Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Нина Лазареваның китапханәче булып китүе очраклы да, эзлекле дә

    Китап уку - рухи азык, күңелгә ләззәт бирүче шөгыль ул. Китап - аерым бер дөнья: сөендерә, уйга сала, моңсуландыра, хәтта кайчак елата да. Кешелекнең күп гасырлар буе туплаган яшәеш тәҗрибәсе, акылы җәүһәрләре нәкъ менә китапларга салынган. Шушы бәһасез байлык белән эш итүчеләр - китапханәчеләр мөгаен, иң бәхетле кешеләрдер. Язучы- шагыйрьләр...

    Китап уку - рухи азык, күңелгә ләззәт бирүче шөгыль ул. Китап - аерым бер дөнья: сөендерә, уйга сала, моңсуландыра, хәтта кайчак елата да. Кешелекнең күп гасырлар буе туплаган яшәеш тәҗрибәсе, акылы җәүһәрләре нәкъ менә китапларга салынган. Шушы бәһасез байлык белән эш итүчеләр - китапханәчеләр мөгаен, иң бәхетле кешеләрдер. Язучы- шагыйрьләр иҗат иткән бөек әсәрләр аларның кул сузымында гына бит.

    Район үзәк китапханәсендә бердәм коллектив эшли. Кечкенә түгел ул, чөнки һәр авыл клубында да бар бит китапханәчеләр, аларның кешеләргә белем таратучы фидакарь хезмәткәрләре.

    -Дөрес уйлыйсыз, үзәкләштерелгән китапханә челтәрендә үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкаручылар аз түгел. Аларның берничәсен булса да атап үтик әле: Апак китапханәчесе Рәмзия Хәйбуллина, Югары Колчуринодан Надежда Фурасева, Яңа Чаллыдан Гүзәл Исхакова, Үргәгардан Гөлсинә Рәхимҗанова һәм башкалар дус коллективыбызда әйдәүче ролен башкаралар,-дип хезмәттәшләрен мактый Нина Лазарева.

    Ә бит аның белән әңгәмә коруыбызның сәбәбе Нина Владимировнаның үзе турында газета укучыларына сөйләү иде. Китапханәче булып китүе очраклы да төсле, эзлекле дә. Мәктәптә укыганда ук Нина китап белән чын-чынлап дуслаша. Китапханәче Валентина Яковлевна Леонтьева китап дип җан атучы, аны пропагандаларга да, якларга да әзер кеше була.

    -Алган китапны билгеләнгән көнгә китермәсәң, берәр битен бөкләп куйганны күрсә, әй, орыша иде безне. Китапны башта тышларга, аннары гына укырга өйрәтә иде. Шулкадәр изге нәрсәгә санаган икән ул аны! Мәктәптә укытучыбыз Зоя Григорьевна Горячева рус әдәбиятыннан бик күп әсрләрне укып чыгарга куша. Шушы ике фидакарь безне китап дөньясына кертеп җибәрде дә инде,-ди Нина.

    Шулай да киләчәккә бүтән һөнәр сайлап, химия-технология техникумын тәмамлый ул. Юллама буенча әллә кая - Архангельск шәһәренә китеп эшкә урнаша. Ул якның кырыс табигатен, ачык күңелле кешеләрен яратып өлгерә… Тик язмышы башка юлга чыгара кызны, әтисе авырып киткәч, туган ягына әйләнеп кайта. "Белем" җәмгыятенә эшкә керә. Ул чакларны искә төшереп, болай ди Нина Владимировна:

    -Казаннан төрле галимнәр, институт укытучылары килеп, мәктәпләрдә, клуб, хәтта терлекчелек фермаларында лекцияләр укый иделәр. Без бу очрашуларны оештырабыз. Лекторларның күп белүе таң калдыра иде!

    Реклама

    Илдәге үзгәрешләр "Белем" җәмгыятен дә тарата. Эшсез калган Нинаны район китапханәсенә чакыралар. Һәм менә 1991 елдан бирле шунда эшли ул.

    -Без үзебезгә җиткерелгән план-биремнәрне уңышлы үтәп барабыз. Һәм бу күрсәткечләребездә Нина Владимировнаның өлеше гаять зур,-ди үзәк китапханә директоры Татьяна Петухова үзенең урынбасарына бәя биреп.

    -Китапханә эшчәнлеге шушы берничә бүлмә белән генә чикләнми бит. Безнең хезмәткәрләр мәктәпләргә, һөнәр училищесына барып, төрле темаларга әңгәмәләр үткәрәләр, ата-аналар җыелышларында катнашып, ничек итеп балаларны китап укуга тарту турында киңәшләрен бирәләр. Паркларда "уку заллары" булдыру - соңгы вакытта кулланыла торган эш алымы. Максатыбыз - укучы-китап чылбырын өзмәү, киресенчә, ныгыту,- бусы инде Нина Владимировна сүзләре.

    Бүген район үзәк китапханәсендә 37 меңнән артык төрле китап, басма бар. Менә берничә ел инде район китапханәче үз "өеннән" мәхрүм, китаплар да һич ярамаслык шартларда саклана. Китапханәчеләрне бик борчый бу. Билгеле, үзәк китапханәнең шундый мескен хәлгә калуы укучылар санын арттыруга да ярдәм итми. Китапханәчеләр өмет белән мәсьәләнең хәл ителүен көтәләр.

    Нина Лазарева төп эшеннән башка тагын бер җаваплы вазыйфаны башкара, ул - мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты казначесы, һөнәри берлек әгъзаларының хезмәт хокукларын яклаучы. Бу эшен дә ул җаваплылык тоеп, теләп алып бара.

    Әлегәчә яшьлегендә эз калдырган Архангельск якларын сагынып искә төшергәләсә дә, Нина тормышында үз өлешенә тигән бәхетен тапкан. Ире Владимир белән ике егет үстерделәр. Әле менә кечесе Игорьне армиядән көтәләр - егет Оренбургта хезмәт итә. Тормыш иптәшенең хөрмәте-кайгыртуы, балаларының яратуы, эшендә кирәкле белгеч булу… Менә шулар белән бәхетле дә инде Нина Владимировна.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: