Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Һәр халыкның күңел ачкычы

    Без әлкилеләр. Шулай дип әйткәндә районда рус, татар һәм чуашларның әллә ничә гасыр инде янәшә һәм дус-тату яшәвен күз алдында тотабыз. Ә бит бездә башкалар да аз түгел: соңгы халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре күрсәткәнчә, районда тагын ике дистәдән артык милләт вәкилләре яши! Аларның һәркайсының үз мәдәнияты, гореф-гадәте һәм, әлбәттә,...

    Без әлкилеләр. Шулай дип әйткәндә районда рус, татар һәм чуашларның әллә ничә гасыр инде янәшә һәм дус-тату яшәвен күз алдында тотабыз. Ә бит бездә башкалар да аз түгел: соңгы халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре күрсәткәнчә, районда тагын ике дистәдән артык милләт вәкилләре яши!
    Аларның һәркайсының үз мәдәнияты, гореф-гадәте һәм, әлбәттә, газиз туган телләре бар.
    Бу атнада республикабызда зурлап Туган тел көне билгеләп үтеләчәк. Тантаналы чараларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә. Туган тел көнен зурлап уздыру Татарстан җитәкчелегенең республикада яшәүче барлык халыкларның телләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәтне алга сөрүен тагын бер кат раслый.
    Туган тел! Ул һәрберебез өчен кадерле, әткәй-әнкәйдәй газиз, туган җиребездәй күңелгә якын. Туган телдә әйтелгән беренче сүз белән сабыйның теле ачыла, туган телдә уйлап, акылы үсә, дөньяга карашы формалаша. Шулай ул шәхескә әйләнә. Шуңа да туган телне укытуга республикабызда зур игътибар бирелә.
    -Безнең районда 24 мәктәп булып, аларда 2117 укучы белем ала. Балаларның 1234 е - татар, 388 е - рус, 420 се - чуаш. Тагын 22 бала башка милләтләрдән, ә 53 укучы катнаш гаиләдән. Хәзерге вакытта 9 татар мәктәбе эшләп килә, аларда барлык фәннәр татар телендә укытыла.
    Ягъни татар балаларының 47,8 проценты ана телендә белем ала. Җиде мәктәптә чуаш теле туган тел буларак өйрәнелә, ягъни чуаш балаларының җитмеш проценттан артыгы әтисе-әнисе телен өйрәнә,-ди район мәгариф идарәсенең милли мәгариф һәм тәрбия буенча методисты Фәүзия Гыймадиева.
    Аның әйтүенчә, туган телләрне нәтиҗәле итеп укыту өчен тәҗрибәле укытучылар да җитәрлек бездә.
    Мәсәлән, татар теле укытучыларының барысы да диярлек югары белемле. Базарлы Матак урта мәктәбенең татар теле укытучысы Вилә Хафизованың дәресләрен балалар бик яраталар, туган тел серләренә төшенәләр. Вилә ханымның укучысы быел республика олимпиадасында призлы урын алып кайтты. Чуаш Кичүе мәктәбенең татар теле укытучысы Руфия Хөсәенова, Алпар мәктәбеннән Рузилә Зәйнетдинова һәм аларның күпчелек коллегалары һәр татар баласы күңеленә туган телне ярату, үз телендә сөйләшү теләге салу өчен тырышалар.
    -Чуаш теле укытучыларына да хөрмәтем бик зур,-дип дәвам итә сүзен Фәүзия Бари кызы. -Фидакарьләрчә эшлиләр, белемнәрен күтәрү өчен үз теләкләре белән Чуаш Республикасына барып укып-өйрәнеп кайталар, күп итеп ярдәмлекләр сатып алалар. Менә әле генә Хузангай мәктәбе укытучысы Наталья Чернова күршеләрдән өйрәнеп кайтты. Түбән Кәчидән Нина Баканова үткән елда шундый курслар үткән иде. Рәхмәт аларга, чуаш балалары үз телләрен белсен һәм куллансын дип тырышалар.
    Туган телгә өйрәтү мәктәпкәчә яшьтән үк башлана: райондагы 37 балалар бакчасының 19ы татар телендә эшли, аларда 336 сабый тәрбияләнә. Мәктәпкәчә учреждениеләрдә туган телгә өйрәтү өчен мөмкинлекләр көнләшерлек: оргтехника, ноутбуклар, махсус программалар, басма әсбаплар (таблица, китап һ.б)… Рәхәтләнеп файдалан гына. Һәм шулай итәләр дә: Татарстанның дәүләт теле - татар телен балалар бакчадан ук ныклап өйрәнә башлыйлар. Бу урында шуны да әйтеп үтик әле: үткән елда билингваль (ике телле) бакчалар арасында үткән республика конкурсында Базарлы Матакның "Каенкай" бакчасы грантка лаек булды.
    Алдарак әйткәнемчә, районда тагын 20 дән артык милләт вәкиле яши бит әле. Алар арасында иң күбе - әрмән, әзербайҗан һәм үзбәкләр, бездә таҗиклар да, мари, мордва, башкорт, кумык, грузин, удмурт, төркмән, осетин туганнар да һәм башка милләт кешеләре дә бар. Алар, билгеле, үз гаиләләрендә генә туган телләрендә сөйләшәләрдер. Әмма, әгәр балаларына үз телләрен тирәнрәк өйрәтергә теләк белдерсәләр, мәгариф органнары мондый мөмкинлекне тудырырга - укуларны үткәрү урыны, укытучы һ.б. кирәк-ярак белән тәэмин итәргә тиешлеләр.
    Туган тел, әти-әнием, әби-бабам, газиз халкым теле. Һәр милләт вәкиле өчен ул кадерле, җанга якын. Шуның өстенә гасырлар аша саклап киләсе буыннарга тапшырырга тиешле мирас та. Балаларыбыз, оныклар туган телебезне яратсын, үз телебездә аралашсын дисәк, аларга үзебез үрнәк булыйк.
    Читтә яшәп, туган телегезне онытмадыгызмы?
    Арсен Казавов, район үзәк хастаханәсе табибы.
    -Без кумыклар, Каспий буе түбәнлегендә яшәүче бик борынгы халык балалары. Телебез төрки телләр төркеменә керә, шуңадыр, татар теле белән охшашлыклар да аз түгел. Хатыным да кумык кызы булгач, гаиләбездә һәрчак үз телебездә сөйләштек. Билгеле, кызларымны да өйрәттек, инде оныклар да кумыкча сөйләшә. Һәр милләт вәкиле ана телен, халкының мәдәниятын белергә бурычлы дип саныйм. Гомерем туган ягымнан читтә үтсә дә, халкым телен онытмавым белән горурланам.
    Гаджар Ибраһимова, почта хезмәткәре.
    -1997 елда Әлки районына килеп урнаштык. Ул вакытта балаларыбыз кечкенә иде әле. Бакчага, аннары мәктәпкә киттеләр дә, рус телендә сөйләшә башладылар. Шулай итеп, туган телебезне - моңлы, аһәңле әзербайҗан телен оныта яздылар. Әтиләре белән икәү гел үз телебездә сөйләшәбез инде югыйсә. Шулай да өмет юк түгел: кызыбызны әзербайҗан егетенә бирдек. Ә кияү бик милли җанлы, үзара әзербайҗанча гына сөйләшүне таләп итә. Хәзер Ляман кызыбыз да туган телебезне искә төшерә. Кайда гына яшәсәң дә, ана телен балаларга өйрәтергә кирәк икән шул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: