саен язгы кыр эшләре алдыннан яз иртәме, соңмы килә дип фаразларга яратабыз. Быелгы язны синоптиклар, белгечләр иртә килә дип ышандыралар. Ни генә булмасын, сабан эшләренә бүгеннән әзер булып торуың хәерле. "Кызыл Шәрык-Агро"да Россиядә җитештерелгән техника ремонты буенча проблемалар юк диярлек. Ә менә чит илдә эшләнгәннәре бераз борчу тудыра -...

"Хузангай" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы язгы кыр эшләренә яхшы әзерлек белән килә. Хәзер биредә машина-трактор паркында ремонтка кергән соңгы тракторлар, тагылма агрегатлар ремонтлана.
"Хузангай" кооперативы бүген элекке дүрт хуҗалык җирләрен эшкәртә. Тагын Спас районында 1200 гектар сөрү җире бар. Шуңа да язгы кыр эшләрен мөмкин кадәр тиз һәм сыйфатлы башкару өчен техниканың төзеклеге бик әһәмиятле.
Хуҗалыкның баш иженеры Николай Красильников безне ремонтланган авыл хуҗалыгы машиналары янына алып китте. Кардан чистартылган мәйданда аларны бүген кырга чыгарга әзер булырлык итеп агрегатлау эшләре башланган. 730 тырманы көзеннән ремонтлап кую бүген эшне шактый җиңеләйткән. Хәзер биредәге 48 чәчкечнең 44 е тулысы белән әзер, ә калган 4 ен өстәмә яңа запас частьләр кайткач янә ремонт мәйданчыгына керткәннәр. Тагын 27 культиватор һәм 9 дисклау агрегаты да оста ремонтчылар кулы аша үткән.
Слесарь егетләр тракторларны ремонтлауга да җитди алынганнар. Монда барысы 25 К-701 тракторы бар, шуларның 17 се ремонтланган, калганнарын да ремонтлап бетереп киләләр. К-701 тракторлары язгы кыр эшләрен шактый җитештерүчән башкарырга мөмкинлек бирә. Шуңа кырга чыкканчы бер генә техника да ремонтланмый калырга тиеш түгел, дигән максат куеп эшлиләр биредә. Быел әнә К-701 тракторларының сигезенең моторларын ремонтлаганнар, күбесенең тапшыру тартмаларын яңартканнар. Элек бит мондый катлаулы ремонт эшләрен "Ремтехсервис" кебек предприятеләрдә генә башкарырга мөмкин иде.
Баш инженер Николай Витальевич:
-Әле безнең хуҗалык чагыштырмача яңа оешты, тәҗрибә туплап кына киләбез. Әмма егетләребез инде иң катлаулы агрегатларны да үзебездә ремонтларга өйрәнеп киләләр. Үз кулың аша үткәч ышанычлырак та бит,-дип куйды.
Инде кайбер хуҗалыкларда онытылып барган тимерче хезмәтенә дә эш байтак җыела икән. Тимерче Виктор Фомин күп кенә җиһазларны үзе оста итеп ясап-көйләп, техника ремонлауда күпме вакытны һәм чыгымны янга калдыра. Шулай ук тәҗрибәле, оста токарь Юрий Пастухов та эшнең уңай һәм җай баруына зур өлеш кертә.
Ә инде слесарьлар Владимир Николаев, Алексей Рыжков кулы белән ремонт чорында күпме техникага яңа җан өрелгән. Эретеп ябыштыручы Сергей Иванов та бүген хуҗалыкның алыштыргысыз кешесе.
Тракторлар ремонтлау гаражында Николай Морелев белән Андрей Соколов үз техникаларын көйләү белән мәшгульләр иде. Техника габаритлы, күп вакыт бер-берсенә ярдәм итешеп эшлиләр механизаторлар.
"Хузангай"ның техника базасы бүген шактый ныгыды. Шулкадәр трактор һәм агрегатны язгы кыр эшләрендә сынатмый эшләтү өчен бүген һәркайсын җентекләп кулдан үткәрү кирәк шул. Биредә хезмәт куючы механизаторлар моның бөтен җаваплылыгын тоеп эшлиләр. Аның шулай булуына без тагын бер кат инанып кайттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хузангаевский